Адәм кямил булмады кайнап пешмәй,
Мәхәббәт фәнҗанендән [220] Фәнҗан – чынаяк, кәсә.
шәраб эчмәй.
Дошманлар хәбаләне [221] Хәбалә – ау, тозак.
салып карай —
Тургайның тозагына лачын төшмәй.
Һавада ул бер шоңкар әйләнә очкан,
Без йөрәмез кара коштай эзләп тычкан;
Төлкеләр анда чыдап тора алмайлар,
Гүя бер киң апандан [222] Апан – аю яки бүре өне; җимерек кое чокыры.
йөрәге очкан.
Без сатдык меллалыкның коры атын,
Бездән артык яулыклы дөрест хатын;
Күңлемезне бер сындырып еламаймыз,
Уйланып гарасатның вәкафатын [223] Вәкафат – киләчәк.
.
Ашкан бер галим чыкса – яманлаймыз,
Мәҗлесне гайбәт илән тәмамлаймыз;
Эшемез йә истиһза [224] Истиһза – көлү, мыскыллау.
, йә хәкарәт,
Үземезне һәр гайбдән амандаймыз [225] Амандаймыз – исән кебек тоябыз, азат шикелле сизәбез.
.
Яхшыны сүккән илан аты китмәс,
Яман сүзнең күңелдән даты [226] Дат – кер, тап; кимчелек (зәгыйфьлек).
37+китмәс;
Саф алтынны нәҗескә буяу илән
Нәҗес китәр алтынның заты китмәс!
Кыйсык ук аткан менән туры китмәс,
Күңелдән яман сүзнең куры [227] Кур – дуен, калдык, чүп-чар.
китмәс,
Котырган эт һава карап өргән менән
Асманда торган айның нуры китмәс!
Ул [228] Бу өлешнең хәзерге әдәби телгә юлга-юл күчермәсен искәрмәдән карагыз.
ирде шәмсе базыгдан [229] Шәмсе базыгдан – кояшның зурысыннан.
38+,
Мөнәүвәр бәркы лямигъдан [230] Яшьнәгән яшеннән якты.
,
Галәшшәэн моназигъдан [231] Низаглашучылардан өстен торучы.
, —
Җөда булдык [232] Җөда булу – аерылу, аерылуга дучар булу.
, дәрига, аһ!
Аның шөһрәтдә гонваны:
Мөхәкъкак дөрре мәрҗани [233] Дөрре мәрҗани – энҗе бөртеге.
,
Хәкаикъ гыйльменең кяне [234] Кян – шахта, карьер.
, —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
Ки яздым мәрсия бән хар,
Хасаисын [235] Хасаисын – хосусый сыйфатларын, үзенчәлекләрен.
кылып изһар,
Бу хиндә [236] Хин – вакыт, ара, чор.
юк аңа мәгъяр [237] Мәгъяр – критерий, билгеләр чамасы.
, —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
Аның фәкъденә күп пишләр [238] Аның юкка чыгуына туры килүчеләр (дучарлар) күп.
,
Көенде барча дуст-ишләр —
Труйский мөдәррисләр, —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
Аның фазлына һиб гонван [239] Аның өстенлегенә бүләк – дәрәҗәле исем.
,
Тәсанифы – ачык борһан [240] Язганнары – ачык дәлил.
,
Басыйрәтне [241] Басыйрәт – аң, аңлылык, үткен күзлелек.
ачык кылган, —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
Качан ул зат китеп барды,
Казан күрке китеп калды,
Һәммә әхбаб [242] Әхбаб – якыннар, дус-ишләр.
йәтим калды, —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
Аның мәддахы бихәддер [243] Аның мактаучылары чиксез күптер.
,
Дагыстан, Һинддә бигадәддер,
Бәнем мәдхем вәкахәтдер [244] Вәкахәт – әрсезлек, әдәпсезлек.
, —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
Бәрагатьле шәһамәтдә,
Бәлигышшәэн нәҗабәтдә,
Бәдигылькъаль ләтафәтдә [245] Батырлыкта башкалардан өстен, Затлылыкта күркәм холыклы, Үткен сүздә матур телле.
, —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
Мөхәддис җамигыль әхбар,
Мөхәкъкыйк хавиел әсрар,
Мөдәкъкыйк кяшифеләстар [246] Хәбәрләр җыелмасыннан сөйләүче, Серләр дөньясында хакыйкать эзләүче, Чаршаулар күтәрүдә төпченүче…
39+, —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
Сәкыйулла рухә һәр ань,
Зөлял гафвилә гофран,
Фиракына йөрәк голйан, —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
Гыйнайәт кылса [247] Гыйнайәт кылу – ярдәм итү.
ни, йа рабб,
Үзем байгыш, атым арык,
Казан шәһренә бер барып
Күралмадым, дәрига, аһ!
Илаһи, җөмлә хаҗәтем,
Кабул әйлә мөнәҗәтем [248] Мөнәҗәт – мөнәҗәтләр.
,
Кабахәт җөмлә халәтем, —
Түзалмадым, дәрига, аһ!
Аның мәдхендә бән газиб,
Казакъча бер бәет язып,
Тараттым йортка бән таз эт [249] Таз эт – биредә: йолкыш (кутыр) эт.
, —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
Акмулла, күп сөйләнмә, инде җитәр!
Үзеңнең кайгыңны күр, гомер үтәр.
Яхшының алдын бераз күреп идең,
Имәс идең [250] Имәс идең – түгел идең.
юл күргәнсез мужик-мишәр.
Иң әүвәл тулып ятыр синең менең [251] Мен – кимчелек, гаеп.
40+,
Ник кирәк сәмәрәсез [252] Сәмәрә – җимеш, нәтиҗә.
коры белем?
Сәфәр – алыс [253] Сәфәр – алыс – барасы юл ерак.
, инсаф кыл, хакъдан оял.
Борынгы кабахәтлек йитәр, энем!
Хур кылган үз-үзеңне син бер кисер [254] Кисер – кире беткән, көйсез; көфер.
,
Әфлисун арасында син бер кишер;
Намазда лөббе мәгънә [255] Лөббе мәгънә – эчке мәгънә, асыл мәгънә.
бернәрсә юк,
Заһирга [256] Заһир – ачык, мәгълүм (биредә: тышкы кыяфәт).
горурланган син бер кыйшер [257] Кыйшер – кабык, тышкы рәвеш.
!
Миңа мәгълүм: син үзең күпдән яман,
Нәфсең сине өйрәтеп бөккән яман.
Бәлки, бераз яхшырак булыр идең,
Син күрсәң үз-үзеңңе этдән яман.
Котырып, нәфсең буйлап киткән яман,
Җуан муен үгездәй җиккән яман;
Морадынча йитәкләп алып йөреп,
Ничә урында абруеңны түккән яман.
Күкрәгең катып калган таштай яман… 41+
Эшең күп килешмәгән андан башкай,
Гыйбадәт дип азапланган коры гадәт
Ахирәт файдасына ярамасдай.
Андан башка бик күп синең начар йирең,
Каберчыгар [258] Каберчыгар – кабер булыр (кабердер).
йокыңны ачар йирең,
«Вә-әмтаз вәлйәүем» дигәндә көндә [259] «Бүген көн яхшы» дигән чакта.
,
Бәдбәхет! бармы шунда качар йирең?
Борадәр, башдан бәла без кичергән,
Күп кайгы тарта-тарта без исергән;
Башым хәйран, эчем вәйран – диванәмен,
Ни мәгънә чыгар дисез бер исәрдән?
Кимчелегем билгеле каләмемдәй,
Җүнсезлегем билгеле кәлямемдән [260] Кәлям – сүз, сөйләм.
;
Сад-һәзар гаибанә догаңыздан,
Өмидвармыз олугъларның җәнабендән [261] Читтән торып (әйткән) йөз-мең догагыздан, Бөекләрнең рәхименнән өмет итүче без.
.
Бар микән бу дөньяда миндәй яман?
Һичбер эшем бармады алга табан;
Моң булып кырык биштән яшем үтде 42+,
Бер эшем төзәлгән юк әле һаман.
Эчемдә юк яшереп саклаганым,
Яманлыкда үземә тиң тапмаганым;
Үземне эт, дуңгызга хисаб итсәм —
Үземне ул вакытда мактаганым
Мәгъзурмен [262] Мәгъзурмен – гозерлемен, ялварудамын.
– инсаф кылып карасаңыз,
Без байгыш биекләрдән аласамыз 43+,
Кечрәйтсәңез, кечрәергә мин яраймын,
Үзеңез зураерга ярасаңыз!