Мифтахетдин Акмулла - Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)

Здесь есть возможность читать онлайн «Мифтахетдин Акмулла - Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: Поэзия, literature_19, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Шигырьләр / Стихи (на татарском языке): краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Мифтахетдин Камалетдин улы Акмулла (1831–1895) – татар, казакъ һәм башкорт әдәбиятларында тирән эз калдырган олы шагыйрь, фикер иясе.
Шагыйрьнең тууына 190 ел тулу уңае белән әзерләнгән бу җыентык өч бүлектән тора. Беренче бүлеккә – мәгърифәтчелек идеяләрен пропагандалауга багышланган әсәрләре, икенче бүлеккә – төрмәдә иҗат ителгән шигырьләре, өченче бүлеккә фәлсәфи уйланулары, үткен, тапкыр парчалары һәм төрле шигырьләре тупланды. Китап аңлатма һәм искәрмәләр, кыскача текстологик күзәтүләр белән тәэмин ителде.
PDF А4 форматында китапның нәшрият макеты сакланган. (В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.)

Шигырьләр / Стихи (на татарском языке) — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать
* * *

Казакъча шигырь яздым ачык кылып,
Хасидләрнең йөрәген ачындырып.
Тәхкыйкләрен күргән соң куангандан,
Китабларын карыймын да гашыйк булып.
Тәсныйфлары басыйрәтне ярук кылган [176] Язганнары күңелләрне (аңны) яктырткан. ,
Нәфис, хәсис [177] Хәсис – түбән, пычрак. арасын фәрекъ кылган [178] Фәрекъ кылу – аеру. ;
Адашканда киз килеп [179] Киз килү – туры килү, очрау. балга төшкән —
Мин байгыш бер кырмыска гарык булган.
Унбиш ел «Назурә»сен алганыма,
Карай-карай баш очыма салганыма;
Шифаи садр андан хасил итдек [180] Йөрәккә дәва аннан хасил иттек. ,
Эленмәй хасидләрнен кармагына.
Морадлары мөкябәрә [181] Мөкябәрә – эрелек, һавалылык, мин-минлек. булгандай соң
Хасидләр күз салмайлар аръягына;
Гавайлары, мулласына табигъ булып [182] Табигъ булу – буйсыну. ,
Дөрләтеп ярып йөри ярмагына [183] Ярмак яру – биредә, зур эшне ваклап, «буш фикер таратып йөрү» мәгънәсендә (элекке сум металлдан вак тәңкәләр яруга ишарә). .
Нигә мончә безләрдә әдәб кыска?
Кәмаләт болай торсын – гакыл вуста [184] Камиллек болай торсын, акыл да уртача. .
Бер йиргә килештереп хат язалмай,
Берәүне яманларга кандай оста!
Бәгъзесе укый да алмай гыйбарәтен,
Кямилгә кандай кыла хәкарәтен?
Дамеллалар бәгъзесе, белә торып,
Хасмының морад кыла хәсарәтен [185] Көндәшенең зыян күрүен максат кыла. .
Әдвия хамил булмас бәгъзе мәрыйз,
Нәсихәт кабил булмас фәззы гализъ [186] Кайсыбер чир дәваны күтәрә алмас, Нәсыйхәтне кабул итүче тупас, мәрхәмәтсез булмас. .
Шәятыйнның [187] Шәятыйн – шайтаннар. әбһәрен [188] Әбһәр – кан тамыры. өзеп киткән —
Атылып түбәсендән «Бәркыльвәмиз [189] Бәркыльвәмиз – яшьнәгән яшен. ».
«Җарудә» иясенә сүземез юк,
Аларга каршы килер йөземез юк,
Рәхимуллаһи рәхмәтән васигатән [190] Алланың рәхмәте иксез-чиксез. ,
Дөньяда сүземез бар – үземез юк!
Ул да бер галим икән сөйләй торган,
Голяма мәҗлесендә мәйдан алган,
Морадына монафины [191] Монафи – каршы, килешмәүче. сөймәй торган,
Курае килешкәндә көйдәй торган.
Без дә күрдек угының аткан йирен,
Кай йиргә угы төшеп яткан йирен, —
«Фәликөлли вәҗһәтин муәҗҗиһәтин» [192] Һәрбер кешегә үз йөзе бирелгән. ,
Бәрәкалла, килештереп тапкан йирен.
Ана шәрик дамелла Мөхибулла 31+,
Раббани голяманы мөхиб мулла [193] Алла яклы галимнәрне сөюче мулла. ,
Әүвәлдә кырын-ярын йөреп иде,
Ахырында кайтып булды мөхикъ [194] Мөхикъ – гадел, хаклык ягында булучы. мулла.
Дамелла Рәхмәтулла аңа нәзыйр [195] Нәзыйр – охшаган, тиңдәш, иш. 32+,
Тәхрират иттилягъда рәүшан замир [196] Аңлатучы әсәрләр язуда күңеле нурлы. ,
Мәрхүмләр Мәрҗанигә гъәкс төшкән [197] Гъәкс төшү – каршы төшү. ,
Аларга һәм мөтабигъ җәме гафир [198] Аларга ияргән бик күпләр. .
Остазлары Кышкар хәзрәт 33+алга чыккан,
Галялхосус кәлямдә 34+данга чыккан,
Бәрагатьдә [199] Бәрагать – башкалардан өстенлек; белемлелек, сәләтлелек. , дамелла Мәчкәрәдәй,
Күп галимләр, мөдәррисләр андан чыккан.

* * *

Курса хәзрәт 35+алардан борын булган,
Мәдехка ул бер лаикъ урын булган,
Ул, мәрхүм, Мәрҗанидәй мәфтүн булып [200] Мәфтүн булу – үз-үзен онытып мавыгу, тәмам бирелү. ,
Күп галим ул газизгә кырын булган.
Бу зат һәм үз гасрында әгъля галим [201] Әгъля – югары, бөек. ,
Хасидләрен мөбтәля табгы сәлим [202] Көндәшләрен сәламәт күңеллелеккә дучар иткән. ,
Артына бераз әсәр ташлап киткән,
«Камигыльбидәга» 36+гүя сәйфе сарим [203] Сәйфе сарим – үткен кылыч. .
Һәр бәндә хәзинәсен идәр изһар [204] Изһар итү – күрсәтү, ачып салу. ,
Вәләкин хәзинәдә тәфаүәт [205] Тәфаүәт – аерма. бар;
Ни бар-югын белерсез – дөкян [206] Дөкян – кибет, магазин. ачса,
Һәркемдә бер сәүдә бар хале микъдар [207] Хале микъдар – хәленә күрә, үз хәленчә. .
Вәләкин Мәрҗанинең эше башка,
Йылкының толпарындай йолдыз-кашка.
Алыстан шәгъшәгасе [208] Шәгъшәга – нур, балкыш. балкып торган
Җәүһәрдәй кундырылган алтын ташка.
Кай эше ул фазыйльнең таң калмастай,
Кай сүзе ул кямилнең күз салмастай? —
Дәрденә дәрдемәндләр шифа тапды,
Сукырлар күзен ачды карманмастай!
Сәрхәбадлы [209] Сәрхәбадлы – авыручан, чирләшкә. кешеләргә бик килешде,
Булдылар аяк-кулы сызланмастай.
Кәмале йир йөзенә мәшһүр булды,
Булдылар яманлауга алданмастай,
Әсмаэи мөстәүрәдән җәмал ачып [210] Яшерен исемнәрдән матурлык ачып. ,
Әхбабын [211] Әхбаб – дуслар; яраткан кешеләр. гашыйк кылды җан калмастай;
Шәҗәрәи дәлилнең [212] Шәҗәрәи дәлил – дәлил агачы. тамыры тирән, —
Алай-болай койынга [213] Койын – өермә, җил-давыл. кузгалмастай.
Беркеткән хөҗҗәт [214] Хөҗҗәт – документ, аргумент. берлән мөддәгасен [215] Мөддәга – претензия, дәгъва. ,
Остайы сылу [216] Остайы сылу – сылу оста (уңган оста). җунып салган таштай;
Эше пөхтә машинаның, ширазындай,
Җебенең төйгән йире таркалмастай.
Хасидләрнең йөрәкләре салмакланды,
Кирәсе [217] Кирә – төялгән йөк. авыр булды тарталмастай.
Батырларның кылычындан каяу чыкды,
Кайтадан эшкә кереп ялганмастай.
Айрылдылар күп хасидләр әдәбендән —
Хасыйле тәкәбберлек сәбәбендән;
Мөганид [218] Мөганид – карышучы, дошманлык күрсәтүче. күркәм йиргә күзен салмай —
Мәкъбулатка тәмәррөн гадәмендән [219] Кабул ителмәгәннәргә гадәтләнмәгәненнән. .

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Сәгыйть Рәмиев - Шигырьләр / Стихи
Сәгыйть Рәмиев
Отзывы о книге «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)»

Обсуждение, отзывы о книге «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x