Язарга бән каләм алдым камышдин,
Йөрәккә кан утырды ла сагышдин.
Йөрәккә ут төшәдер яна-яна,
Бу хәсрәтдин булам микән дивана?
Мәгәр төшәр идем утның эченә,
Вәли [23] Вәли – ләкин («вәләкин» нең кыска варианты).
сабыр итәмен Хакъ эшенә.
Бәнем эчемдәге нарым [24] Нар – ут, ялкын.
,
Дөньяга чыгарсам барын,
Эретеп су итәр карын, –
Сабырлык бирсәнә, Алла!
Нә кадәрле языйм дисәм,
Язарга сүзләрем калды;
Нигәдер хәлләрем китеп,
Язарга кулларым талды.
Мөнәҗәтләр язарга да
Зиһенләрем таралгандыр.
Күп хәсрәтләр күрер өчен,
Газиз башым яралгандыр.
«Ходауәндә, яна бәгърем…»
Ходауәндә [25] Ходауәндә – йа Хода, Ходаем.
, яна бәгърем:
Бу йирдә юк бәнем кадрем,
Чыдарга калмады сабрым, –
Сабыр бирсен үзе Алла!
Йәтимлек гъөрбәте [26] Йәтимлек гъөрбәте – монда: интегү, ятимлек каңгыруы.
йитде,
Дәхи әгъзаләрем кипде,
Бу хәсрәт гомремә китде, –
Сабыр бирсен үзе Алла!
Бәнем ошбу аһым-зарым
Җиде кат күкләргә ашды,
Фиракъ [27] Фиракъ – аерылу, аерым яшәү.
уты бәни баеды, –
Иляһи, бир сабырлыкны!
Фиракълыкдин яна бәгърем,
Сабырсыздин китә һушым…
Озын булса әгәр гомрем, –
Иляһи, бир сабырлыкны!
Надан кеше көтү көтәр,
Галим кеше Бохар китәр…
Бәнем гомрем шулай үтәр, –
Иляһи, бир сабырлыкны!
«Моңаеп сайрыйдыр кошлар…»
Моңаеп сайрыйдыр кошлар,
Асыл җәй фаслы булганда.
Моңаеладыр безгә дә,
Мөбарәк айлар тулганда.
Йәшел чирәм бу җәй чагы –
Безем илнең Ирәм багы,
Тәмам җәннәт кеби шул ан [28] Шул ан – шулвакыт, шулчак.
,
Гүзәл мәхбүб [29] Мәхбүб – сөйгән яр.
булу тагы!
Бу май әгъраф имәс, җәннәт,
Утыру монда бик һәйбәт;
Бу җәй сафа мәкянедер [30] Сафа мәкянедер – рәхәтлек урыныдыр.
–
Күңелдә калмыйдыр гъилләт [31] Гъилләт – чир, кимчелек; бозык уй.
.
Гөлстан мәүсиме [32] Мәүсим – вакыт, чор.
кәлде,
Мәй эчмәк нә гъәнимәтдер [33] Нә гъәнимәтдер – а) ганимәт (казаныш) түгелдер; б) никадәре ганимәттер.
,
Каты ташдай йөрәкләрне
Бу май ае эретәдер.
Бу егетлек, имеш, бер көн –
Йомып ачканчы бер күз дә…
Күрәм хәзер өрәкләрне,
Күмелгәнләр иде көздә.
Кыш үтде, зәмһәрир кичде,
Хәрарәт [34] Хәрарәт – җылылык, эсселек.
тапды һәр инсан,
Бөрешкән Котлыбай, Ихсан… –
Күренә ал, кызыл йөздә.
Бәһар [35] Бәһар – яз.
мәүсиме гәр кәлсә,
Агачлар укыйлар сәна [36] Сәна – мактау (монда: Аллага мактау уку).
.
Бөек шадлык бу көн бәңа, –
Бу шадлык күрнә һәр сүздә.
«Сарып башка кара өрпәк…»
Сарып башка кара өрпәк [37] Өрпәк – бөркәнчек, бәләкәй шәл.
,
Киеп пәҗи [38] Пәҗи – мошко, киндер.
кара күлмәк,
Гүйә маластаулы чүлмәк –
Йөрисең, и Җәмиләкәй.
Табалсаң – чабата ярый,
Буе булыр ике карый [39] Карый – монда, карыш.
,
Булыр ярты аршын барый
Баш-үкчәсез, Җәмиләкәй.
Камыл эчендә лапырдап,
Юеш балчыкта чапырдап,
Йөрисең лә сән аһылдап,
Җыеп көлтә, Җәмиләкәй.
Оек-чабата кигәләп,
Йөрерсең катутка [40] Катутка – каты утка: каты үләнгә, чүп үләнгә.
тигәләп,
Сырышыр тагы тигәнәк
Киемләргә, Җәмиләкәй.
Тавышлар бетәр карылып,
Тәнең туфракка ярылып,
Чебеш чыгар да, ярылып,
Кул-аяктан, Җәмиләкәй.
Кара гарәп кеби бите,
Тузан-туфрак булыр бите,
Иренләр, күзләрең чите, –
Ябыкканга, Җәмиләкәй.
Әгәр корсак та күтәреп,
Йөрсәң саныңны китәреп [41] Йөрсәң саныңны китәреп – дәрәҗәңне (кадереңне) төшереп.
,
Кич улай өйгә җитәлеп
Дүнәлмәссең [42] Дүнәлмәссең – дүнә алмассың, әйләнеп кайта алмассың.
, Җәмиләкәй.
Килеп, лап-лоп итеп басып,
Йөрерсең төнлә каранып,
Өеңдә искеләр сасып [43] Сасып, катып кунар – юылмаган килеш икенче көнгә калыр.
,
Катып кунар, Җәмиләкәй.
Ашыгып, ашыңны пешми
Ашарсың, чашкага төшми;
Иренеп, аягың чишми
Ятарсың, и Җәмиләкәй.
Ки көз көне дә кыш көне –
Мужикның бар да эш көне;
Буламы елда биш көне
Тыныч, эшсез, Җәмиләкәй?
Читать дальше