Иляһи, барча галәмне
Яратдың кодрәтең берлән;
Нәҗат кыйл [79] Нәҗат кыйл – коткар.
рәхмәтең берлән
Бәңа дөшкән җәфалардин.
Сәбах эчрә ки йилләрдин
Киләдер илгә илләрдин.
– Хәбәр көтәм туганлардин, –
Дәйүб сорам ки анлардин.
– Әйа йил, сән беләрмүсән?
Тугайларым күрәрмүсән?
Хәбәрләр килтерәрмүсән? –
Дәйүб сорам ки анлардин.
– Әйа йил, сән кая исдең?
Нәчә сахра үтә кичдең?
Туганымны кайда күрдең? –
Дәйүб сорам [80] Сорам – сорыйк.
ки анлардин.
– Әйа йил, сән китәр булсаң,
Фәлян йиргә йитәр булсаң,
Туганымны күрәр булсаң,
Дога дигел ки безләрдин.
– Әйа йил, исмәгел бик тиз,
Бәнем халем итеп йиткез,
Вәләкин һич карар кыйлма [81] Карар кыйлма – тукталма.
, –
Әманәтдер ки безләрдин.
– Әйа кош, сән күрәрмүсән?
Фәлян җирдән кәләрмүсән?
Туганымны күрәрмүсән? –
Дәйүб сорам ки анлардин.
– Әйа кош, сән бармы балаң?
Атаң берлән дәхи анаң?
Вәсъил итеп йөрәрмүсән [82] Вәсъил итеп йөрәрмүсән – очрашу эзләп йөрерсеңме.
,
Фиракъмүсән [83] Фиракъмүсән – аерым торасыңмы, аерылгансыңмы.
ки анлардин?
Туганың сагына, дигел,
Сагынып, саргая, дигел;
«Туганым, сән кайда?» – дигел, –
Дога булсын ки безләрдин.
Нәгяһ [84] Нәгяһ – бердән, кинәт; монда: кайчак.
бән сахрага чыксам,
Нәчә төрле йыгач [85] Йыгач – агач.
күрсәм,
Ул ук катларына барсам,
Хәбәр сорам ки анлардин:
– Әйа йыгач, йәшең күпме?
Түгелгән йимешең күкме?
Бәнемдик сагышың күпме? –
Дәйүб сорам ки анлардин. –
Нәчә йимешләрең үсде?
Нәчә яфракларың дөшде?
Ботакларың кемләр кисде?! –
Дәйүб сорам ки анлардин.
Яфраклар йәш гомер икән,
Ботаклары бала икән;
Фиракълык бер бәля икән, –
Бәгырь өзгән туганлардин.
Йыгачлардин нә чыкмаган?
Сачакләрдин нә булмагай?..
Бу дәрдемә [86] Дәрдемә – хәсрәтемә, авыруыма.
дәуа тапмай, –
Дәйүб кайтдым ки анлардин.
Языйм микән, йитәр микән?
Ушал кайгу бетәр микән?
Ушал [87] Ушал – шушы.
кайгу, ушал хәсрәт
Күңелләрдин китәр микән?!
Ки әүвәл ибтида итдем [88] Ибтида итдем – башладым.
–
Хода исмене йад итдем,
Ки һәркем исми йад итсә,
Вирә максудыни Алла.
Сагынмакдин бәет яздым,
Газиз балам, әйа, сезгә;
Мөлякъәт көненә [89] Мөлякъәт көне – кавышу, күрешү көне.
тиз дә
Ирештерсен үзе Алла.
Сары сугып, кызыл йөзем
Ки саргайды, ике күзем;
Ходай бирсен бәңа түзем, –
Ирештерсен үзе Алла.
Фиракълык [90] Фиракълык – аерылышу, аерым тору.
яндыра бәгърем,
Кәбаб кыйлды [91] Кәбаб кыйлды – куырды.
тәмам садрем [92] Садрем (садрым) – йөрәгем.
,
Карарым калмады, сабрем, –
Күрештерсен үзе Алла!
Йөрәгем садпарә улды [93] Садпарә улды – йөз кисәк булды, йөзгә телгәләнде.
,
Ки фиркъәтдин [94] Фиркъәт – аерылу, аерылышу.
яра улды,
Газиз балам ерак улды, –
Янамын наре хәсрәтдин [95] Наре хәсрәтдин – хәсрәт утыннан.
.
Сези бу әткәгез сагънып,
Елайдыр юллара багып,
Балакай дип, йәше агып,
Елап көтә сәбилләрдин [96] Сәбил – юл.
.
Иляһи, хәсрәтем агыр,
Ничек итим икән сабыр?
Газиз балам фиракъендин
Янып бетде йөрәк-бәгырь!
Каләм алсам, язып булмый,
Мөкъәддәрдин [97] Мөкъәддәр – язмыш, тәкъдир.
узып булмый,
Фиракъеңне хисаб итсәм,
Еламый һич түзеп булмый.
Чыгамын дәхи сахрага,
Йөрәгем утдай янганга,
Тәзәрригъ кыйлам [98] Тәзәрригъ кыйлам – ялварам.
Аллага,
Сорап сези, әйа балам!
Бу кадәр моңлы зар берлән,
Бу кадәр игътизар [99] Игътизар – үтенү, ялвару.
берлән,
Бу кадәр интизар берлән
Сорыйм сези, әйа балам!
Агар су тирәсе таллы,
Гъәҗаиб яфрагы баллы…
Ходаем кодрәте илә
Бу гъәмне къәлбемә [100] Къәлбемә – йөрәгемә, күңелемә.
салды.
Озак бергә торалмадым,
Йөзең күреп туялмадым,
Ерак йиргә китеп баргач,
Гомергә хәсрәтең калды!
Бу бала хәсрәте түкде
Кара сачларем башымдин,
Инешләр ташды йәшемдин, –
Җитешмәсме әҗәлләргә?!
Читать дальше