«Ашап карачы бер кашык ашымны…»
Ашап карачы бер кашык ашымны,
Кара кашларың ашады башымны.
«Мөхәммәдия» алып кулга…»
«Мөхәммәдия» алып кулга,
Даим кызлар көйләр микән?
«Мөхәммәдия» каты серле,
Сезең берлән сөйләр микән?
«Әгәр, җаным, барыр булсаң наданга…»
Әгәр, җаным, барыр булсаң наданга,
Салам салып, ябып куяр аранга.
«Сәнең башың ирер мисле пудаука…»
Сәнең башың ирер мисле пудаука [124] Пудаука – пудовка: бер пот ашлык сыя торган зур чиләк (үлчәү итеп кулланылган).
,
Колакларың гүйә торыр ылаука [125] Ылаука – ләүкә (лавка).
,
Күзең елтырыйдыр сулы чиләкти,
Авызың җәйрәгән иске иләкти.
Нәсыйб булып, ала калсам, җанашым,
Савыт-саба, табаклар да кирәкми!
«Йа сакалым, сән юк идең, бән хуб идем…»
Йа сакалым, сән юк идең, бән хуб идем,
Кызларның каршысында мәхбүб [126] Мәхбүб – сөйкемле.
идем.
И сакалым, сәнлә [127] Сәнлә (сәнең илә) – синең белән.
булдым бичара:
Кая барсам, андин кызлар кача ла!
«Ки бән алдым каләмемне…»
Ки бән алдым каләмемне
Язаем дип сәламемне,
Яза белмим кәлямемне [128] Кәлям – сүз, сөйләм.
, –
Кем илткәй бу сәламемне?
Кызыл гөлдер сәнең йөзең,
Кызыл йакут сәнең ирнең,
Төшемдә агъзыма тирдең [129] Тирдең – тидердең.
, –
Кем илткәй бу сәламемне?
Атаң улдыр фәлян атлы,
Сүзеңдер шикәрдин датлы,
Нәчек тугъмыш бу сыйфатлы? –
Кем илткәй бу сәламемне?
Әйа җаным, нечкә билем,
Үзең зирәк, үзең гыйлем,
Үзең үткен дә бик дилем [130] Бик дилем (бик тәлим) – бик күп.
, –
Кем илткәй бу сәламемне?
Буш сүзләргә колак салма,
Бәнем күз йәшемә калма,
Гомергә хур булып калма, –
Кем илткәй бу сәламемне?
Әгәр калсам сәне алмай,
Кулымны буйныңа салмай,
Гомерлеккә булыр ай-вай, –
Кем илткәй бу сәламемне?!
«Нигә булган бу Шонталы?…»
Нигә булган бу Шонталы?
Минем йөрәкне тырнады:
Мин өйләнгәнче тормады,
Китеп барды бу кыз иргә.
Нигә юкка моңайдым мин?
Кямиләмдин соңайдым мин.
Үз илемне нахак ташлап,
Ки тап булдым бу ят җиргә.
Әйа җаным, кызыл алма,
Ки бәндин гайригә варма;
Сәнең кебек матур җарны
Кайчан нәсыйб итәр Алла?
Кашыңданмы, күзеңдәнме? –
Сийакың [131] Сийакың – тәртибең, әдәбең, манераң, монда: кыяфәтең.
кыйлды дивана;
Җиһанга киләне вармы
Сәнеңдик матур кыз бала?!
Хакъ Тәгалә язып, әгәр сәне алсам,
Тәкъдир кыйлып, ки куйныңа керә калсам,
Ләбләреңдин сурып үбеп [132] Ләбләреңдин сурып үбеп – иреннәреңнән суырып үбеп.
ләззәт алсам, –
Ул ләззәти гомерлеккә китәр имди.
Һилялә охшар [133] Һилялә охшар – яңа туган айга охшар.
сәнең кашларың бар,
Йенҗүйә биңзәр [134] Йенҗүйә биңзәр – энҗегә охшар.
сәнең дешләрең бар,
Гаҗәб зиба кара җефәк сачларең бар, –
Һич кемсәнә сәңа тиңдәш булмас имди!
Тулган айга охшар сәнең йөзләрең бар,
Бал-шикәрдин татлы сәнең сүзләрең бар,
Зөһрә йолдыз кебек сәнең күзләрең бар, –
Кыяфәтең фәрештәгә биңзәр имди.
Хакъ Тәгалә гашыйк кыйлды бәне сәңа,
Фазле берлә[н] үзе бирсен сәне бәңа;
Хөкме берлән бирер булса сәне бәңа, –
Бер Ходайда һич мохтаҗым калмас имди.
Бер Ходайдин бән сорыймын сәне даим,
Теләкләрне кабул кыйлсын бер Ходаем,
Сәнең өчен эреп сарка йөрәк маем, –
Фазле берлән [135] Фазле берлән – рәхмәте, мәрхәмәте белән.
сәне бәңа бирсен имди!
Әйа җаным, гайәт күркәм сәнең йөзең,
Нәзар кыйлсам [136] Нәзар кыйлсам – карасам.
, ала алмыйм сәндин күзем,
Кичә-көндез телләремдә сәндер сүзем, –
Бер Ходаем сәне бәңа бирсен имди!
Хакъ Тәгалә язган микән сәне алырга,
Сәне алып, рәхәтләрдә бер калырга,
Ике садрең өсләренә кул салырга, –
Дөнья-ахирәт бергә булсак кәрәк имди.
Әйа җаным, ике күзем, йөрәк бәгърем,
Зифа буең күркәйтәдер ике садрең [137] Ике садрең – ике күкрәгең.
;
Әгәр алсам, белер идем сәнең кадрең, –
Кичә-көндез хезмәт кыйлып йөрем [138] Хезмәт кыйлып йөрем – хезмәт кылып йөрермен (йөрер идем).
имди.
Читать дальше