* * *
Агайга сән сада салдың [107] Сада салдың – тавыш салдың, хәбәр җибәрдең.
, –
Өйдәме? – дип, хәбәр алдың,
Икәү бергә йөреп ашка,
Гомергә көлкегә калдың!
«Киез итектә һич зарар юк…»
Киез итектә һич зарар юк –
Казандин алуга кигән.
Шакирҗан, бик һауаланма:
Үзең тычкан итен йигән [108] Йигән – ашаган.
!
«Бу сүзне кара «Мишкят» дин…»
Бу сүзне кара «Мишкят» дин,
Яки сора ишек катдин.
Күркәленең картлары,
………………………….лары
Бу Кандалый шәкертен
Куркытырсыз, әкертен!
«Бүген без утырдык хушлап…»
Бүген без утырдык хушлап,
Ишан сагышын сагышлап,
Сезнең рухыңызга багышлап,
Теге якта Урайкинда.
Ишан хәзрәтне мәдехләп [109] Мәдехләп – мактап.
,
Ишан сохбәтен [110] Сохбәт – сөйләшеп утыру, әңгәмә.
сагышлап,
Ки мәрхүмләргә багышлап,
Гүләйт итдек Урайкинда.
«Алдар Чумай – агадин ага…»
Алдар Чумай – агадин ага,
Ник йөри ягадин яга?
Ишан биргән, имеш, сага,
Шуның өчен йиңел чаба.
«Әгәр эчсә кызыл кандик винаный…»
Әгәр эчсә кызыл кандик винаный,
Янымдин китмидер сукмый-кыйнамый.
«Тра-ля-ля-ля, тра-та-та…»
Тра-ля-ля-ля, тра-та-та,
Сбижий бинек [111] Бинек – себерке (русча – веник).
вә кайнар су
Сырхауларны тарата.
«Сәлам ул сын сезә, мелла Рауилә…»
Сәлам ул сын сезә, мелла Рауилә,
Ки ултырсаң да йар илә,
Бу угъланның сорауилә [112] Сорауилә – соравы илә (белән).
Безгә күндер пырауилә.
17 маһи рәҗәб [113] Маһи рәҗәб – рәҗәб ае.
Габ-р Кандалый.
Сән тәнауел биррәли [114] Тәнауел биррәли (тәнавел бир әле) – ашарга, ризык татырга бир әле (кунакка чакыр әле).
,
Онытмадыңмы ани?
Хастә тайдин башка итне
Тапмадыңмы, йа гъәни [115] Гъәни – бай, хәлле кеше.
?!
«Че хушемән мийайәд тарильдә орех…»
Че хушемән мийайәд тарильдә орех.
Вә ин ләм йөэкәл булырса грех.
Дийә кат ки: – Читек кимә,
Гаед елда ике килә;
Мона угълың йитеп килә, –
Аңарга калсын ул мирас.
Бабаңдан калмыш атаңа,
Атаңдан соң дәхи сәңа.
Ки сәндин калсын угълыңа, –
Нәселгә калсын ул мирас…
«Мажик дигәндә, без динлек…»
Мажик дигәндә, без динлек,
Нә дөньясы, нәдер динлек [116] Нә дөньясы, нәдер динлек – ни дөньясы (байлыгы) юк, нәрсәсе дин өчен (бар)?
?
Аны йар әйләмәк шинлек [117] Шинлек – кимлек, түбән төшү.
Сәнең кебек матур затка…
«Бу юха ла, бу юха ла, бу юха…»
Бу юха ла, бу юха ла, бу юха,
Гүйә охшады ла имрәти Нуха [118] Имрәти Нуха – Нухның хатыны.
;
Пылута [119] Пылута – плута (плутовка): алдакчы, мәкерле.
ла, пылута ла, пылута,
Гүйә охшады ла имрәти Лута.
«Къәләмгөл атлыдыр карчык…»
Къәләмгөл атлыдыр карчык,
Хөбәйбәнең йөзе ачык;
Киленне хурлыйдыр: «Малчук,
Гөлестанны, бар, алып чык!»
Әфзале нисани [120] Әфзале нисани – хатыннарның иң яхшысы.
булдичә,
Хөснине хурлыйдыр Хәдичә;
«Къәдичә – къөндичә», –
Диеп әйтә Хәлимәкәй.
«Килсен, дигәндә, бедняшка [121] Бедняшка – бедняжка (русча): мескенкәй.
,
Утыралмыйдыр, йоклашка [122] Йоклашка – йоклый ашка.
,
Кимерә коры муклашка», –
Диеп әйтә Хәлимәкәй.
«Мажик кия аршын ярым чабата…»
Мажик кия аршын ярым чабата,
Чабатасын кия-кия таң ата.
«Унике күркә бер әтәчне кайчан җиңмәс?…»
Унике күркә бер әтәчне кайчан җиңмәс?
Әтәч дәхи күркә берлә бер тиң ирмәс,
Алай да һәм анларга серен бирмәс,
Артка чигеп: «Ки-крик!» – дип кычкырыр имди.
«Каләм әйтер: караң улса, тагын яз…»
Каләм әйтер: караң улса, тагын яз,
Абыстайга укырга булмасын аз.
Каләм әйтер: тагын әзрәк язасы,
Абыстайның китә төшсен мазасы.
Фатыйма, сән, сеңелем,
Бүген әллә нишләгән:
Тышы күгән [123] Күгән – көйгән.
камырыңның
Эче генә пешмәгән.
Читать дальше