Бу тәкъдир дигәнең нидер? –
Изеп, йәнчеп, орыр йиргә;
Бары тыкмасын ук гүргә, –
Китермәсен әҗәлләргә.
Кеше дигән дә мәзълумдыр [101] Мәзълум – золымланган, изелгән, җәбер ителгән.
:
Йөгерер, егылыр, торыр,
Башыны ташлара орыр,
Сөренмим дип әҗәлләргә.
Фиракълык хале мөшкел халь,
Яна бәгърем, уты сүнмәс;
Бу хәсрәтдин кеше үлмәс,
Ирешмәсә әҗәлләргә.
«Ерак йирдә газиз башың…»
Ерак йирдә газиз башың,
Яныңда һич юк юлдашың,
Мөшкелдер сәнең тормышың,
Сабырлык булсын юлдашың.
Параходлар төшкән чакда,
Газиз балам, сәне көтдем;
Әткәң-әнкәңне калдырып,
Туган илдән ерак китдең.
«Тагын азрак [бән] язаем, йитәрме…»
Тагын азрак [бән] язаем, йитәрме,
Бу хәсрәтләр йөрәкемдән китәрме?
Балакаем, сәңа һич юк бүләгем,
Кауышмакда хәер-дога теләгем…
Кызыл гөл булмаса иде,
Кызарып тулмаса иде;
Шул айрылу белән үлем –
Икесе булмаса иде.
«Көләрмен мин, елый дошман…»
Көләрмен мин, елый дошман,
Бәнем бәхтем ачылганда,
Йөрәгенә төшә[р] хәсрәт,
Утый бездә басылганда.
«Сәламдин гайри сезләргә сүзем юк…»
Сәламдин гайри сезләргә сүзем юк,
Моны язган: сүзе монда, үзе юк.
«Иген икмәк бирер икмәк…»
Иген икмәк бирер икмәк,
Белеп иксәң, бирер күпләп.
«Кунак булдык түреңездә…»
Кунак булдык түреңездә,
Зикер әйтик үзеңезгә:
Иман нуры йөзеңезгә,
Нур балкысын йөзеңездә!
«Әгәр багында булса гөл эрйасы…»
Әгәр багында булса гөл эрйасы [102] Гөл эрйасы – гөлләр клумбасы, чәчәклек.
,
Кайчан булгай чырагының зыйасы [103] Чырагының зыйасы – шәменең яктысы, нуры.
.
Кил, и талиб [104] Талиб – укучы, шәкерт.
, гыйбрәт илән күзең ач,
Мәхәббәтсез кешедән бик ерак кач!
Әгәр үткәрмәсәң анда сәламәт,
Колын, риза улмас рузый кыямәт [105] Рузый кыямәт – кыямәт көне.
.
«Туганлык кадрене белсә – туган ул…»
Туганлык кадрене белсә – туган ул,
Әгәр белмәсә – бер ачы суган ул!
«Килсен җөмлә берлә түрә вулыстан…»
Килсен җөмлә берлә түрә вулыстан,
Курыкмыймын мин вә дәхи урыстан!
«Йакутлар табыладыр вакыт берлән…»
Йакутлар табыладыр вакыт берлән,
Вакытлар табылмайдыр йакут берлән.
«И кояшым, чыгармусән болытдин?…»
И кояшым, чыгармусән болытдин?
Алырмусән бәне бу ялкын-утдин?!
Тотынышып кулың кулга,
Үзең кергән сары тунга,
Кая киттең болай, хәзрәт,
Абыстайны салып уңга?
Үзең түргә утыргансың,
Ауызыңны тутыргансың,
Төгәл кәефне коргансың,
Абыстай утырып уңга.
Сәнең өчен тавык чалган,
Суган, балтырганын салган,
Сән әйткәч, чакырып алган,
Егермесен сатып унга.
Качырма сән бу форсатны,
Чәеңә сал бауырсакны,
Тутыр бик яхшы корсакны,
Икенче калмасын соңга.
Сәңа атап тавык суйгач,
Ашап-эчеп тамак туйгач,
Кесәгә ун тиен кунгач,
Чәй эчеп төн буе кунма.
Ләкин, мулла, онытма сән,
Бу ашларга кызыкма сән,
Ки алдыңа сызыкла сән;
Мужиклар да бизәр соңра.
Сауыт-саба ышылдамас,
Бу коймаклар чыжылдамас,
Дәхи хәлвә хышылдамас,
Ки акча юк, ди-ди, онга.
Абыстай да сөйми башлар,
Катаңны да өстеңә ташлар,
Чытык йөзләр, түбән кашлар, –
Чакырмыйлар нигә шунда?
Торып иртә битең югач,
Ашык-пошык намаз кыйлгач,
Берәр ашка баруны сән
Үзеңә зур бәхет сандың [106] Сандың – санадың, исәпләдең.
.
Абыстай берлә икәүләп,
Мужикның сыртып игәүләп,
Тавык, күркә, казын ашап,
Ки кайтып йокыга талдың.
Тавык төштә тары күрә,
Сәнең дә ашларың керә,
Йокыңда сөйлисең нигә:
«Абыстай, чык, кеше керә!»
Чакыручы түгел икән,
Бу бары төш кенә икән,
Күп ашап саташып шулай
Төшеңдә сөйлисең икән…
* * *
Катаң бозга катып беткән,
Ки чаңгыдай шуып киткән,
Абыстайны да сән сөйрәп,
Кай арада барып җиткән?!
Читать дальше