1 ...7 8 9 11 12 13 ...38
Хуриларың хөснендин [166] Хөснендин (хөснедин) – матурлыгыннан, күркәмлегеннән.
сәңа нәсыйб
Кем вирә? – Алла вирүр, хәйрелмөҗиб.
Хаҗәтең висалемдер һәр собхе-шам [167] Собхе-шам – иртә-кич.
,
Висалеңне рузи кыйлсын зу-л-кәрам [168] Рузи кыйлсын зу-л-кәрам – кодрәтле Алла бүләк итсен.
.
Озын гомер вирә Хода бә-тәүфикъ [169] Бә-тәүфикъ – тәүфыйклы, игелекле.
,
Мөәллиф [170] Мөәллиф – дус.
кыйла сәне мәңа тәхкыйкъ [171] Тәхкыйкъ – анык, төгәл.
.
Теле тутый, өне былбыл никярем,
Һәмбәрем [172] Һәмбәрем – юлдашым (?).
(?) сәрви буем, гөлгъизарем.
Догагүйең [173] Догагүйең – дога укучың (сиңа изге теләк теләүчең).
илән ачып кәлями [174] Кәлями – кәлямне; кәлям: сүз.
,
Җәнабеңә йибәрдем чук сәлями.
Дәхи хөршидә [175] Хөршид – кояш.
биңзәш [176] Биңзәш – охшаш, охшаган.
йөзләрүңә,
Шәкәрдин датлу сүзлү телләрүңә,
Әйләб ирсаль [177] Әйләб ирсаль – күндерү, җибәрү.
догалар гәүһәрени,
Дәхи йөз мең сәналәр [178] Сәналәр – мактаулар.
җәүһәрени.
Озын итсен сезнең гомрегезне Хакъ, –
Һәмишә шул догамыз сезгә мотлакъ.
Вируб тәүфикъ, һидайәт [179] Һидайәт – юл күрсәтү, тугры юлга басу.
үзеңезгә,
Явыз күз[ләр] төшмәсен йөзеңезгә.
Бәдигъәт сәнсен [180] Бәдигъәт сәнсен – тиңе булмаган матурлык (гүзәллек) син үзең.
– анлар[ның] кулында;
Мәнем җаным фида улсын юлыңда!
Ходайа тәслим итдем [181] Тәслим итү – тапшыру.
сезләри мән,
Чыкарма хәтереңдин безләри сән.
Иляһе әйләсүн сәңа гъинайәт [182] Гъинайәт – ярдәм, изгелек.
,
Идүбән бәр-дәуам хифза химайәт [183] Идүбән бәр-дәуам хифза химайәт – саклыкка дәвамлы яклау күрсәтү белән.
.
Мәхәббәт атәшенә [184] Атәшенә – утына.
бәгърүм буйнмыш,
Ки гыйшык дәрде илә бәгърүм янмыш.
Сабр идәрсәм, эчеми гыйшкың якар,
Гыйшкың ирүр мәни кыйлан би-карар [185] Би-карар – карарсыз, чарасыз, тынычсыз.
.
Маһитабан [186] Маһитабан – ай нурлары.
сәндә күрде бер җәмаль [187] Җәмаль – гүзәл чырай; күркәмлек, гүзәллек.
,
Сулды йөзем дәрдеңлән, улды һилял [188] Һилял – ай (яңа туган ай).
.
Дәрдилән [189] Дәрдилән – дәрт белән: чир (кайгы-хәсрәт) белән.
йөзе, зөлфе [190] Зөлфе – чәч бөдрәләре (чигә һәм җилкәләрдә).
пәришан [191] Пәришан – моңлы, сагышлы.
нәүбәһар [192] Нәүбәһар – иртә яз, яз башы.
,
Сарыйгъ идб йөземезне чүн лялә-зар [193] Чүн лялә-зар – лаләле кыр шикелле.
,
Күрде мәгъшукыны микән гъәндәлиб [194] Гъәндәлиб – былбыл, сандугач.
,
Шадлыкындин агълайур диб: «Йа хәбиб [195] Хәбиб – сөекле.
!»
Монтазыйр [196] Монтазыйр – өмет итү, көтү; интизар булу.
улыб къәдәмеңә къийам [197] Къәдәмеңә къийам – баскан адымнарыңа.
,
Нәзър идүбән кәндеми нәчә сыйам [198] Нәзър идүбән кәндеми нәчә сыйам – үземә ничә ураза нәзер әйтү белән.
.
Бу халем[и] сәңа дидем сәр-а-сәр [199] Сәр-а-сәр – баштан ахыргача.
,
Дәуа улгыл бу халемгә [сән], әй йар.
Дога-и хәйремез бу җане садыйк [200] Җане садыйк – тугрылыклы җан.
:
Хода кыйлсын сәне җәннәткә лаикъ.
Гөле сәрби Бохаратик [201] Гөле сәрби Бохаратик – Бохараның сәрби гөле шикелле.
җәмалең,
Тәрәккый ула һәрдәм гъизз-у-җаһең [202] Гъизз-у-җаһең – хөрмәтең һәм урының: кадер-хөрмәтең.
.
Аһ фиракъәт1, ваһ фиракъәт [203] Фиракъәт (фиракъ) – аерылу, аерым тору.
, әл-фиракъ,
Бу фиракъәт такъәтемне кыйлды такъ [204] Такъәтемне кыйлды такъ – сабырымны җуйды, тәкатемне бетерде.
.
Чүн фиракъ кыйлды Ходаем бу заман,
Бу фиракълыкдин юк җиһанда яман.
Әһл бәйтең илән укубән шадеман [205] Шадеман – шатлыклы.
,
Дөньяда вә ахирәтдә җавидән [206] Җавидән – мәңгелек; мәңгегә.
.
Җаиңны [207] Җаиңны – урыныңны.
җәннәтдә вирүбән мәҗид [208] Мәҗид – макталган, дан казанган (Алланың исем-эпитеты).
,
Сакласын наре җәһәннәмдин бәгъид [209] Наре җәһәннәмдин бәгъид – җәһәннәм утыннан ерак.
.
Читать дальше