Сәнең вәсъфың [279] Вәсъф – очрашу, кавышу (сәнең вәсъфың – синең белән очрашу).
һәмишә күңлемездә,
Сарыйлык пәйда булды йөземездә,
Фиракъең утыйга көйәм сәр-а-сәр [280] Сәр-а-сәр – баштанаяк.
,
Кичә берлән бәңа көндез бәрабәр.
Әгәр күрсәм сәне, мәхбүбҗәмалем,
Китәдер күңлемдәге барча гамем.
Сәнең һиҗреңдә [281] Сәнең һиҗреңдә – синнән аерылуда.
көйә тәнем-җаным,
Караңгыдыр фиракъеңдә җиһаным.
Морадым, мәкъсудым, күрер күзем сән,
Ничә елдин бирле сүләр сүзем сән.
Ничә елдин бирле җәһдеңдә әфгяр [282] Җәһдеңдә әфгяр – сиңа омтылып җәфаланучы.
,
Сән җан өчен гъәриблыкда герифтар [283] Герифтар – дучар.
.
Сәнең исмең телемдә, күздә – йәшем,
Ки гыйшыкдан дивана булды башым.
Ки чишмәдик йәш агадыр күземдин,
Халем белгел бәнем әйткән сүземдин.
Тоташ янды йөрәгем гыйшкъ утындин,
Качан булыр кысб сәүәр көн ботындин?
Бән улдым бу җиһанда мисл тутый кош,
Йөземә тулды күземдин акып йәш.
Сәнең гыйшкың янадыр бәгъремездә,
Бән булсамчы бу хальдә яныңызда.
Нәчә язсам да бетмидер бу сүзем,
Егъламакдин күрмидер ике күзем.
Сәнең кайгыңдин бән улдым бичарә,
Йөрәгем янадыр, аһ, нә чарә?!
Бу дәрдемгә [284] Дәрдемгә – хәсрәтемә, чиремә.
дәуа итсен Ходаем:
Сәнең куеныңда булсам һәрдаим.
Сәне сәүдем биниһайә хәддин ашып [285] Хәддин ашып – чиктән ашып.
,
Янадыр җөмлә җисмем ут тоташып.
Сәне күрмәй халем юкдыр чыдарга,
Йитешде бу җаным тәндин чыгарга.
Торам кайгым белән, җаный, каралып,
Сәне күрсәм китә кайгым таралып.
Әйа җаным, буең сәнең зифа тал,
Йөзең рәушан, телең татлы сөчек [286] Сөчек – тәмле, татлы, төче.
бал.
Сәнең исмен ирер мәңа мөляим,
Сәне бәңа бирер микән Ходаем?
Әгәр бирмәсә сәне Алла бәңа,
Әҗәл бирсен мәңа вә йаки сәңа!
Үзең анда тик торасән,
Фәлянә, пәри наз илә [287] Пәри наз илә – пәри (кызларыча) наз белән.
,
Сурәтең дөшемә керер,
Фәлянә, пәрваз илә [288] Пәрваз илә – очып йөргән хәлдә, очкан килеш.
.
Сандугач-былбылдай кеше
[Сайрыйдыр] аваз илә,
Укый да көлә, бакубән
Бу хатка пөр наз илә [289] Пөр наз илә – бик назланган хәлдә.
…
Күз дә кашың уйнаша ла,
Биегәнди баз илә [290] Баз илә – уйнап, уйнаган төсле.
,
Күкселәрең [291] Күкселәрең – күкрәкләрең.
сүзләшәдер
Төрле сүзи саз илә [292] Сүзи саз илә – сүзләрне килештереп.
.
И Фатыйма ла, җанашым,
Бер тоташ бу сагышым,
Гыйшкың илә җәй вә кышын,
Үтә көз дә, яз илә.
Ник бу күңлем түзмидер лә,
Ник өмиден өзмидер лә?
Әллә тоташ сүзлидер лә
Дәрдкә сабры аз илә [293] Дәрдкә сабры аз илә – хәсрәткә (чиргә) сабыры азлыктан.
!
Сагынып, и Фатыйма ла,
Килсәнә бер катыйма ла!
Кайгылы әүкатыйма [294] Әүкатыйма – вакытларыма.
ла
Талда бул [295] Талда булу – дәва булу, таяныч булу, ышык булу.
һәм раз илә [296] Раз илә – сер (хикмәт) белән.
!
«Бер тәбәссем садир улса…»
Бер тәбәссем садир улса [297] Табәссем содир улса – елмаю күренсә, елмаю пәйда булса.
гөлкөшадлардин [298] Гөлкөшадлар – чәчәк аткан гөлләр, монда: матур кызларның йөзләре.
мәгәр,
Шөгъләсендин зольмәт ула [299] Шөгъләсендин зольмәт ула – сүзгә-сүз: нурыннан караңгылана; мәгънәсе: кызлар елмаюы янында төссезләнеп (нурсызланып) кала.
җөмлә ул нәҗме гомер [300] Нәҗме гомер – яшәү йолдызы, хәят йолдызы.
!
Шөгълә идәр [301] Шөгълә идәр – яктырып, нурланып торыр.
зольмәт эчрә сән нигярнең хәндәсе [302] Нигярнең хәндәсе – гүзәлнең елмаюы.
,
Кашлары һилял [303] Һилял – яңа туган ай.
кебидер һәм яңагы ляләсе.
Ирер идем бер заманда къәрйәдә [304] Къәрйә – авыл.
сакин [305] Сакин – торучы, яшәүче.
үзем,
Сәрви къәдд [306] Сәрви къәдд – сәрви (кипарис) сын.
вә сурәтеңә дөшде шул дәмдә [307] Шул дәмдә – шул чакта, шул мизгелдә.
күзем.
Күрде күзем, дөшде күңлем ул бәдер [308] Бәдер – тулган ай.
сурәтеңә,
Хәйран улып, гашыйк улдым шул заман сирәтеңә [309] Сирәтеңә – йөреш-торышыңа (күркәм холкыңа).
.
Читать дальше