Күз күрергә дилбәри күп [310] Дилбәри күп – күңелгә ягымлылыгы күп.
, назәнин – хәйр-ел-бәнат [311] Назәнин – хәйр-ел-бәнат – иң назлы – кызларның гүзәле.
,
Дешләре дил рәгъдидәндер [312] Дил рәгъдидәндер – күңел бизәгедер.
, агъзыдыр къәнд-у-нәуат [313] Къәнд-у-нәуат – шикәр, вә нәуат.
.
Йөзләре шәмсекъәмәрди [314] Шәмсекъәмәрди – шәмсекамәрдәй: кояш һәм айдай.
, мисле тавис рәфтәсе [315] Рәфтәсе – йөреше, хәрәкәте.
,
Ауазы хуш гъәндәлибди [316] Гъәндәлиб – сандугач, былбыл.
, тутый кеби гөфтәсе [317] Гөфтәсе – сөйләшүе, сөйләве.
.
Һилялә охшар йөзеңә төшде күңлем рәгъбәте [318] Күңлем рәгъбәте – күңелем теләге, мәелем.
;
Күз күрекле йарны сәүмәк әнбийалар сөннәте [319] Әнбийалар сөннәте – пәйгамбәрләр сөннәте (гадәте, кушкан эше).
.
Сән икәнсең, белмәс идем, кыйлды мәдех [320] Кыйлды мәдех – мактады.
бер фәлян,
Галимә дип, гыйлемле дип кыйлды тәфсил ул бәйан.
Җәмилә [321] Җәмилә – күркәм, матур, гүзәл.
дип, кямилә [322] Кямилә – камил, уңган, һәр яктан да килгән.
дип, кәлмеш икән һәр тараф,
Къамәте [323] Къамәте – сыны, буй-сыны.
йәш тал кебидер, дешләре мисле сәдәф [324] Сәдәф – энҗе кабырчыгыннан эшләнгән зиннәт (төймә); энҗе.
.
Маһеруйи [325] Маһеруйи – ай йөзен (айдай йөзен).
күрсәм идем, укыр идем күп сәна [326] Сәна – мактау, мактау догасы.
,
Садрыма [327] Садр – садыр: күкрәк, күңел, йөрәк.
гәр гъилләт [328] Гъилләт – авыру, чир.
улса, гъилләтенә сән дәуа!
Гъилләтемнең юк дәуасы күрмәенчә вәҗһеңи [329] Вәҗһеңи – йөзеңне, чыраеңны.
,
Мәрхәмәт кыйл бу мәризъга [330] Мәризъ – авыру, чирле (кеше).
, дидерерсән вәҗгъеңи [331] Дидерерсән вәҗгъеңи – әгәр тидерсәң (гыйшкың) чирен.
.
Гәр җәсәдем [332] Җәсәд – тән, бәдән.
монда булса, дил вә күңлем сәндәдер,
Бәхри-дәрдкә [333] Бәхри-дәрд – дәрт-хәсрәт диңгезе.
гаркъ улыбмын [334] Гаркъ улыбмын – гарык булганмын, батканмын.
, – мәгънәсе юк
бәндәдер.
Күрдекем сагъәт җиһанда китде зольмәт, килде нур,
Йә кояш сән, йаки ай сән, йаки җәннәт эчрә хур!
Гыйшыкның пәйаны [335] Пәйаны – ахыры, чиге.
юкдыр, баскан туфрак улмаса,
Интиһаи гыйшык улмаз [336] Интиһаи гыйшык улмаз – гыйшыкның соңы (чиге) булмас.
, тән череп хакъ [337] Хакъ – туфрак, җир.
улмаса.
Гъәрзыхаль итмәк өчен [338] Гъәрзыхаль итмәк өчен – хәлне бәян итмәк өчен.
бер намә яздым сәңа мән,
Та беләсән гыйшкъ удына янмышым кап-кара мән!
И гүзәлем, егъламагыл бу гамеңә сән җәзил [339] Сән җәзил – син бик тә, син бик күп.
,
Гамь җөдадин [340] Гамь җөдадин – кайгы-аерылудан.
, эш Ходадин – фасбир ул съәбран
җәмил [341] Фасбир ул съәбран җәмил – күркәм сабырлык белән сабыр ит.
!
Ятка куйма мәйелеңи – куйсаң, күрерсән вәйлеңи [342] Күрерсән вәйлеңи – хәсрәтеңне, бәла-казаңны күрерсең.
,
Сакла, җаным, гайреләрдин садрең илә зәйлеңи [343] Садрең илә зәйлеңи – күкрәгең белән итәк-чабуыңны.
!
Гакыйль улан [344] Гакыйль улан – гакыллы булган.
үзенә һәр кемсәи йар әйдәмәс,
Һәр белер-белмәс катында кәшфе әсрар әйләмәс [345] Кәшфе әсрар әйләмәс – серләрне ачмас.
.
Йар илән сохбәт [346] Сохбәт – сөйләшү, әңгәмәләшү, серләшү.
гаҗәбдер, тәгъне әгъйар [347] Тәгъне әгъйар – читләрнең шелтәсе (ятларның гайбәте).
улмаса,
Багъ ара гөл-сәбез хушдыр, михнәти хар улмаса [348] Багъ ара гөл-сәбез хушдыр, михнәти хар улмаса – бакчаларда гөл һәм яшеллек хуштыр, әгәр хурлыклы михнәте (нәтиҗәсе) тигәнәк (чәнечке) булмаса.
.
Бөйлә мөстәсна [349] Бөйлә мөстәсна – болай тиңдәшсез (искитәрлек).
гүзәлсән, кем сәңа юкдыр бәдәл [350] Бәдәл – алмаш, тиң.
,
Хөснедин, и җан, мөнкъәтыйгъ кыйлмас бәне илла
әҗәл [351] Хөснедин, и җан, мөнкъәтыйгъ кыйлмас бәне илла әҗәл – аның күркәмлегеннән мине әҗәлдән (үлемнән) башка бер нәрсә дә аера алмас.
.
Къәсд идәрсә әһле тогъйан [352] Къәсд идәрсә әһле тогъйан – азгынлык әһелләре явыз ният итсәләр.
алгалы җаным бәнем,
Нә гамем вар, ки Хода улса мәдәдкярем бәнем [353] Хода улса мәдәдкярем бәнем – Ходай минем ярдәм итүчем булса.
?
Читать дальше