1 ...8 9 10 12 13 14 ...38
Йөзләрең айа [210] Айа – айга.
биңзәш[дер], и гъөлү [211] Гъөлү – биек; югары, өстен; зур дәрәҗә иясе, асыл зат.
,
Чук дога дидек сәңа [без], и олу!
Көн-бә-көн [212] Көн-бә-көн – көннән көнгә.
дәүләтең[ез] улсын гъөлү,
Сакласын Хакъ, гәр кыйлса дошман гъәдү [213] Гъәдү – дошман, көндәш; көнчелек, дошманлык.
.
Нә дийәем сәңа – яр улсын мәләк [214] Мәләк – фәрештә.
, –
Тәхте паиң, гъәрше көрси нә фәләк [215] Тәхте паиң, гъәрше көрси нә фәләк – торган җирең, утырган урының имин булсын.
!
Илтимасым [216] Илтимасым – үтенечем.
: гъәйбә кичмә би-мәрам [217] Би-мәрам – теләксез, теләмичә; ирексездән (кеше сүзенә ияреп).
,
Гъәйби гъәйбәт [218] Гъәйби гъәйбәт – гаепне гайбәтләү.
– җөмләсе мотлакъ хәрам!
Иртә-кичә догаңызда мән гъәриб,
Булсак иде кыйамәтдә бәр-фәрикъ [219] Бәр-фәрикъ – бергә, бер төркемдә.
.
Әгәр гыйшкың хак улырса би-гөман [220] Би-гөман – гөмансыз, шиксез, шөбһәсез.
,
Почмагындин ертып алгайсән һаман.
Хәзрәтеңдин [221] Хәзрәтеңдин – син олы заттан, син хөрмәткә лаек шәхестән.
безләрә мәкъсудымыз:
Безгә бер къәтгъ кәгазьдер мәхмүдемез [222] Бер къәтгъ кәгазьдер мәхмүдемез – бер кисәк кәгазьдер мактаячагыбыз.
.
Гыйшкың мәндә улмаз ирсә, и никяр,
Бу хатымны кайтарасың би-зарар [223] Би-зарар – зарарсыз (ертылмаган килеш).
.
Йибәрдем мәктүб итеб бу намәне,
Белүр өчен арада маҗараны.
Әгәр намәм сәңа баруб юлыкса,
Кабул кыйла кичергел, күңел якса [224] Күңел якса – күңелгә ошаса; күңел ятса.
.
Сәлам яздым, ирүр күңлем хәкъикъәт,
Хода бирсен йәшеңезгә бәракәт.
Сәлам алмак фаразыдыр бөрадәр [225] Фаразыдыр бөрадәр – туганлык фаразыдыр.
,
Җәһед берлән җыйнарга (?) бәрабәр.
Ишет әмма сүземне үгет иркән [226] Үгет иркән – үгет икән.
,
Шәригъәткә муафикъ сүзләр икән.
Дийеңез бу намәне шәргъи ирмеш [227] Шәргъи ирмеш – шәригатьчә икән.
,
Шәригъәт бу намәдин хариҗ [228] Хариҗ – тышкы, тышта; катнашусыз.
ирмеш.
Шәригъәткәчә безгә күреп йәрәшмәк…
……………………………………………………….
«Бу сүземә инангыл, и гүзәл йар…»
Бу сүземә инангыл, и гүзәл йар,
Мәңа юкдыр сәндин үзгә вәфадар [229] Вәфадар – ышанычлы, тугрылыклы.
.
Мәнем бер сәндин үзгә сәрдәшем юк,
Хода бел үр: сәнендик тиңдәшем юк.
Дидем сәңа тәмами сүзләремне,
Тулидүбән [230] Тулидүбән – тулы идүбән: тулы итеп.
йәш илә күзләремне.
Моны яздыкда итдем берничә аһ,
Дәйүб: «Мәңа мәдәд [231] Мәдәд – ярдәм.
бир, Раббем, Аллаһ!»
«Бер ан руйе зәминә кәлде рахъәт…»
Бер ан руйе зәминә кәлде рахъәт [232] Бер ан руйе зәминә кәлде рахъәт – бермәл җир йөзенә хәсрәт килде.
:
«Пәришан [233] Пәришан – моң, кайгы; аптыраш.
, үлде!» – дәйү кәлде афәт.
Фәкыйрең нәүгъ гъәруси дүнде налә [234] Фәкыйрең нәүгъ гъәруси дүнде налә – фәкыйрьнең туй бәйрәме елауга әйләнде.
Гъәмендән әйләндүкчә аһ-у-налә [235] Аһ-у-налә – аһ ору, үкереп еглау.
.
Хыялы тарихның нәкъеше [236] Тарихның нәкъеше – узган эшнең гәүдәләнеше.
улды,
Сүзе – дилдә [237] Дилдә – дил: күңел, җан, рух; хәтер.
, хыялы күздә калды.
Әйа дилбәр [238] Дилбәр – гүзәл, чибәр; йөрәкләрне яулаучы.
, мәнем халем әгяһи [239] Халем әгяһи – хәлемне белүче.
,
Булып тәшна [240] Тәшна булу – омтылу, сусау.
фәкыйрьнең гяһи-гяһи [241] Гяһи-гяһи – вакыт-вакыт, кайчакларда.
.
Җамалеңне әгәр күрсәтсә Рәхман,
Күзем йагын [242] Күзем йагын – күзем маен (күз нурын).
кыйлам мәрһәм [243] Мәрһәм – җәрәхәткә, ярага сөртә торган май (бәлзәм).
ушал ан.
Нәчүкдер халең, и назик мәҗазем [244] Назик мәҗазем – нечкә холыклым, назлым.
,
Вә ликән [245] Вә ликән – вәләкин.
бәндәмен – юкдыр гъиляҗем [246] Гъиляҗ – чара; дәва.
.
Төшебдер бер Ходайга ихтияҗым,
Теләймен: йәнә яндыргай сираҗым [247] Сираҗ – шәм; яктырткыч.
.
Читать дальше