Әйа җаным, ике күзем, кызыл алмам,
Сәндин гайре кемсәне һәргиз [139] Һәргиз – һичкайчан, һич тә.
алмам,
Сәндин гайре кемсәгә күз дә салмам, –
Сәндин башка һич кемсәгә бакмам имди!
Диванага әйләнәдер газиз башлар,
Күземдин агадыр канлы йәшләр,
Бу сүзгә йомшар иде каты ташлар, –
Бу йомшару һич тә сәндин кәлмәз имди.
Имди безгә кауышырга вакыт йиткән,
Әл дә [140] Әл дә – әле дә.
безнең гомеремез заигъ үткән;
Кайда бар сәүгән йарын ташлап киткән? –
Кауышуны җәһед итү [141] Җәһед итү – тырышу.
кәрәк имди!
«Нисъф-ел-мөлякъәт» – дәйүбән, нурлы йөзем…»
«Нисъф-ел-мөлякъәт» – дәйүбән, нурлы йөзем,
Ак чырайлы кыйгач кашым, кара күзем,
Кабул итеп укысана ошбу сүзем, –
Мисрагъ [142] Мисрагъ – юл, шигырь юлы.
саен сәне мәдех кыйлам [143] Мәдех кыйлам – мактыйм.
имди.
Мәдех кыйлсам, охшатырга оҗмах хурый,
Хур мислендин балкыйдыр йөзең нурый,
Җәмалеңә төшәр булса күзем турый, –
Шул заманда сабрым карар кыйлмаз имди.
Сәлам яздым, җаныем, сәне мактап,
Сән дә бәне яманлама, хәтер саклап;
Сән дә бәне яманласаң, үзен ятлап,
Бу дөньяны ташлап китү кирәк имди. (…)
Ник сикертдең, җаныкәем, әй, кашыңны,
Әйләндердең бәнем газиз, әй, башымны?
Һич дә бән тыя алмыйм күз йәшемне, –
Һич такъәт тоту мөмкин дәгел имди.
Диванага әйләнәдер газиз башлар,
Күземдин агадыр канлы йәшләр;
Бу сүзләргә йомшар иде каты ташлар, –
Бу йомшау сәндин һич дә кәлмәз имди.
Егълый-егълый кан урнашды бәнем күзгә,
Ышанмыйсыңмыни, җаным, шушы сүзгә?
Күрмәймүсән: сары тулды нурлы йөзгә? –
Бу сүзләргә ышанырга кирәк имди!
Бәне сәүми диеп әйтсәң – телең корыр,
Бәне ташлап ятка китсәң – Ходай орыр;
Җәһед ит [144] Җәһед ит – тырыш; монда: ашык.
: эшең үткәч эчең борыр, –
Бер ахмакга атаң биреп куяр имди!
Имди безгә кауышырга вакыт йиткән,
Әл дә безнең гомеремез заигъ үткән [145] Заигъ үткән – әрәм үткән, бушка үткән.
;
Кайда бар сәүгән йарын ташлап киткән? –
Кауышуны җәһед итү кирәк имди.
Атаң ятка биргәнне тоймый калма,
Үгет бирәм, җаныкәем, яхшы аңла,
Бармыйм дигән сүзеңне телдин салма, –
Бу үгетне яхшы аңлап торың [146] Аңлап торың – аңлап тор, аңлап торчы.
имди.
Бу сүземне тыңлагыл колак салып,
Ятка бирү охшар микән, сәүгән калып? –
«Йөрсә иде эчеңдә утлар янып!» –
Шулай дип къәһре дога [147] Къәһре дога – каргышлы дога.
кыйлам имди.
Сәнең буең, җаныкәем, зифа үсә,
Бәнем йөрәк-бәгыремне шулар кисә;
Һич исемдин чыкмыйсың көндез-кичә, –
Һич тә такъәт тоту мөмкин дәгел имди!
Сәнең буең, җаныкәем, зифа үссә,
Бәнем йөрәк-бәгыремне шулар киссә,
Иртә торсам, сезнең якдыйн җилләр иссә, –
Шул җилләрдин исәнлегең сорыйм имди!
Сәнең өчен бәнем эчем утлар яна,
Бәнем йөрәк-бәгыремне чолгап ала,
Кауышуны, җаныкәем, теләп кара, –
Бер Ходаем кабул итмәс микән имди?! (…)
Торсам иде бу дөньяда сәне алып,
Сәнең өчен йөримен көеп-янып;
Һич бүтәнгә йөрмимен күңел салып, –
Бу күңелдин кайгы кайчан бетәр имди?!
Әгәр килсә яучыга сәңа ятлар,
Үзең сакланмасаң, сәне кем[ләр] саклар?
Үзең саклансаң, сәне Хода саклар, –
Бу сүзләрне яхшы аңлап торың имди!
Бу сүзләрне тота күрмә, җаным, ялган,
Сәнең кебек бар биргәнне тоймый калган [148] Бар биргәнне тоймый калган – сөймәгән кияүгә биргәнне тоймый калган бар.
–
Шул буладыр үз башыны суга салган, –
Бер баргачдин кайту мөмкин дәгел имди!
Суга киткән нәрсәне булмый алып,
Сән дә дәхи шулай булма, тоймый калып;
Гомрең буе йөрерсең көеп-янып, –
Бу үгетләр исеңә төшәр имди.
Сәүгән [ярлар] калып ятка, әй, баруың,
Андин артык утка кереп, әй, януың,
Көнен-төнен кайнар, җаным, әй, саруың! –
Гыйшык уты һич сүрелми янар имди.
Гыйшык уты янар, һич сүрелмидер,
Дөнья-галәм күзләргә һич күренмидер;
Үлгәндин соң тәүбә кабул булынмыйдыр, –
Бу гыйшыклык бар шуңарга мисаль имди. (…)
Бәне сәүсәң, җаныкәем, үзең белеп,
Бергә йөрсәк иде икемез уйнап-көлеп,
Яныңдин йибәрмәсәң үзең сөреп, –
Бәне сәүгәнең шундин беленер имди.
Әйа җаным, Сылукаем, кызыл алма,
Бән бик матур кыз диеп һауаланма [149] Һауалану – эреләнү, тәкәбберләнү.
,
Сәүгәнеңдин аерылып утка янма, –
Бу мәгъшукның эше бик яман имди!
Читать дальше