Газизем, и җаным [вә] миһребаным,
Дилем, җаным, тәмурым [248] Тәмурым – тамырым, тамырларым.
, остоханым [249] Остохан – сөяк, сөякләр.
!
Ки мәгъшукым, гөлем, багым, бәһарем [250] Бәһар – яз.
,
Ата берлә анаңдин йадекярем!
Ки әй мәхбүб, әйа ширин зәбаным [251] Ширин зәбан – тәмле тел, татлы тел.
,
Карангу әйләдең рәушан [252] Рәушан – якты, нурлы.
җиһаным.
Йөрәгем парәсе, кувәти җаным [253] Кувәти җан – җан куәте, җан көче.
,
Фида улсын бу тәндә сәңа җаным!
Ки мәгъшукым, мәне Мәҗнүн итебсән,
Әлифдик къәддемне [254] Къәддем – буй-сыным, гәүдәм.
нун әйләйүбсән.
Бу халеми сәңа дидем сәр-а-сәр [255] Сәр-а-сәр – баштан аякка, баштан ахыргача.
,
Дәуа улгыл бу халемгә сән, и йар!
Морадыңны Хода кыйлсун кифайәт [256] Кифайәт кыйлу – канәгатьләндерү.
,
Башыңдин китмәсүн чәтре гъинайәт [257] Чәтре гъинайәт – ярдәм чатыры (саклап тора торган зонт).
.
Теләген һәр нәчүк булса, һәман бул [258] Һәман булу – шулай ук булу.
;
Яман телдин, яман күздин әман бул!
Бу дөньяда, ул дөньяда аби [259] Аби – абны (аб – су).
тап,
Нә мәкъсудың – ки андин нигү [260] Нигү – яхшылык, изгелек.
тап.
Яныңда гъәндәлиб [261] Гъәндәлиб – сандугач, былбыл.
укыйа дәстан [262] Дәстан – дастан; монда: мактау, мәдхия.
,
Кәчсүн гомрең бәр(дәри?] багы-бөстан.
Ачылсын күңелүң[нең] нәүбәһари [263] Нәүбәһари – нәүбәһар; иртә яз, яз башы; биредә: иртә яз кебек.
,
Вирә Хакъ гъиззәте бәхт сад-һәзари [264] Сад-һәзар – йөз мең.
.
Сәхаби зыйльлең [265] Сәхаби зыйльлең – ышык (булырлык) болытларың.
эчрә һәр нә ки вар,
Мәсуни, мәхфуз [266] Мәсуни, мәхфуз – сакланган, исән-имин.
ула анлар, и йар!
«Башыңдадыр мамык калпак…»
Башыңдадыр мамык калпак,
Аякыңда читек-башмак,
Бәнем күңлем сәңа моштакъ [267] Моштакъ – омтылучы; атылып, тартылып торучы.
, –
Мәхрүм кыйлмасанә, җаный!
Йөзең рәушан, телең сөчек [268] Сөчек – тәмле.
,
Буең зифа, билең нәзек,
Кулыңдадыр көмеш йөзек, –
Гаҗәб һиммәт ирер, җаный!
Колакыңда көмеш алка,
Дәхи артыңдадыр тәңкә;
Морадыңдыр сәнең кемдә? –
Серең белдерсәнә, җаный!
Тәмам әгъзаларың төзек,
Кулларыңда һәм беләзек,
Ауазыңдыр дәхи нәзек, –
Чү былбыл ауазы, җаный!
Яратыбдыр сәне Алла,
Сүзем юкдыр сәңа әмма,
Безне һәм күңелдин салма, –
Бәйан әйлә әхуалең, җаный!
Беләкләрең сәнең аппак,
Өстеңдәдер йәшел күлмәк,
Морадымдыр сәне алмак, –
Бәйан әйлә әхуалең, җаный!
Морадымдыр ирешмәккә
Сәнең илә күрешмәккә,
Дәхи әхуаль сорашмакка, –
Хода нәсыйб әйләсен, җаный!
Йөзең рәушан, билең нәзек,
Бәнем гарзым [269] Гарз (гъәрз) – үтенеч; теләк.
үзең күрмәк,
Күреп нәчеклекең белмәк, –
Бәйан ит әхуалең, җаный!
Ки исмеңдер сәнең фәлян,
Сәңа, җаным, кыйлам сәлам,
Догаларым сәңа салам, –
Мөбарәк җәмалең күрәм…
Буең күрдем, дидем: «Әлхәмделилла [270] Әлхәмделилла – Аллага мактау булсын.
!»
Йөзең күрдем – укыдым «къөль-һу-Алла».
Зирәк булсаң белерсең бу сүземне,
Фәһем кыйлып [271] Фәһем кыйлып – аңлап, төшенеп.
саласән җан-күзеңне.
Гакыйль [272] Гакыйль – акыллы кеше (акыл иясе).
улсаң, сүзем тот, и нигярем [273] Нигяр – сын, санәм (табыну объекты).
,
Сән ирерсән, җаным, бәнем сәүәрем.
Нәһар улса [274] Нәһар улса – көндез булса (таң атканнан соң – көне буе).
, һич чыкмыйсың исемдин,
Кичә ятсам, ки чыкмыйсың дөшемдин.
Бу хатымны йибәрдем бән пичәтләп,
Укыгайсән, җаный, боны хисаблап.
Бу хатымны кабул идеб ала күр,
Моңа каршы үзең дә хат яза күр.
Җаным, мәхбүбҗәмалем, заре әфгяр [275] Заре әфгяр – зар белән җәрәхәтләнү, яралы күңел.
,
Үләрмен, гакъибәт [276] Гакъибәт – ахырда, ниһаять.
, гамендә на-чар [277] На-чар – чарасыз.
.
Йибәрдем мәктүб итеп бу намәмне [278] Намә – язу, хат; текст.
–
Белер өчен арада маҗәране.
Читать дальше