Габделҗәббар Кандалый - Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)

Здесь есть возможность читать онлайн «Габделҗәббар Кандалый - Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: Поэзия, literature_19, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Шигырьләр / Стихи (на татарском языке): краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Әлеге китапка әдәбиятыбыз классигы, ХIХ йөз татар шигъриятенең күренекле вәкиле, сөйләм телендә, халыкның реаль тормышын чагылдырып, шигырь-поэмалар язган беренче шагыйрь Габделҗәббар Кандалыйның иң яхшы әсәрләре туплап бирелде.
PDF А4 форматында китапның нәшрият макеты сакланган. (В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.)

Шигырьләр / Стихи (на татарском языке) — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Күңелеңне куеп дилгә [372] Дилгә – йөрәккә, күңелгә. ,
Үзең килсәң иде мингә,
Ки мин улсам иде сингә,
Ни соң булыр, и туганым?!

Бу гафиллек, и душа мой,
Ки һич күңелгә ошамый,
Күңелемдән дә бушамый,
Бу килмәс дип, и туганым!

Инәлдем дә бугай аша [373] Инәлдем дә бугай аша – артык инәлдем бугай. ,
Инәлмәсәм, йөрәк таша;
Җәелде бик, чыгып фаша,
Бу телләрдә, и туганым!

«Дөшән сагъәтдә күңлемә…»

Дөшән сагъәтдә күңлемә [374] Дөшән сагъәтдә күңлемә – исемә төшкән сәгатьтә.
Сәне күрмәк деләр күңлем;
Гаҗәб мөмкинмедер, җаным?
Сәне күрмәк деләр күңлем [375] Деләр күңлем – беренче очракта: күңелем теләр; икенче очракта: күңелемне телер (кисәр). !

Нә дәклү карным ач улса,
Туяр бер лөкъмә йимәкдин;
Вә илля [376] Вә илля – вә әмма, тик, ләкин. күзләрем туймаз,
Туганым, сәне күрмәкдин!

«Мөнаҗәтне яза-яза…»

Мөнаҗәтне яза-яза,
Каләм тоткан кулым тала.
Күземдин канлы йәш ага –
Хәсрәтеңдин, әйа җаным!

Асыл кошны тотар идем,
Тирәк төбенә [лә] кунса;
Сагъәт саен күрәр идем,
Сән җаныйдин әмер булса.

Сәлам яздым сәнең артдин,
Сәне күрмәклекем сартын [377] Сәне күрмәклекем сартын – сине күрмәклегем өчен. .
Иякләрең кызыл алтын –
Ушал кыйлмыш сәне Мәүля [378] Ушал кыйлмыш сәне Мәүля – сине Ходай шулай яраткан. !

Күн итекдер аягымда,
Көмеш йөзек бармагымда,
Йәшләр түгел – кан елаймын
Сәне сагынган чагымда.

Гозер сүзем шулдыр, җаный:
Бүтән йарга дашлап китмә;
Бу мөнаҗәт барып йиткәч,
Сүләшүгә мохтаҗ итмә.

Биек мәсҗед манарасы,
Ялтырыйдыр тәрәзәсе,
Бу дөньяда кауышмасак,
Утта янсын заманасы.

Иртә торып тышка чыкдым,
Кошлар очты оядин ла,
И җаныем, бергә сорыйк
Кауышмакны Ходадин ла…

«Бәнем җаным сәнең җаның имәсме…»

Бәнем җаным сәнең җаның имәсме,
Бәнем җаным сәңа кабул имәсме?
Сәнең җаның бәнем корбаным улсын,
Кулың – ястык, сачең юрганым улсын!

«Җөмлә гөлнең нуры китә…»

Җөмлә гөлнең нуры китә,
Сачак вакытлары үткәч;
Матур кызның кадре китә,
Егерме йәшенә йиткәч.

Җиһан багълары ки нурлана,
Җөмлә гөлләр сачак аткач;
Бәнем күңлем тынычланыр,
Сәнең куйн гынаңа яткач!

«Сурәтең дөшемә керер…»

Сурәтең дөшемә керер,
Дөшем эчрә күзем күрер:
Күз алдында биеп йөрер,
Терәп күксен [379] Терәп күксен – күкрәген киереп. , идеб рәкъкас [380] Идеб рәкъкас – биеп (төгәлрәк: биюче кебек итеп). .

Ки куркам бу сурәт-нәкъши,
Бер йиңел улмасын бәхши [381] Бер йиңел улмасын бәхши – бер җиңел (төш) бүләге генә булмасын. ,
Дивана булмасам яхши, –
Кидеп гакълым, булып гъәувас [382] Гъәувас – суга чумучы (водолаз). .

Тагъ-таш, сәхралар кичеп,
Йитәр идем сәңа очып,
Ятыр идем сәне кочып,
Ки куйныңда булып гъәувас.

Гашыйк-мәгъшук табышубән,
Агызларны кабышубән,
Кочышубән, очышубән
Улышамыз икәү мәгъас [383] Мәгъас – гөнаһлы. .

Иляһи, ошбу матурга
Нәсыйб ит бергә ятырга,
Үбеп агъзыны татырга,
Ки куйнында булып гъәувас!

«Ки бән яздым сәңа, җанкәм, ничә хат…»

Ки бән яздым сәңа, җанкәм, ничә хат,
Бәйан итдем ничә хатда ничә кат:

Оемагыл эчеп гъәфләт [384] Гъәфләт – ваемсызлык. шәраби,
Заигъ үткәрмә әйаме шәбаби [385] Әйаме шәбаби – яшьлек көннәрен. .

И бәгъидә [386] Бәгъидә – биредә: ерактагы кул җитмәс яр. , сәнең хәзер бу чакда
Үбеп-кочып сәүәр вактың кочакда.

Сафадин [387] Сафадин – рәхәт чигүдән. дөньяның зәүкъен [388] Зәүкъен – тәмен, ләззәтен. алырсың,
Гомернең үткәнен тоймай калырсың!

Ки былтырдан бире нишләп торамыз?
Нә файда әйләдек? Нә эш кырамыз?

Ки бән көтдем сәне, сән елны көтдең,
Бәнем чөн саргаеп, шәт, сән дә бетдең?!

Сәне сәүдем, тотышлый уңга ишдем,
Табып хәйлә, сән аны сулга сүтдең.

Бән әйтәмен, җитим диеп бу дуска,
Сән әйтәсең: «Йөри бу – гакълы кыска!»

Фәлянә, әй, сәне бик сәүде күңлем,
Сәнең күңлеңне белмәзмен, и сеңлем!

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Сәгыйть Рәмиев - Шигырьләр / Стихи
Сәгыйть Рәмиев
Отзывы о книге «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)»

Обсуждение, отзывы о книге «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x