Ки бу фикрә булып фәлян-сөрур да,
Тора микән бик алданып горурда?
Җәмал дәхи китә торган буяутик,
Китәр тәндин көздә дәшкән кыраутик.
* * *
Гомер һәм чылтырап сукган сагъәттик;
Бу форсатлар үтәр тиз йөгрек аттик.
* * *
Ышанма һич атаңның байлыкына,
Олугъланма йөзеңнең айлыкына.
Атаң байлыгымы вирмәз сәңа һич,
Янып, тәүбә кыйлып, бу сүздин ваз кич!
* * *
Әҗәл угын әгәр корса атарга,
Әман вирмәз мишәргә һәм татарга.
«Мәхәббәтне сәңа салды Ходаем…»
Мәхәббәтне сәңа салды Ходаем,
Моны язмай ни халь илә түзәем?
Сәламемне кабул әйләп ала күр,
Бәңа каршы үзең дә хат яза күр!
Иляһи, барча гыйльме мәтълабын [635] Гыйльме мәтълабын – теләк гыйлемен, теләккә ирешү гыйлемен.
бир,
Кәрам берлә мәрарәгә тәскин бир [636] Кәрам берлә мәрарәгә тәскин бир – юмартлык белән ачынуларга тынычлану (сабыр) бир.
.
Кәлямем [637] Кәлямем – сүзем.
сәңа барып йитә алмас,
Каләмдин гүргә кермәен котылмас.
Ходаем гыйшкыңызны салды безгә,
Аныңчөн йибәрдем бу сүзне сезгә.
Бу язмакдин күңелнең туясы юк,
Сәне алмай күңелнең тынасы юк.
Ки хакъ язмаса [гәр] бән азмас идем,
Ул сүзеңезгә бән хат язмас идем.
«Йитәр!» – дисәм, каләмем тыңламыйдыр,
Гыйшыклык халене һич аңламыйдыр.
Бу мәктүб халигә кыйлсаң итагъәт [638] Бу мәктүб халигә кыйлсаң итагъәт – монда: бу хаттагы хәлгә карап гамәл кылсаң.
,
Сәгадәтдер, сәгадәтдер би-сыйфат [639] Би-сыйфат – чагыштыргысыз.
!
Каләм әһле каләм илә йөретер,
Наданлар тел илә [сүзне] йөретер.
Йөрәгем яндырыр күңел һәуасы [640] Күңел һәуасы – күңел теләге; күңел ашкынуы.
,
Качан ула бу дәрдемнең дәуасы [641] Дәрдемнең дәуасы – хәсрәтемнең дәвасы.
?
Абыз туткай ялыкмасын укырга,
Күңел төште моны аңа язырга.
Бу хатка яздым ирсә [бән] атыңны,
Гыйшыклык тотмады һич такъәтемне.
Зөләйха Йосыфә гашыйк улыбдыр,
Кулындин камчысын әлә соныбдыр.
Ки ул камчы көйдерде Йосыф әлене [642] Әлене – кулын.
,
Бел имди сән бу гыйшыклык халене!
«Сәлам яздым сәңа, җаным, гөзидә…»
Сәлам яздым сәңа, җаным, гөзидә [643] Гөзидә – сайланган, сайлап алынган (бердәнбер).
,
Сәнең кебек ки тугъмаз йир йөзидә.
* * *
Сәлам яздым сәңа, җаным, тиң итеп,
Сәламемне ки кайтарма ким итеп.
* * *
Сәлам яздым сәңа, җаным, үзеңә,
Күзем дөшде сәнең күркәм йөзеңә.
* * *
Сәлам яздым сәңа, җаным, асылный,
Сәне күрмәй бәнем күңлем басылмый.
* * *
Сәлам яздым сәңа, җаным, гүзәлем,
Сәне күрми, җаным, һич [дә] түзәлмим.
* * *
Сәлам яздым сәңа, җаным, хәкыйкъәт,
Йосыф – Зөләйхадин алгыл нәсыйхәт.
* * *
Сәлам яздым сәңа, җаным, йитәрмү,
Бу хат берлә арада сүз бетәрмү?
* * *
Сәлам яздым сәңа – кабул аласән,
Ике читенә бер билге саласән.
* * *
Сәлам яздым сәңа, җаным, кичә көн,
Кабул итмәз исәң, ватма пичәтен.
* * *
Сәлам яздым сәңа, җаным, бу микъдар,
Бәлки, булмас микән диеп бәңа җар [644] Җар – хәбәр, белдерү, игълан; кычкырып дәшү, ачык.
.
* * *
Сәлам яздым сәңа, җаным, үзеңә,
Яман күз дөшмәсен күркәм йөзеңә.
* * *
Сәлам яздым сәңа, җаным зыйасы [645] Зыйасы – яктысы, нуры.
,
Йөрәк бәгърем, күземнең тутыйасы [646] Тутыйа – минераль кушылдык (күз даруы).
.
* * *
Сәлам яздым сәңа, җаным-фәлянга,
Бу мәктүбне кабул итеп аланга.
* * *
Сәлам яздым сәңа, җаным, ике күз,
Сәнең хәсрәтдин саргайды нурлы йөз.
* * *
Сәлам улсын сәңа, җаным, кара каш,
Бу серемне әйләмә һичкемгә фаш.
* * *
Сәламдин соң кабул булса, җанашым,
Кичә-көндез сәнең берлә сагышым.
* * *
Сәламдин соң кәлям яздым үзеңә,
Җефетлеккә өмид идәм үземә.
Читать дальше