Габделҗәббар Кандалый - Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)

Здесь есть возможность читать онлайн «Габделҗәббар Кандалый - Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: Поэзия, literature_19, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Шигырьләр / Стихи (на татарском языке): краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Әлеге китапка әдәбиятыбыз классигы, ХIХ йөз татар шигъриятенең күренекле вәкиле, сөйләм телендә, халыкның реаль тормышын чагылдырып, шигырь-поэмалар язган беренче шагыйрь Габделҗәббар Кандалыйның иң яхшы әсәрләре туплап бирелде.
PDF А4 форматында китапның нәшрият макеты сакланган. (В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.)

Шигырьләр / Стихи (на татарском языке) — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Әдәбле диделәр ки әһле инсаф,
Тәнигә кул тимәгән диделәр: саф.

Нә хурлыкдыр сәнең кебек матурга
Надан астында мимылдап ятырга!..

«Карарым калмаен яздым сәламем…»

Карарым калмаен яздым сәламем,
Мөгъәккъиб әйлә[йү]бән дәхи кәлямем [610] Мөгъәккъиб әйлә[йү]бән дәхи кәлямем – тагы сүзләремә аңлатмалар ясау белән. .

Җиһан зольмәт ирер [611] Җиһан зольмәт ирер – дөнья караңгыдыр. бәнем күземә,
Көенмәкдән фәлянага җөнанем [612] Җөнанем – йөрәгем; бәгырем; күңелем. .

Зәһи халь-ү, зәһи халь-ү, зәһи халь [613] Зәһи халь! – Нинди хәл! ! –
Бән егълармын – һәммә галәм сәр-асим [614] Сәр-асим – гаҗәпләнгән, таңга калган, исе китеп пошынган. .

Мәнем сез бакмаңызлар сурәтемгә,
Йөрәгем кан ирер, мәхзүн җөнанем [615] Мәхзүн җөнанем – күңелем хәсрәтле. .

Әйа абзый вә абыстай, сүземдән
Нәбиләр хаккычөн [616] Нәбиләр хаккычөн – пәйгамбәрләр хакы өчен. бәне исергәң [617] Исергәү (исеркәү) – истә тоту, игътибар итү; хөрмәт күрсәтү. .

Мөдилл улың [618] Мөдилл улың – дәлилле булыгыз; монда: ышаныгыз. , кабул идеп, сүземдән,
Бәне чәндан [619] Чәндан – шул кадәрле, шул тикле. җәфаләрә дөшермәң!

Нәбинең хаккъ-хөрмәте гыйззәтичөн
Фәрекъ итдең дөнеми көндеземдән.

Әгәр тәзвиҗ [620] Тәзвиҗ – никахлау. идәрсәм кардәшеңне,
Хәлегъ идәм [621] Хәлегъ идәм – аерам; талак кылам. хәлялемне соңындан.

Гаҗәб хәйран ирермен бу эшемдин,
Берәр ләхза [622] Ләхза – чак, мизгел (кыска вакыт). китә белмәз исемдин.

Тәфәххөсъ әйләң халем әкъуалемдән [623] Тәфәххөсъ әйләң халем әкъуалемдән – хәлемне сүзләремнән тикшереп (күзәтеп) аңлагыз. ,
Йөрәгем айпылырдай сагышымдан.

Гаҗәб катыйгъ исергәң бу сүземдән:
Хәҗәр [624] Хәҗәр – таш. йомшар иде йомшак күңелдән.

Физинһар, сөммә [625] Сөммә – янә, тагын. зинһар, бәгъдә [626] Бәгъдә – аннан соң, соңра, соңыннан. зинһар,
Мөдилл улың, аермаң мәгъшукъемдән!

Сәбәб улың висалә ба җәнанә [627] Висалә ба җәнанә – җәннәт белән кавышырга. ,
Колыңызмын сезә җан-у-дилемдән.

Әйа абзый вә абыстай, белеңләр,
Ки гяһ-гяһ [628] Гяһ-гяһ – вакыт-вакыт. екылып китәм һушымдан.

Нәтәк былбыл гашыйкдыр җөмлә гөлгә,
Чәнаникә [629] Чәнаникә – шуның шикелле, шуның кебек үк. гашыйкмын сеңлеңезгә.

Әйа абзый, өмидем хат язмакыңдыр,
Кире бәңа, кабул идеп…

«Язаем сән җанашыма сәламләр…»

Язаем сән җанашыма сәламләр,
Сәламләр бәгъдендә бераз кәлямләр [630] Кәлямләр – сүзләр. .

Булыр микән күреп күзем туяр көн,
Тулан айтик йөзеңне һәм үбәр көн?

Булыр микән йөрәгем басылыр көн,
Шифа татып висалең бәрһәмендин [631] Висалең бәрһәмендин – синең белән кавышудан. ?

Зифа буең күреп туймас булыпмын,
Күреп дәхи йөзеңнең күрклекендин.

Нәчек итим, бәнем тереклегем тар,
Ходай кыйлсын үзеңне дә герифтар [632] Герифтар – дучар, тоткын, әсир. .

Гаҗәб хәйран буламын бу эшемдин,
Кичә ятсам ки чыкмыйсың дөшемдин.

Әйа җаным, беләсән дә беләсән,
Кабул идеп, бу тарафка киләсән.

Әйа җаным, сереңне гизләмәсмен [633] Гизләмәсмен – яшермәсмен. ,
Сәне ташлап, бүтән йар эзләмәсмен.

Бу дөньяда күрепмен дөхтәри [634] Дөхтәр – кыз бала. чук,
Сәнең кебек зифаны күргәнем юк!

«Аты фәлян гүзәл, матур икәндер…»

Аты фәлян гүзәл, матур икәндер,
Укырга да дәхи матур икәндер.

Фәлян шәкерт фәлян атлы бу йарга
Язып хатлар йибәргән күңле барга.

* * *

Нәдән тора икән гъәфләт эчендә:
«Нә вар икән, – диде, әлбәт, – эчендә?»

* * *

Шушы айның көнендә, йә кичендә
Бән буламын микән күңлең эчендә?

Вә йә барча җәендә, йә кышында
Булам микән сәнең күңлең тышында?

* * *

Нәдән үртәнмисең гомрең үтүдин?
Ятырсың[мы], җаный, йокың китүдин?

* * *

Җәмалендин йә алданып торамы?
Сылумын дип, матур дип лаф орамы?

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Сәгыйть Рәмиев - Шигырьләр / Стихи
Сәгыйть Рәмиев
Отзывы о книге «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)»

Обсуждение, отзывы о книге «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x