Башыңа киясең калпак,
Сыйфаты кар кебек һәм ак,
Сәүәрем, валлаһи, бик хак, –
Бәңа вирсен сәне, валлаһ!
Күзеңнең нуры йолдыздай,
Керпекләрең дә кондыздай,
Җәмалең мисле [595] Мисле – мисалы.
хур кыздай, –
Яратыбдыр сәне, валлаһ!
Юлыкдым бән сәңа үзем,
Ки тешде йөзеңә күзем,
Оялды һәм кызыл йөзең, –
Карап калдым сәне, валлаһ!
Гъәҗәбләй үк ки йөзеңне,
Ки былбыл кеби сүзеңне,
Бәңа бирсәләр үзеңне,
Шөкер идәр идем, валлаһ!
Ки улсайчы [596] Улсайчы – булса иде; булсаң иде.
бәңа үзең,
Дәхи кара кашың-күзең
Вә һәм гөлтик кызыл йөзең
Йөрәгем яндыра, валлаһ!
Кичә ятсам, күрәм сәне
Исәпләсәм, улам би-һуш,
Гашыйк улып сәңа җәй-кыш,
Йөримен һәр заман, валлаһ!
Йөреп [һәм] күп заман түзеп,
Йөрәгем-бәгъреми өзеп,
Ки гъәм дәръясында йөзеп,
Гашыйк улдым сәңа, валлаһ!
Ки бер көн сүзләшеп үзем
Сәнең белән бераз сүзем,
Ки әйтдең сән бәңа үзең:
«Чыка күр [сән», дийә], валлаһ!
Чыкып китдем [ки] сахрага,
Йөрәгем чыдамаганга,
Менеп [бән] бер биек тауга,
Ки ятдым кайгырып, валлаһ!
Ки чыккансың үзең балкып,
Ике садрең [597] Ике садрең – ике күкрәгең.
тора калкып;
Тәмам беткән идем йалкып,
Көтеп сәне, җаным, валлаһ!
Сәүендем сәне күргәчдин,
Киләсең юкары очдин,
Дәхи тәңкәләрең сачдин…
Яратыбдыр сәне, валлаһ!
Юлыкды сәңа үз ишең,
Вар икән анда киңәшең…
Күземдин түгелә йәшем! –
Карап тордым сәне, валлаһ!
Ходадин [гәр] нәсыйб улса,
Гүзәлләр дәхи юлыкса,
Алыр идем Хода язса, –
Ниятем күп бәнем, валлаһ!
Сәңа яучыны бән салсам,
Хода язып, сәне алсам,
Ки куйныңа керә калсам,
Нийәт бирер [598] Нийәт бирү – ниятләп куйган нәзерне бирү.
идем, валлаһ!
Сәнең кеби гүзәл мәхбүб [599] Мәхбүб – сөекле, сөйгән яр.
,
Хода язса, табылыр күп,
Вәликән [600] Вәликән – ләкин.
үзеңез бик хуб…
Ки вирмәде сәне, валлаһ!
«Үзеңне зур күреп, күрмә бәни хур…»
Үзеңне зур күреп, күрмә бәни хур,
Барымызны яраткан бер Хода зур.
Өмид илән каләм алды бу әлем [601] Әлем – кулым.
,
Ходауәндә [602] Ходауәндә – йа Ходаем.
, кабул әйлә теләгем!
Кабул күрмәй кире вирсәң хатымны,
Хода кашында [603] Кашында – каршында.
сорармын хакымны!
Әгәр мәхрүм куярсән бу куендин,
Агырдыр хәсрәтем дөнья утындин.
Җаныкаем, чиләнмә сән укырга,
Күңел төшде боны һәм туктатырга.
Мөбарәк исмеңез фәлян икәндер,
Тарафындин гыйшык йиле искәндер.
Сәнең гыйшкың белән ахир үләрмен,
Фиракъең [604] Фиракъең – аерым булуың, аерым торуың, бергә булмавың.
утында әксәр күәрмен [605] Әксәр күәрмен – бик, көчле көярмен.
.
Сәне күрдем ике күзем нурытик,
Күренәсең бәңа оҗмах хурытик.
Йибәр яулык ике башын нәгышлап [606] Нәгышлап (нәкъешләп) – бизәп, чигеп.
,
Дәхи бер көн кауышмакый багышлап.
Кабул күрмәй кире мәхрүм кыйларсән,
Гомри гъоссә белән мәхзүн кыйларсән [607] Гомри гъоссә белән мәхзүн кыйларсән – гомерне сагыш белән кайгылы (хәсрәтле) кылырсың.
.
Кешегә сүзләмәдем бу сүземне,
Сабыр берлән тыя тордым үземне.
«Китабларда бу сүзне күргәнем бар…»
Китабларда бу сүзне күргәнем бар:
«Оялган кемсәнең ризкы булыр тар;
Икеләнеп, оялып корган эшләр
Сүтеләдер, сүреләдер!» – димешләр.
«Биреңез үк!» – дигел, бер дә оялма,
Сүзем будыр сәңа, җаным, багалма.
Сәнеңчөн нә дәкле бән әйләдем зар,
Әгәр ялган дисәң, бер Ходаем бар!
Бу инәлүләрем таш да белерде,
Урыс кызы динен ташлап кәлерде.
Ишетмәдең, җаным, фөрйади-зарый [608] Фөрйади-зарый – зардан кычкырып егълауны.
,
Йитәр инде, инәлмәм мондин арый.
Күп ирде лә язсам хатка тагы да,
Туласы булды ла ике ягы да.
Йитәр, сүзне йибәрмә күп озынга,
Дәхи инәлдерәм диеп кузынма [609] Кузыну – кызулану, исәрләнү; кәпәренү (куз – «утлы күмер» тамырыннан).
.
Әйа җаным, вәйа җаным, җәмалем,
Сәнең өчен өзеләдер бу җаным!
Читать дальше