Оялмасана, и җаный,
Дигел анлара сән аный;
Оялып хәсрәтә калсаң,
Разый ирмәс сәңа Алла.
Ике мәгъшук бергә кушла –
Ефәк булып ки ишелә,
Кәлүб куйнына ки керсә,
Нәсыйб итеп, кушып Алла.
…………………………………………..
………………………………………….
Муафикъ кулларын салса,
Гүйә разый аңа Алла.
Кушылып [бу] ике җаный,
Ки белеп хөкме уганый [529] Хөкме уганый – Ходаның хөкеме.
,
Ки мондан яхшысы къәный [530] Къәный – кайда.
? –
Бу дорур ризаи Алла.
Бу икеләре гыйлем булса,
Белүб андай гамәл кыйлса,
Ки галимнең кулун алса, –
Булыр и һөдаи Алла [531] Һөдаи Алла – Алланың тугры юлы.
!
Сүзем тотып ки ал гыйбрәт,
Ярин [532] Ярин – киләчәктә, алда.
сәңа булыр рәхәт,
Бу эшләрдер сәңа гыйбрәт, –
Сәнеңчөндер җәннәти Мәүля [533] Мәүля – хуҗа, ия; монда: Алла.
.
Гыйлемдән ки йөз дүндермә,
Гыйлем чырагын сүндермә,
Аңа чытык йөзең вирмә, –
Разый булыр сәңа Алла…
Салур андин түбән башны,
Чытар йөзи, күзне-кашны,
Ачылып хатнына дәшми, –
Көлеп бакмак аңа къәный?
Каралык къәлбене [534] Къәлбене – йөрәген, күкрәген, күңелен.
баскан,
Агыр балта биленә аскан,
Юан-юан агач кискән, –
Арыгач уйнамак къәный?
Арыгач ачылып тормаз,
Үзе йәш, ултырып тормаз,
Хәлалене күзе күрмәз, –
Торыр килеш карап аный.
Йәнә ул дәмдә [535] Ул дәмдә – шул мизгелдә.
кич булгай,
Кәлүб түшәккә ултыргай,
Хәлаленә моны айгай [536] Айгай – әйткән, әйтер.
:
«Дийәен бән, ишет моный.
Дийәем бән, сән ишеткел,
Кәлүб аякымны чишкел,
Үгетне бу онытмагыл:
Кибәргә пичкә сал аный».
Китәндәй [537] Китән – мамыктан, киндердән эшләнгән ак тукыма.
ак беләкләрен,
Кәлүб ул сызганып анда,
Чишеп алыр аякларын,
Алып пичкә салур аный.
Наданның хале бу улгай,
Чабатасына туфрак тулгай,
Оекы һәм кара булгай, –
Чыкуб хатун кагар аный.
Йәнә сузар аякыны,
Ки тартырга оекыны,
Коеп тузан увакыны [538] Тузан увакыны – тузан вагын (увак – уалу).
, –
Буянурсән йәнә, җаный.
Бу мескин чыкубән какгай,
Ки әле туфракга баткай,
Керүбән катында яткай, –
Торып да ул үбәр аный.
Кияр аякына лапта [539] Лапта (лапти) – чабата.
,
Аны киеп йөри таптап,
Көйдермәгел берүк утка,
Әгәр салса кибәргә аный.
Киеп лапталары тузгай,
Кадерсез гомре, бел, узгай,
Ишетеңез моны сез, һай, –
Ахирәт эстәмәк къәный?
Аякы, тубыкы бәйләнгәй,
Йите кат киндерә әйләнгәй,
Кәзеб [540] Кәзеб – ялган.
сүзләргә бәйләнгәй, –
Басубән гъәфләти аный.
Надан [дин] хур дәхи барму,
Бу сүзгә сүз дәхи барму?
Галимне хур күргәнләргә
Ходаның рәхмәте къәный?
Ни мәгъкульдер моный күрмәк,
Гыйлем кызны нәданга вирмәк,
Гыйлем егет наданны алмак,
На мәгъкульдер дидем аный.
Әгәрчә ир галим улса,
Хәлял кәсеб: иген иксә,
Возу кыйлып [541] Возу кыйлу – тәһарәт алу.
, намаз кыйлса,
Ушал ирдер ки рәхманый [542] Рәхманый – рахманныкы, ягъни Алла юлындагы кеше.
!
Намаз кыйлса, алып таһрәт,
Булубән анда ул шөһрәт;
Бу эшләргә йөзең үгрәт –
Булырсән чөн ки рәхманый.
Зирагъәтдән [543] Зирагъәт – игенчелек, иген игү.
әгәр кайтса,
Тиз үк хәляленә әйтсә,
Ки комганга суын салса:
«Намазга вараем, җаный!»
Кәләше анда су койса,
Торубән һәм возу кыйлса,
Намазга мәсҗедә варса,
Ки мондин яхшысы къәный?
Ки бәгъзеләр надан булса,
Галимләргә коллык кыйлса,
Тагъәт [544] Тагъәт – буйсыну (Аллага); дини йолаларны үтәү.
, коллыкны күп кыйлса,
Галимләрдин сайуң [545] Сайуң (санаң) – санагыз.
аный!
Берәүләр гәр галим булса,
Кяһиллек [546] Кяһиллек тагъәте – ялкаулыкка, үшәнлеккә баш ию.
тагъәтен кыйлса,
Үзе кешегә «кыйл» дисә,
Монафикъ [547] Монафикъ – икейөзле.
дип белгел аный.
Әгәр хөкме Хода улса,
Галим бер дөхтәри [548] Дөхтәри (дөхтәрне) – кызны.
алса,
Үзенең нәсыйбы улса,
Ниләр дийәм – ишет аный!
Дәйүр: «Җаный, бирү килгел,
Оекым, читекем алгыл,
Килеп янымда ултыргыл, –
Кушылдырды бези Алла!»
Читать дальше