Габделҗәббар Кандалый - Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)

Здесь есть возможность читать онлайн «Габделҗәббар Кандалый - Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: Поэзия, literature_19, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Шигырьләр / Стихи (на татарском языке): краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Әлеге китапка әдәбиятыбыз классигы, ХIХ йөз татар шигъриятенең күренекле вәкиле, сөйләм телендә, халыкның реаль тормышын чагылдырып, шигырь-поэмалар язган беренче шагыйрь Габделҗәббар Кандалыйның иң яхшы әсәрләре туплап бирелде.
PDF А4 форматында китапның нәшрият макеты сакланган. (В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.)

Шигырьләр / Стихи (на татарском языке) — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Уенны уйнай алмасдин уенча,
Ки моктандырсайде [454] Моктандырсайде – интектерсә иде. гомре буенча.

Бәдига, рәнҗемә: каргадым уйнап,
Хатерең калмасын юк фикри уйлап.

Сәңа килеп бу кайгылар, бу дәмләр,
Мәңа шул хәлдә юктыр яхшы дәмләр [455] Дәмләр – вакытлар; сулышлар. .

Йөреткәнгә якын булдым йүләргә,
Юк ирсә ярамас болай сөйләргә.

Нидән үфкәлисәң мәңа, Бәдига?
Нидән биздең, нә эш булды, зәригъә [456] Зәригъә – монда: яшь кыз (асылда: үсенте). ?

Күземнең рәушане, җаным Бәдига,
Төшәр бер көнге сүз күңлең йадига [457] Күңлең йадига – күңелең хәтеренә. .

Колак салдым сораган ул үләткә,
Йәрәштермә, дидем, надан егеткә!

Кийәү итсәң надан ирне үзеңә,
Кыямәтдә кара якар йөзеңә.

Матур булсаң да, баргачдин наданга,
Керәлмассән гомер буенча санга.

Бу дөньяны беләсән һич, Бәдига,
Вәфасы юк, зәуаледер сәригъә [458] Вәфасы юк, зәуаледер сәригъә – ышанычы юк, ә бетүе исә тиз. .

Беземтик килде күп гашыйкы-мәгъшук,
Тора торгачтан ук һәб [459] Һәб – барысы да, һәммәсе. булдылар юк.

У [460] У – ул. Тәймус шаһ кызы ирде Зөләйха,
Ничә ел егълайуб, итәрде нәүхә [461] Итәрде нәүхә – зар елар иде. .

Дир ирде, сагынып, һәр дәмдә «уф!» дип,
«Йосыф лә! И Йосыф лә! И Йосыф!» – дип.

Ахир бер көнне ул мәкъсудка ийтде:
Тереклек итде бергә, үлде-китде.

Мисъри шаһ [462] Мисъри шаһ – Мисыр шаһы. угълы Сәйфелмөлек дә
Ничә ел йөрде хәсрәтдә, көекдә.

Дир ирде: «Ник ишетмисән, сәригъәм [463] Сәригъәм – ашыгучым, сабырсызым. ,
Бәдигам лә, Бәдигам лә, Бәдигам!»

Адашыңны алып, мәкъсудка йитде,
Сафалар сөрде һәм дөньядин үтде.

Дәхи Мәҗнүн, тотып күп гыйшкы-мәйле,
Дәйүр ирде: «И Ләйле лә! И Ләйле!»

Дәхи борын заманда үтде Фәрһад,
Ки Ширин атлы кызчөн итде фөрйад [464] Итде фөрйад – елады, агълады. .

Барысы да җиһанга килде-кичде,
Бу дөньядин ахир бер көнне күчде.

Ки мән дәхи бу арага тезелдем,
«Бәдигам!» – дип өзелдем лә, өзелдем!

Буш үткәрмә, Бәдига, бу бәһари [465] Бәһари – бәһарне: язны. ,
Матур чаклари һәм ләйле-нәһари [466] Ләйле-нәһари – төн һәм көннәрне. .

Ки гыйш-гыйшрәтдә булубән бу чаклар
Сафалар сөрәдер бик күп кочаклар.

Бу дөньяга таянмау, и Бәдига,
Вафасыздыр, зәуаледер сәригъә [467] Вафасыздыр, зәуаледер сәригъә – ышанычсыздыр, ахыры (бетүе) исә якын (тиз үтүчән). .

Баралсаң мәндин артыкка ярый ла:
Сәнеңтик сайлаган – сазга тарый ла!

Җәмалең берлә мактанма, Бәдига,
Ки бәндәсән: ничекдер ул талигъә [468] Талигъә – бәхет. ?

Җәмал дәхи китә торган буяутик,
Китәр тиздән кояш төшкәч кыраутик.

Мәни ташлап, күтәрмә бер дә борның:
Йәшем төшсә, һич уңмас барган урның!..

«Сәламулла күземнең карасыйга…»

Сәламулла [469] Сәламулла – Алланың сәламе. күземнең карасыйга,
Җигәргүшәм [470] Җигәргүшәм – бавырым кисәге, бәгырем. , йөрәгем парәсыйга.

Ике күзем нуры, җаным Бәдига [471] Бәдига – күркәм, гүзәл, тиңсез; татлы телле; хатын-кыз исеме. ,
Тәнем, рухым, рәуанем мәкъсадыйга [472] Рәуанем мәкъсадыйга – юнәлешем максатына. .

И фәлян иленең шәмсе вә маһы [473] Шәмсе вә маһы – кояшы һәм ае. ,
Ничек тими сәңа гыйшкымның аһы?

Исем китәр ки сән абызтутыйга:
Бәне салдың Зөләйханең утыйга.

Һауаланган булып, гакълымны йуйдың [474] Йуйдың – җуйдың. ,
Бәне мәхрүм идеп хәсрәткә куйдың.

Һауаланган сәнең кебек ничәләр,
Егълып, гомре вар [475] Гомре вар – гомере барынча, бар гомеренә. хәсрәт чигәләр.

Кеше үз-үзенә гәр салса бәла,
Җиһан халкы җыелса, белмәс ала [476] Җыелса, белмәс ала – җыелса да, ала белмәс (бәладән ала алмас). .

Сәне белгән идем тугъры үземдик,
Сүзеңә дә инандым үз сүземдик…

Сәнең сүзең икән ялган катышлы:
Күңелгә булмады бик үк ятышлы.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Сәгыйть Рәмиев - Шигырьләр / Стихи
Сәгыйть Рәмиев
Отзывы о книге «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)»

Обсуждение, отзывы о книге «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x