Габделҗәббар Кандалый - Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)

Здесь есть возможность читать онлайн «Габделҗәббар Кандалый - Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: Поэзия, literature_19, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Шигырьләр / Стихи (на татарском языке): краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Әлеге китапка әдәбиятыбыз классигы, ХIХ йөз татар шигъриятенең күренекле вәкиле, сөйләм телендә, халыкның реаль тормышын чагылдырып, шигырь-поэмалар язган беренче шагыйрь Габделҗәббар Кандалыйның иң яхшы әсәрләре туплап бирелде.
PDF А4 форматында китапның нәшрият макеты сакланган. (В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.)

Шигырьләр / Стихи (на татарском языке) — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Ирсаль әйләдем [508] Ирсаль әйләдем – җибәрдем, күндердем. сезгә бән бу хатый,
Тауил гомер рузый кыйлсын Ул бакый [509] Тауил гомер рузый кыйлсын Ул бакый – Ул (Алла) мәңгелек озын гомер бүләк итсен. […]

Фида улсын сәңа һәм җөмлә малым,
Дәригъ итмәм [510] Дәригъ итмәм – кызганмам. , теләсәң дәхи җаным.

Ошбу хатка исмеңезне язмадык,
Язар ирдек, гайреләрдин базмадык.

Мәгъшукый җан, сәнең исмең, фәлянә,
Сәне бәңа рузый кыйлсын [511] Рузый кыйлсын – бүләк итсен, багышласын. бер Алла.

Бу сүзләрдин морад нәдер – аны бел,
Сәүәр ирсәң, ишарәтне бәйан кыйл.

Ошбу сүзне халка изһар әйләмә [512] Халка изһар әйләмә – халыкка белдермә. ,
Хатыңызны бездән ниһан әйләмә [513] Ниһан әйләмә – яшереп тотма (ягъни: безгә җиткез). […]

Кабул күрсәң, хатыма каршы хат яз,
Кабуллыкны эчендә аңлатып яз.

Әгәр япсаң [514] Япсаң – яшерсәң (капласаң). кешенең бер гайбене,
Ходай япкай сәнең һәм гаебеңне.

Гөнаһ, гаеб – бәндә[ләр]нең эшидер,
Кирәк кызлар, кирәк егет эшлидер…

«Бу хатымны кабул итеп аласың…»

Бу хатымны кабул итеп аласың,
Кабул итсәң, читен өзеп каласың.

Сәнең өчен аһе-ваһ органларым,
Бер күрергә тилмереп торганларым!

Каным, сәүгән йөрәгем парәсе сән,
Тәнем рухы, күземнең карасы сән.

Хода язсын мөкъәддәр [515] Мөкъәддәр – тәкъдир, язмыш. каләмендә:
Кауышдырсын бу дөнья галәмендә.

Кыяфәтең, сыйфатың суда кондыз,
Үзең былбыл, күзең мисальдә [516] Мисальдә – чагыштыруда. йолдыз.

Сәнең дәрдең белән даим йөримен,
Сәнә күргәч, сары майтик эримен!

Сәнең дәрдең билә булдым герифтар [517] Герифтар – дучар. ,
Хода кыйлса иде сәне, гүзәл йар!

Сәнең буең Ак Иделнең камышы,
Сүләгән сүзләрең былбыл тауышы.

Сәнең өчен акыздым күздә йәшем,
Бу хәсрәтдин чыкар микән бу башым?!

«Гүзәлсән мисле алмадый…»

Гүзәлсән мисле алмадый,
Җәмалең күңелем алдадый,
Түзәр халем калмадый, –
Нитәен бән бу бәляне?!

«Ишет хотбә гыйшыклык мөнбәрендән…»

Ишет хотбә гыйшыклык мөнбәрендән:
Бәйан идәм мәхәббәт гъәнбәрендән [518] Гъәнбәр – хуш исле үлән; мәхәббәт гъәнбәрендән – мәхәббәт ароматыннан. .

И җаныем, бәне ташлыйсың, ахры,
Беленәдер сүзеңнең рәһбәрендән [519] Сүзеңнең рәһбәрендән – сүзеңнең сөрешеннән. .

«Бән сезләрә бер сүземне…»

Бән сезләрә бер сүземне
Йад итәлем, ки аңлагыл,
Колак дотып бу сүземне
Ихлас берлә [ки] дыңлагыл.

Әй нигярем [520] Нигярем – гүзәлем, чибәрем. , теләгел сән
гыйлем йарны,
Үзеңә эзләйүбән
алгыл аны.
Гүйә очкан кош кебидер
гыйлем кеше,
Күп мәшакъкать берлә тотар
аны кеше.

Кулыңдан сән аны куйма,
Онытып, гыйльмеңне йуйма [521] Йуйма – җуйма. ,
Гыйлемлек кошыный суйма, –
Сәңа булгай разый Алла.

Табар булсаң гыйлем ирне,
Ки муафикъ булыр йарны;
Бу үгетне тотар булсаң,
Сәңа булыр разый Алла.

Үзең наданлара катма,
Гыйлемлекне суга атма,
Тутый берлә ки карганы
Килтереп бер ивгә [522] Ивгә – өйгә. япма.

Надан ир малына кызма [523] Кызма – кызыкма. ,
Алар сари [524] Сари – таба. кулың сузма,
Каралык көенә йөзмә, –
Ки булырсән гъисйан Алла [525] Гъисйан Алла – Аллага каршы баш күтәрүче. .

Надан ирне көтеп алмак,
Ирүр мөшкел кочып ятмак;
Аның малын утка якмак –
Нәданә гъәсъбәи Алла [526] Нәданә гъәсъбәи Алла – белмәгәнгә Алла әҗере (җәзасы). .

Кирәк малын утка якмак…
Аның чөн хәсрәтә калмак…
……………………………………….
………………………………………..

Наданга үз буең сонсаң,
Үзең аңа мотыйгъ булсаң [527] Мотыйгъ булу – буйсыну, баш ию. ,
Аңа разый булыр исәң,
Сәңа разый имәс Алла!

Разый булып, ата-ана
Бирәм дисә ки наданга,
Алар ризалыкы өчен
Гомерлек хәсрәтә калма.

Дигел анлара бу сүзне,
Бакып анлара дөз күзне [528] Бакып анлара дөз күзне – аларга күзне туры төбәп. :
«Ятыр катыңда кискәдәй,
Бирүбән тын ки мичкәдәй!»

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Сәгыйть Рәмиев - Шигырьләр / Стихи
Сәгыйть Рәмиев
Отзывы о книге «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)»

Обсуждение, отзывы о книге «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x