Укыгай ул торып намаз,
Кыйлып ул мәүляйа нийаз [549] Мәүляйа нийаз кыйлу – Ходага ялвару.
…
………………………………………
Дир ул хәмед-сәна кыйлса [550] Хәмед-сәна кыйлу – мактау, олылау сүзе әйтү.
,
Аңа хушнуд [551] Хушнуд – риза, канәгать.
булыр Алла.
Дәйүр: «Җаный, тиз үк булсаң,
Самавыр ярагын [552] Ярагын – әзерлеген.
кыйлсаң,
Китереп сөфрәйә куйсаң,
………………..будыр җаный».
Дилваз [553] Дилваз – яхшылап, матур итеп.
ярагыны кыйлып,
Бер-беригә күз[ен] салып,
Ки чәйнеккә чәен салып,
Диеп ул: «Әлхәмделилла,
Кушылдырды бези мәүля,
Китер бал, чәй, лимун тагы,
Куең һәм сөфрәгә [554] Сөфрә – ашъяулык.
аный…
……………………………………»
Утырыр ике[се] алда,
Самавырны алып алга,
Сузарлар кулларын балга, –
Ки мондин яхшысы къәный?..
Салубән күзләрә күзне,
Тәбәссем [555] Тәбәссем – елмаю.
берлә дир сүзне,
Көлешеп дийәрләр сүзне:
«Ки кушды безне ул мәүля!»
Галим булса, булыр дәүләт,
Нәдан [булса], булыр зилләт [556] Зилләт – түбәнлек, белемсезлек.
,
Әгәр сән эстәсәң гыйззәт,
Дигел [сән]: «Бир[ер] ул, Алла!»
Наданга сән әгәр варсаң,
Берәүне сәүмәен алсаң,
Ки бер гъише нуш кыйлсаң [557] Гъише нуш кыйлсаң – типтереп калсаң (алдануны татып карасаң).
–
Ки үлмәкең ирүр әфзаль [558] Әфзаль – өстен.
.
Гыйлем йарны сәүеб алсаң,
Аның илә самит торсаң [559] Самит торсаң – кычкырышсыз, ягъни тыныч торсаң.
,
Ике мәгъшук гомер сөрсәң –
Бусыдыр, бел, җаный, әүля!
Ки наданга берәү бармак –
Үзене зиндана салмак,
Ки хәсрәтдер уйлә [560] Уйлә – шулай.
кыйлмак, –
Ки кушмасын берүк Алла!
Хода кушса ушал йарга,
Мәхәббәт дөкәнсә [561] Дөкәнсә – бетсә.
анда,
Аның илә мосахибдән [562] Мосахибдән – иш һәм әңгәмәдәшлектән.
Ки әфзаль зиндани, Алла.
Мәхәббәт йебе киселсә,
Әгәр салкын йиле иссә,
Ки дә әйтсен ушал дәмдә [563] Ки дә әйтсен ушал дәмдә – әйтсен ки шул чакта.
:
«Сыгынырмын сәңа, Алла!»
Үз-үзеңә моны сүзлә,
Ки дәрман дәрдеңә [564] Дәрдеңә – чиреңә, кайгыңа.
эзлә,
Китәр юлыңны сән эзлә, –
Үзеңә тиң бирүр Алла.
Өзелеп, егълайу калсын,
Үзедик мәҗнүнне алсын,
Малы-мөлке ута янсын –
Котылдырсын берүк Алла!
Сәүешмәклә кулын салмак,
Ки ләбендән пусә кыйлмак [565] Пусә кыйлмак – үпмәк, үбү.
,
Аның нәхренә [566] Нәхренә – муенына.
кул салмак
Ирүр, бел, ләззати алма [567] Ләззати алма – алма ләззәтләре.
.
Ки галимдәй хәбәр килсә,
Ата-анаң аңа вирсә,
Мәһәрә [568] Мәһәрә – мәһәргә.
керәнләр салса, –
Аны кабул әйләгел, җаный!
Әгәр сән наданга варсаң,
Барып таш бота керсәң,
Мәхәббәтсез билә торсаң –
Суган булыр сәңа алма!
«Колак тотып ишет, җаный…»
Колак тотып ишет, җаный,
Идәем бер хикяйәти,
Сәңа гашыйк улып тәкый, –
Фида җаным сәңа, җаный!
Яратыбдыр сәне ул Хакъ,
Ки ак йакут кеби һәм ак,
Йөзеңә салды күп рәүнәкъ [569] Рәүнәкъ – нур, яктылык; монда: гүзәллек.
, –
Фида җаным сәңа, җаный!
Йөзеңне әйләде гөлтик,
Сачеңне игде сөнбелтик,
Үзеңне итде былбылтик, –
Фида җаным сәңа, җаный!
Йөзең биңзәр [570] Биңзәр – охшар.
тулар айа,
Күрәнләр хур диеп сайа [571] Күрәнләр хур диеп сайа – күргәннәр хур дип исәпли (саный).
,
Сәңа биңзәшле кыз кайа? –
Фида җаным сәңа, җаный!
Йөзең биңзәр кызыл ләгълә [572] Ләгълә (ләгългә) – асыл ташка (алсу һәм кызыл төстәге ташка).
,
Йөзеңдән нурларың агъла,
Күрәчәк күзләрем чагъла, –
Фида җаным сәңа, җаный!
Гаҗәб ләтыйф дорыр [573] Ләтыйф дорыр – матурдыр, күркәмдер.
җисмең,
Мәгълүм дор[ыр] сәнең исмең,
Йөрәгем бәгърене кисдең, –
Фида җаным сәңа, җаный!
Билең нечкә, нәзек дорыр,
Буең зифа, төзек дорыр,
Җиһан эчрә [574] Җиһан эчрә – җиһан эчендә: җиһанда, дөньяда.
аз ук дорыр, –
Фида җаным сәңа, җаный!
Билең нечкә, буең һәм төз,
Төсең саф, гөл кеби йөз,
Әгәр дисәң иде бер сүз, –
Фида җаным сәңа, җаный!
Матурлык исмене алдың,
Хәлаикъ эчрә [575] Хәлаикъ эчрә – халыклар эчендә, кешеләр арасында.
дан алдың,
Зөләйха урнына калдың, –
Фида җаным сәңа, җаный!
Читать дальше