Сүзем язылды күп төрле,
Тагы да әйтәем берне:
Кабул итәрмүсән серне? –
Фида җаным сәңа, җаный!
Килермүсән бәңа үзең?
Дәхи кашың, кара күзең,
Бал-шикәрдин датлы сүзең, –
Фида җаным сәңа, җаный!
[Әгәр кал]сам сәне алмай,
Ки куйныңа керә алмай,
Ботыңны ботыма салмай, –
Фида җаным сәңа, җаный!
[Сә]лам яздым сәнең артын,
Сәне сәүмәклекем сартын [576] Сартын – өчен, хакына.
;
Яңакларың кызыл алтын, –
Фида җаным сәңа, җаный!
Сәлам яздым каләм кашка,
Ки сәүмәкдә эшем башка,
Чыкармагыл серне фашка, –
Фида җаным сәңа, җаный!
[Әйа] җаным, ки бел халем,
Җана гыйшкъ утына җаным,
Тәнемдә калмады каным, –
Фида җаным сәңа, җаный!
Әйа җаным, нәчек итим,
Гыйшыкдин саргаеп бетдем,
Атаң-анаң бирә белмәс, –
Фида җаным сәңа, җаный!
Намаз артларындин, җаный,
Телимен Алладин сәни,
Кабул итсен ки сүземни, –
Фида җаным сәңа, җаный!
Әйа җаным, абыстаем,
Кызыл йөзең – тулан аем!
Сәнең өчен кышын-җәен
Фида җаным сәңа, җаный!
Языйм микән, җитәр микән,
Сәнең мәдхең [577] Мәдх (мәдех) – мактау, дан.
бетәр микән,
Күңелләрдин китәр микән? –
Фида җаным сәңа, җаный!
Хисабың, сагышың кайда?
Болай торуда ни файда,
Кауышыйк без шушы айда! –
Фида җаным сәңа, җаный!
[Күземне күзеңә] салсам,
Ходай язып сәне алсам,
Ки куйныңа керә калсам,
Фида җаным сәңа, җаный!
Кауышыйк инде бу айда,
Вакыт җиткән ки, җаный ла!
Ирадәң [578] Ирадә – теләк, ихтыяр, омтылыш.
әллә байларда? –
Фида җаным сәңа, җаный!
«Кечекдин сәүдем, и күңлем зыйасы…»
Кечекдин сәүдем, и күңлем зыйасы [579] Күңлем зыйасы – күңлем нуры, яктылыгы.
,
Йөрәгем-бәгърем, күзем тутыйасы.
Үзеңне күрмәен [580] Күрмәен – күрмичә.
күңелемне алган,
Көйдереп тә яндырып утка салган.
Морадым, мәкъсудым, күрер күзем сән,
Нәчә елдин бирле сүләр сүзем сән.
Нәчә елдин бирле җәһдеңдә әфгяр [581] Җәһдеңдә әфгяр – яныңда җәфаланучы.
,
Гамең берлә гъәриблыкда герифтар [582] Герифтар – дучар, тоткын, әсир.
.
Сәне нәчә сыйфат кыйлсам төгәнмәс,
Вәли [583] Вәли – вәләкин.
күрмәй кеше һәргиз ышанмас.
Ләбең – йакут, дешең энҗү дезелмеш,
Йөрәк-бәгърем сәнең өчен өзелмеш.
Гыйшыклыкдин берәүгә ут чакылса,
Гаҗәб улмаз җиһан утка якылса!
Гыйшык хәле мәризъдан [584] Мәризъ – чир, авыру.
каты, ачы,
Кочаклашып үбешмәкдер гыйляҗы [585] Гыйляҗы – дәвасы, даруы.
.
«Сезнең йортыңыза вардым…»
Сезнең йортыңыза вардым,
Сәнең сылулыгың күрдем,
«Бу нидәй кыз?» – диеп сордым,
Гаҗәб итдем сәңа, валлаһ [586] Валлаһ – валлаһи (Алла исеме белән ант итәм).
!
Ки төрдем мәктүбеңезгә,
Дәхи вардым өеңезгә,
Юлыкдым сән кызыл йөзгә,
Биһуш [587] Биһуш – һушсыз.
улдым күреп, валлаһ!
Нәзар кыйлдым сәңа нәгяһ [588] Нәгяһ – кинәт, көтелмәгәндә.
,
Була күр, туташым, әгяһ [589] Әгяһ булу – уяу булу, сак булу.
:
Гашыйк улдым дәхи сәңа,
Нәсыйб итсен сәне, валлаһ!
Гъәҗиб [590] Гъәҗиб – гаҗәеп, искитәрлек.
уенларың күрдем,
Ки хәйранә калып тордым,
Йөрәгемә гыйшык ордың,
Ки сәүдем шул заман, валлаһ!
Читек-башмакларың киеп,
Йөрисең, гүзәлем, биеп;
Эчем-тышым тора көеп
Күрү белән сәне, валлаһ!
Оялмадың үзең бәндин,
Бән алмадым күзем сәндин,
Чыка язып җаным тәндин,
Гашыйк улдым сәңа, валлаһ!
Сызылмыш кашларың җайдай [591] Җайдай – дөресе: йайдай (йай – җәя).
,
Йөзең нурлы тулан айдай,
Күрәнләр сәне хур сайдай [592] Сайдай – санады, исәпләде.
, –
Сылу кыйлды сәне, валлаһ!
Беләгең нечкә йәш талдай,
Сүзең датлы ирер балдай,
Гыйшыкың сабрыми алдай,
Кауыштырсын бези, валлаһ!
Ки исмең һәм фәлян булды,
Гыйшыкыңдин эчем тулды,
Ки белмимен ничек булды,
Күрүбән бер заман, валлаһ!
Ки сының дөлдөлә биңзәр [593] Биңзәр – охшаш, шикелле.
,
Йөрисең былбыла биңзәр,
Кәлямең тутыйа биңзәр [594] Кәлямең тутыйа биңзәр – сүзең (сөйләвең) тутый кошка охшар.
, –
Гомер вирсен сәңа, валлаһ!
Читать дальше