Татар халкы, бүтән халыкларның вәкилләре белән беррәттән, тәмугның җиде катын чиккән үз улларының берсе булган Ибраһим Салаховны һичкайчан онытмаслыгына, инде дә исеннән, хәтереннән җуйган шәттә, үзен ни көтәсен белгәненә барчабыз инаныйк әле. Бүген! Иртәгә соң булмагае…
Без мәгърур фәкыйрьләрне гүргә иңдергәннәр, бар дип тә санамыйча, кайберәүләрнең, үзләрен дөбердәтеп җирләнәселәрен белмәстән, безгә тәкәббер төстә карап торулары, шуның белән тантана кылулары ихтимал.
Юк, көтмәсеннәр әле!
Фанилык белән бакыйлык арасын инде син дә, Ибраһим ага, кичкәнсең икән, Ходайның барча калган адәми затларына берүк киләчәккә өмет багларга язсын.
Хуш, Ибраһим ага. Җәһәннәмнән җәннәткә сәфәр кылышлый безләрне дә онытмавыңа өмет кылып, ошбу дөньяның бер фәкыйре Әхәт Гаффар.
июль, 1998
Үзе азатның гына сүзе азат.
Мостай Кәрим
Кешелек яшәгәндә, аны Прометей образы һәрчак дулкынландырачак. Борынгы грекларның мифларына караганда, ул, имеш, кешелекне барлыкка китергән. Алай гына да түгел, ул кешелеккә мәңге сүнмәс ут биргән. Шуның белән бергә җирдә үзгәртеп кору рухы өргән зат.
…Җирдә ут ярала.
Шушы ут тәненә күкләрдәге
Илаһи ут җанын кушамын да
Кешеләргә бирәм. Ул
яктылык
Кемгә төшсә, шул үлемсез булыр.
…Әйе, мин хәл иттем, Зевс утын
Җирдәге ут белән кавыштырып,
Заманның асылын үзгәртергә.
Мостай Кәрим, Прометей турындагы мәңгелек темага алынып, бу идеянең революцион башлангычын шушы сүзләр белән ачып бирә. 2500 еллар элек Эсхил тарафыннан язылып, шуннан соң ничәмә-ничә буын язучылары дәвам иткән бу темага драматургның яңадан алынуын зур иҗат кыюлыгы дип карарга кирәк. Аның тагын бер (һәм бусы иң зурысы) кыюлыгы – теманы гаять заманча ачуында, Прометей образын һәм аның идеясен заманның, бүгенге көннең иң актуаль сәяси, социаль һәм әхлак проблемаларына аваздаш итеп ачуында.
СССР Дәүләт премиясе лауреаты Мостай Кәримнең «Ташлама утны, Прометей!» трагедиясе Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында заманчалыкка бик турылыклы төстә сәхнәләштерелгән. Бу спектакльнең идеясен һәм куелу формасын кыска гына итеп әйтергә кирәк булса, М. Горькийның «Минем өчен революционер… Прометей утын йөртүче» дигән сүзләрен искә төшерергә мөмкин. Театрның әлеге спектакль белән СССР халыклары драматургиясе һәм театр сәнгатенең III Бөтенроссия фестивалендә катнашуы да бик үзенчәлекле, бөтен асылы белән аңа ябышып тора.
Мостай Кәримнең иҗат куәсе бу әсәрендә яңа бер көч белән күренә, һәм бу иң элек аның әлеге трагедиясендәге идеянең, образларга салынган фикерләрнең, әйткәнебезчә, заман таләпләренә аваздаш булуында. Эсхил да шулай язган. Ә М. Кәрим бу темага үзенчә, яңача – диалектик якын килә. Бу нәрсә спектакльнең режиссёры – БАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Лек Вәлиевнең трагедияне сәхнәгә кую рәвешенә дә хас.
Спектакль үзенчәлекле булуы белән безнең сәхнәбезгә яңалык та алып килә бугай. Шунысы да бар: безнең татар тамашачысы моны кабул итәргә әзер. Бу сезонда гына Т. Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» комедиясе һәм М. Кәримнең бу трагедиясе нигезендә эшләнгән спектакльләр әнә шул яңача куелу рәвешләре белән үзенчәлекле. Димәк, театр – үсеш юлында. Ә «Ташлама утны, Прометей!» спектакле – бу юлда яңа бер үр.
Кешелекне һәрчак биләп алырлык һәм аны мәңгелек кызыксындырачак фикерләрне М. Кәрим образларга һәм тасвирлау чараларына оста сала. Зевс һәм Прометей образлары бәрелешендә золым белән яхшылык көрәшә. Бу – трагедиянең бер юнәлеше. Икенче бер сүз юнәлеше – һәм бусы драматург өчен трагедиядә иң төп, мөһим идея – Прометей белән Адәмшаһ, Прометей белән кешеләр багланышына салынган. Прометей белән Адәмшаһ арасындагы каршылыкка һәм көрәшкә дөньяны үзгәртеп коруга багышланган идеянең кешеләр тарафыннан ничек кабул ителүе турындагы фәлсәфә салына. Ә тормыш диалектикасы шуны күрсәтә: бу – гаять каршылыклы процесс. Кайчак иң рәхим-шәфкатьле идеяне дә кешеләр тарихи сәбәпләр аркасында соңлабрак кабул итүчән. Көрәшнең җиңеп чыгуындагы даһилык – шунда.
Гомумән, трагедиядә хәзерге тормышның төрле өлкәсенә кагылышлы бик күп фикер, проблема алынган, һәм алар сәнгатьчә югарылыкта чишелеш тапкан. Аның драматургия нигезе шуның белән үзенчәлекле һәм кызыклы. Бу исә режиссурага да, сәхнә бизәлешенә, актёрлар уенына да зур бурыч йөкли, шул ук вакытта зур мөмкинлекләр дә бирә. Режиссёр Лек Вәлиев, рәссам Әхәт Закиров, музыка эшләнешен башкарган Фуат Әбүбәкеров әлеге бурычны һәм мөмкинлекләрне драматургия материалына турылыклы, лаеклы үтәп чыккан. Сәхнәнең һәр карышы әсәр идеясен ачуга хезмәт итәрлек файдаланыла, һәрбер актёр диярлек образларның характерына, аңарга салынган фикергә туры китереп сайлап алынган.
Читать дальше