Мөхәммәт Мәһдиев
Әсәрләр. 10 том
XX йөз башы татар әдәбияты һәм публицистикасын яңа чыганаклар нигезендә өйрәнү мәсьәләләре
(Кереш) 1 1 Бу хезмәт Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасында эшләү дәверендә 1970–1973 елларда язылган. Шәхси архивтагы кулъязмада бары тик кереш һәм «ХХ йөз башы татар әдәбияты һәм публицистикасында псевдономастика мәсьәләләре» дигән бүлек сакланган (бу җыентыкка «ХХ йөз башы татар әдәбиятында псевдонимнар» дип кертелде). Кереш бүлеген аерым бирергә булдык, чөнки автор анда ХХ йөз башы әдәбиятын өйрәнүгә караган гомуми мәсьәләләр күтәрә. – Г. Х.
Һәрбер революция алдыннан материаль һәм рухи хәзерлек чоры була. Рухи хәзерлек дигән төшенчәгә гыйлемнең, революцион идеологиянең, әдәбият һәм сәнгатьнең, философиянең үсеше керә. Бөек Француз революциясе алдыннан шулай зур хәзерлек – «рухи мая туплау» чоры була. Франциянең иң яхшы язучылары «алда торган куәтле революцияне кабул итәргә» 2 2 К. Маркс и Ф. Энгельс об искусстве. В 2 т. – М., 1957. – Т. 1. – С. 378.
кешелекнең аңын хәзерлиләр. Рус совет әдәбияты белгече Д. Д. Благой нәкъ шул хәлне XIX йөз рус әдәбиятындагы реализмда да күрә, «Октябрь социалистик революциясенә рухи хәзерлектә, – ди ул, – рус әдәбиятындагы реализм ХVIII гасыр ахырындагы француз буржуаз революциясендә мәгърифәтчелек философиясе башкарган рольне уйнады» 3 3 В книге: Проблемы реализма в мировой литературе / Материалы дискуссии о реализме. – М., 1959. – С. 297.
.
Прогрессив әдәбият һәм революцион фикернең бердәмлеген XX йөз башы татар әдәбияты мисалында да күрәбез. Бу чор әдәбиятында демократ Г. Тукай, Г. Камал, Ф. Әмирханнар иҗаты большевик Х. Ямашев һәм революционер М. Вахитовның ялкынлы публицистикасы, күренекле марксист Г. Коләхметовның әдәби һәм журналистик эшчәнлегеннән аерылгысыз.
XX йөз башы татар демократик әдәбияты һәм публицистикасының бөтен барышы, эмоциональ көче, динамикасы бер генә нәрсәгә корылган: гаделсез җәмгыять кануннарын инкяр итү, хезмәт иясе массаларының интересын яклау, хезмәт кешесенең генә бәхетле тормышка хаклы икәнлеген раслау. Димәк, Октябрь революциясе алды елларындагы татар демократик әдәбиятының гомуми барышы самодержавиенең нигез ташларын какшатуга юнәлтелгән иде.
Сүз яңа революцион күтәрелеш елларында һәм Беренче бөтендөнья сугышы елларындагы әдәбият һәм публицистиканы яңа чыганаклар ярдәмендә тулыландырып өйрәнү турында барачак. […]
XX йөз башы татар әдәбияты филология фәнендә аз өйрәнелгән өлкәләрдән саналмый. Бу чор әдәбияты Октябрь революциясеннән соң һәрвакытта да галимнәрнең игътибар үзәгендә булып килгән. Егерменче-утызынчы елларда бу чорның классик мирасы зур активлык белән өйрәнелгән. Утызынчы еллардагы вульгар социологизмның зарарлы йогынтысы да XX йөз башы татар демократик әдәбиятының прогрессив традицияләрен имгәтә алмаган; шундый катлаулы әдәби атмосферада да марксистик-ленинчыл сәнгать теориясенә һәм партия документларына таянып, Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Дәрдемәнд һ. б. классикларның иҗатлары тикшерелә торган, әсәрләре басылган.
Ләкин 1905–1917 еллар татар әдәбиятын иң актив өйрәнү чоры моннан унбиш-уналты еллар элек башланды. Бу чорда вакытлыча онытылган әдипләрнең иҗаты кабат тикшеренү, өйрәнү объектына әйләнде. Соңгы елларда Г. Тукай, Ш. Камал кебек язучыларның академик басмалары дөнья күрде, Ф. Әмирхан, Г. Камал, Ш. Әхмәдиев, Г. Ибраһимов, К. Тинчурин, Ш. Мөхәммәдев, З. Һади, З. Бәшири, С. Рәмиев, Дәрдемәнд, Ш. Бабич, М. Укмасый, Г. Газиз, Д. Гобәйдиләрнең әсәрләре аерым китап булып басылып чыкты. Бу чор әдәбиятына кагылган аерым монографияләр дөнья күрде. Болар: «XX йөз башы татар әдәбияты», «Путь к зрелости» (профессор И. Нуруллин), «Татарская литература и публицистика начала XX века» (профессор М. Гайнуллин), «Тукай үткән юл» (филология фәннәре докторы Г. Халитов), «Галимҗан Ибраһимов» (рус һәм татар телләрендә – профессор М. Хәсәнов) кебек фундаменталь хезмәтләр.
Бу чор татар әдәбиятының барышы революцион хәрәкәт, иҗтимагый фикер үсеше белән аерылгысыз булганлыктан, тарих, философия галимнәренең хезмәтләрендә дә әдәби процесс тикшерелә. Тарих фәннәре докторы профессор Р. Нафиговның «Формирование и развитие передовой татарской общественно-политической мысли», «Мулланур Вахитов», философия фәннәре докторы профессор К. Фасеевның «Туганлык һәм дуслык көче», «На путях к интернационализму» исемле хезмәтләрендә, тарих фәннәре докторы Х. Хәсәновның татар журналисты большевик Х. Ямашевка багышланган хезмәтләрендә XX йөз башы татар әдәбияты һәм публицистикасына кагылышлы күп мәсьәләләр яктыртылган.
Читать дальше