Соңгы елларда псевдонимнар өйрәнүне гыйльми нигезгә салу буенча кайбер конкрет эшләр эшләнде. Университет китапханәсенең кулъязмалар бүлегенә татар язучыларының пседонимнарын ачкан кулъязмалар килеп керде. Ләкин бу әле беренче адым гына. Шуның өстенә бу мәгълүматлар билгеле бер гыйльми нигезгә салынмаганнар. Кайбер псевдонимнар өлкән әдип-журналистларның хәтерләве буенча гына ачылып, фәнни әйләнешкә кереп китәләр. Тукайның Сәгыйть Сүнчәләйгә язган хатларын «Сәгыйть» дигән сүзеннән чыгып кына Сәгыйть Рәмиевкә язылган дип аңлату әдәбият тарихында никадәр буталчыклык керткәне моңа мисал.
Мәгълүм булганча, гарәптән кереп татарларда кулланыш тапкан кеше исемнәре сан ягыннан әллә ни күбәя алмаган. Нәтиҗәдә бер үк исемнәр күп кабатланган. XX йөз башы татар әдәбиятында һәм матбугатында әнә шуңа күрә ун-унбиш исем астында бик күп язучы-журналист язган (Гафил бине Габдулла, Габдулла Тукай, Габдулла Харис, Габдулла Кариев; Ш. Камал, Г. Камал; Галимҗан Ибраһимов, Фәрит Ибраһимов; Харис Фәйзи, Мирхәйдәр Фәйзи, Фәйзи Вәлиев; Сәгыйть Сүнчәләй, Сәгыйть Рәмиев һ. б.). Хәтта исем-фамилияләре белән туры килгән әдипләр, журналистлар бар: Фатих Әмирхан беренче һәм икенче; Фатих Сәйфи-Казанлы һәм Фатих Сәйфи-учитель һ. б., һ. б.
Нәкъ шундый кабатлаулар псевдонимнар арасында да еш очрый. Моны «Габди» дигән псевдоним мисалында тикшереп карыйк. Габди – Галимҗан Ибраһимовның псевдонимы дигән караш фәндә ныклы урын алган. Ләкин «Габди» имзасы Г. Ибраһимов темасына, стиленә бөтенләй туры килми торган вак, әһәмиятсез мәкаләләр астында да очрый. Татар дөньясын тутырган Габдулла, Габдрахманнарның берсе үзенең мәкаләсенә шулай имза куя икән, бу бер дә гаҗәпләнерлек эш түгел. Шуңа күрә псевдонимнарның чын ияләрен ачканда зур саклык таләп ителә. Мәсәлән, «Вакыт» газетасында «Габди» псевдонимы белән берничә мәкалә басылган. Болар Г. Ибраһимовныкымы? Башка кешенекеме? Шул мәкаләләрнең берсендә Габдинең Ишми ишан доносы буенча төрмәгә эләккән кешеләрдән интервью алганлыгы әйтелә 16 16 Вакыт. – 1911. – № 872.
. Г. Ибраһимовның биографиясендә бу хәл булганмы, чагылыш тапканмы? Әгәр бу кеше Г. Ибраһимов түгел икән, «Габди» псевдонимы белән тагын кемнәр язган?
Күрәсең, псевдонимнарны ачканда хәтергә таянып кына эш итеп булмый. Аларны ачу – иҗади эш. Һәм, әлбәттә, һәрбер псевдонимны ачу тарихи фактларга нигезләнгән булырга тиеш. Түбәндә ХХ йөз башы татар әдәбиятында һәм публицистикасында очраган кайбер псевдонимнарны ачу ысуллары турында сүз барачак. Псевдонимнарны ачканда еш кына гарәп алфавитындагы хәреф исемнәре белән очрашырга туры килә. Мәсәлән, бер әдәбиятчы үзенең мәкаләләренең ахырына «Гайннун» дип имза куя. Нәрсә дигән сүз бу? Гайнуллинмы? Алфавитны хәтерлик: «гайн» гарәп алфавитында («гади» дигәндәге) «г» хәрефенең, «нун» исә «н» хәрефенең әйтелеше. Димәк, автор бу очракта үзенең инициалларын гына куйган: «Г. Н.». Ә «Г. Н.» үзе кем? Бу кадәресен ачу инде икенче мәсьәлә. «Җим Әлиф» дигән псевдоним белән дә шул ук хәл. Моның нигезендә «Җ. А.» дигән инициал алынган. Димәк, болар икеләтә авырлаштырып яшерелгән фамилияләр булалар.
Ләкин псевдонимнарның бик нык катлауландырганнары очрый. «Йолдыз» газетасында, мәсәлән, «Йыгъбд» яки «Ягъбд» дигән псевдоним еш күренә. Моны ничек укырга? Ихтимал, монда инде кабул ителгән, укучылар массасы өчен ачылган псевдонимны тагы да ныграк яшергәннәрдер? «Габди»нең бер варианты түгелме бу? Әллә «Гыйбди»нең катлаулы бер формасымы? Гарәп шрифты белән язганда «Габди», «Гыйбди» сүзләрендә бер үк тартыклар кулланыла.
Псевдоним шулай шиккә калдырган очракларда стиль һәм тема ягыннан ачу мөмкинлеге кала. Мәсәлән, мәктәп-мәдрәсә темасына язган кайбер мәкаләләрнең яки бик гади информациянең астына «Габди» дип имза куелган. Сорау туа: Г. Ибраһимов мәктәп-мәдрәсә мәсьәләләрен күтәргәнме? Күтәргән. Бу органда Г. Ибраһимов мәкаләләр бастырганмы? Бастырган. Димәк, тема, псевдоним, файдаланган матбугат органы барысы да Г. Ибраһимовка туры киләләр. Ләкин тикшеренүче филолог шикләнә. Чөнки, тема бер булса да, мәкаләнең стиле шикләндерә. Филолог өчен мәгълүм: Г. Ибраһимовның тыныч кан белән, салмак стильдә язган мәкаләсен очратуы кыен. Публицистикасында һәм тәнкыйть мәкаләләрендә ул гаҗәп югары, чакыручан, һөҗүмчән стильдә яза, үзе дөреслегенә инанган фикерне ул логика көче белән, куәтле сүзләр белән укучыга җиткерә. «Һәр милләтнең һәр эше – мөхәррире, шагыйре, мөдәррисе, мәдрәсәсе, мәктәбе – бары да әхваль мәдәнияте илә мөтәнасиб була. Без башка һәрнәрсәне инкяр итә алырбыз, «Хөсәения»гә башка булган һәрбер мәдрәсәнең берничә фидаи затларның тырышлыгы белән генә барганлыгын инкяр итү – сукырлык булыр.
Читать дальше