Кайда дәүләтебез? Кайда хәзинәбез? Кайда вәкыфларымыз? Кайда мәдрәсәләрнең мадди ягын тәэмин итә торган җәмгыятемез? Кайда мөгаллимнәргә чын мөгаллим булып чыгарга хәзерлек бирәчәк җиремез?» 17 17 Йолдыз. – 1913. – № 967.
Менә бу – Г. Ибраһимов стиле, һәм мәкаләнең ахырына таба эчтәлекнең эмоциональ куәте арта бару – Г. Ибраһимов мәкаләләрендәге төп сыйфат. Псевдонимнарны ачканда мондый үзенчәлек белән исәпләшү, әлбәттә, ярдәм итә. Кайбер очракларда аерым мәкаләләрдә кулланылган лексик фонд та авторның кемлегенә ишарә ясый. «Хәзер шундый заман килде ки, дөньядагы бөтен милләтләр, хәтта бер-берсенә дошман булган кавемнәр, бәйле бер-берсен танырга, бер-берсенә дуслашырга тырышалар. Мисал: немецлар илә инглизләр һәр ел берничәшәр балаларын алмаштырып торалар (укыталар. – М. М.). Бу – Ф. Кәрими мәкаләсе, салмак, үгет-нәсыйхәтле, вәгазьле тон. Хәзер шул ук елларда язылган башка мәкаләләрне алып карыйк: «Европаның мәдәният кадиме мәркәзе булган Юнанда һәм Румда…» Яки: «Ләкин дөньяда иң аз дәвам иткән нәрсә сәгадәт диләр. Шагыйрь алдында ачылган шул киң, якты күкне карап туя да алмады – анда куе кара болыт чыгып, күк күкрәде, яшен яшьнәде, күз ачып йомганчы шагыйрь үзен арестант киемендә Петербург юлында күрде». Менә болар – образлы, тирән мәгънәле, көчле эмоцияле куәтле сүзләр – шулай ук Г. Ибраһимовныкы.
Аерым бер газета яки журналдагы кайбер псевдонимнарны башка чыганаклардан эзләп ачарга мөмкин. Мәсәлән, «Йолдыз»да «Хәерби» псевдонимы белән басылган мәкаләләр, фельетоннар бик күп. «Йолдыз» моны үзе ачмый. Бәлки, «Хәерби»не башка газеталар телгә аладыр? «Кояш»ны актарабыз. «Йолдыз» мөхәррире Хәерби әфәндене кем генә белми торгандыр инде», – дип яза Ф. Әмирхан үзенең бер фельетонында 18 18 Кояш. – 1914. – № 380.
. «Йолдыз»ның мөхәррире Һади Максуди икәнлеге ул чордагы газета укучыларга мәгълүм. Псевдоним, димәк, бу юлы башка матбугат органы аркылы, башка чыганактан алынды. Рус газеталарында татар әдәбияты, татарлар турында мәкаләләр бастырган бер кеше үзенең имзасын «Татарин» дип куеп килгән. Әдәбият дөньясын шактый буталчык фикерләр белән тутырган бу кешенең кем икәнлеген, мәсәлән, бер төркем мөселманнар 1911 елда рус матбугатында ачалар 19 19 Речь. – 1911. – № 353.
. Ул – мәгълүм авантюрист, провокатор Хаҗи Тәлашиның псевдонимы. Шунда ук аның тагын дүрт-биш псевдонимын атыйлар.
Псевдонимнарны башка чыганаклар буенча тикшереп карау кайвакытта бөтенләй көтелмәгән нәтиҗәләр бирә. «Сәгъды Ваккас» – Сүнчәләй псевдонимы дигәнгә без инде ияләнеп беткәнбез. Моңа шикләнерлек урын да юк кебек. 1919 елда шагыйрьнең бер җыентыгы Ваккас Сүнчәләй исеме белән чыга. Аннан соң С. Сүнчәләйнең Пермь губернасы, Уса өязендә укытучы булып эшләгәне мәгълүм. «Йолдыз»ның бер санында «Пермь губернасында инородецлар» дигән мәкалә бар 20 20 Йолдыз. – 1911. – № 742.
. Имзасы – Сәгъды Ваккас. Шулай итеп, бу псевдоним С. Сүнчәләйнеке булган дип уйларга тулы нигезебез бар. Ләкин «Мусульманская газета»да татар әдәбиятына багышланган бер мәкаләгә күз салыйк. Авторы – Ваккас. Анда татар әдәбиятының шул чорына күзәтү ясала. Автор Тукайдан соң күренекле шагыйрьләр калмавына ачынып яза. Бу кадәресен әле С. Сүнчәләй дә язарга мөмкин. Ләкин алга таба автор С. Сүнчәләй иҗатына туктала һәм шагыйрь буларак аның турында әлегә фикер әйтергә иртә дигән нәтиҗә чыгара 21 21 Мусульманская газета. – 1914. – № 89.
. Үз шәхесең турында чит исем астында язу әдәбият дөньясы өчен сәеррәк хәл бит. Димәк, Ваккас – башка кешенең псевдонимы. Менә тагын бер мисал. «Йолдыз»ның 1911 елгы бер санында мондый белдерү укыйбыз: «Ошбуның 4 нче рамазан шәрифтә, 15 августта әткәмез… дарелфәнадан дарелбәкага рихләт әйләде». Имзасы – Сәгъды Ваккас Әүхәди угылы. Чар өязе Яңа Шашы авылыннан.
Хәлбуки С. Сүнчәләйнең Чар өязе Яңа Шашы авылына бернинди мөнәсәбәте юк. Ул анда тумаган, анда яшәмәгән. Тукайның «Сәгъды Ваккас әфәндегә» исемле мәкаләсе С. Сүнчәләйгә адресланган дигән фикер дә шикле. Мәгълүм булганча, Г. Тукай белән С. Сүнчәләй арасындагы дуслык 1911 елның көзендә башлана. Бу турыда С. Сүнчәләй үзе әйтә 22 22 Тукай турында замандашлары. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1960. – 128 б.
. Тукай аңа уникеләп хат җибәргән. Арадан берсендә Тукай аңа болай дип яза: «Сине мин һәр тугрыда садәдил кеше таптым» (1911, 15 ноябрь). С. Сүнчәләйнең истәлекләренә кайтыйк: «Ул көзне мин (1911 елның көзе. – М. М.) Казанда күп тора алмадым. Әмма Тукайның фәкыйрь генә, күңелле генә бүлмәсендә үткәргән күңелле, рәхәт, сабыр сәгатьләрне, кичләрне, төннәрне гомеремә онытмам. Чөнки Тукай белән без әллә ничек килешә идек. Күп кеше белән таныша алмаган Тукай белән без иптәш идек. Күп вакытларны икәү генә үткәрә идек» 23 23 Шунда ук. – 129 б.
. «Сәгъды Ваккас әфәндегә» исемле фельетонында, мәгълүм булганча, Тукай әлеге авторны шактый кыен хәлгә куя, аның «такылдамак белән мәүзүн сүз сөйләмәк»не аера алмавыннан көлә. «Сәгъды Ваккас әфәндегә» исемле фельетонга исә «1911, 18 ноябрь» датасы куелган. Ягъни ике шагыйрь арасындагы дуслыкның – эч сереңне чишеп сөйләшүләр, самими-җылы хат язышулар, төннәр буе утырып сөйләшүләр белән бер вакытта бу. Шулай итеп, «Сәгъды Ваккас»ның С. Сүнчәләй генә икәнлегенә шик туа. Бу псевдоним белән XX йөз башы татар матбугатында берничә кеше язган булырга тиеш.
Читать дальше