Мөхәммәт Мәһдиев - Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10

Здесь есть возможность читать онлайн «Мөхәммәт Мәһдиев - Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: foreign_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиев «Әсәрләр»енең бу томына әдәбият белеме, халык авыз иҗаты буенча аналитик мәкаләләр, халык авыз иҗаты үрнәкләре, әдипнең шәхси архивыннан материаллар, М. Мәһдиев хезмәтләренең библиографиясе, язучы турында әдәбият урын алды.

Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Куелган һәм тикшерелә торган мәсьәләләре буенча бу хезмәт әдәбият галимнәре М. Гайнуллин, И. Нуруллин, Г. Халит, М. Хәсәнов, тарихчы Р. Нафигов, философ К. Фасеевларның алда телгә алынган хезмәтләрендәге кайбер бүлекләре белән органик рәвештә бәйләнгән.

Август, 1973

ХХ йөз башы татар әдәбиятында псевдонимнар 6 6 Мәкалә «Казан утлары» журналында (1973. – № 12. – 175–182 б.) кыскартылып басылган. Биредә ул шәхси архивта сакланган кулъязма буенча бераз тулыландырылды. – Г. Х.

ХХ йөз башы татар әдәбиятында моңарчы махсус өйрәнелмәгән өлкәләрнең берсе – псевдонимнар мәсьәләсе. Мәгълүм булганча, Бишенче ел революциясе тәэсирендә төрле төбәкләрдә бик күп санда газета-журналлар ачылган. Берьюлы күпләп дөньяга килгән матбугат органнарына татар укымышлыларының, бигрәк тә мәдрәсә хәлфәләренең, шәкертләренең меңләгән армиясеннән әдәби әсәрләр яуган. Әдәбият теориясенең эшләнмәгән, журналистикада мәгълүм бер кануннарның урнашмаган булуы аркасында әдәбият-матбугат битләрендә бүгенге көндә ачыклавы читен булган кайбер мәсьәләләр калган. Арадан берсе – газета-журналларда зур-зур гына әдәби тәнкыйть мәкаләләренең еш кына имзасыз басылган булуы. Кайбер матбугат органнарында еллар буе инициалдан (бер-ике хәрефтән) торган псевдоним белән мәкаләләр бастырып килгән авторлар бар. Казан, Оренбург нәшриятларында бу чорда авторлары күрсәтелмәгән әллә никадәр әдәби әсәрләр аерым китап булып чыккан. Кыскасы, аерым әсәрләрнең авторларын табу, күп кенә псевдонимнарны ачу, ә кайбер «ачылган» псевдонимнарга төзәтмәләр кертү әдәбият галимнәренең алдагы бурычы булып кала.

Псевдонимнар турындагы фәнне рус совет галимнәре исемнәр турындагы фән – ономастика белән рәттән куеп псевдономастика (уйлап чыгарылган яки ялган исемнәр турындагы фән) дип атыйлар 7 7 Дмитриев В. Г. Скрывшие своё имя. – М.: Наука, 1970. – С. 6. . Псевдономастика теләсә кайсы телдәге әдәбиятның мөһим бер тармагы булып исәпләнә. Псевдонимнарны өйрәнү дөнья әдәбиятында бик күптәннән – ХVII гасырдан ук башланган. 1674 елда немец юристы Винцент Плакций латыйн телендә авторы күрсәтелмичә яки псевдоним белән бастырылган әсәрләрнең исемлеген төзи. Совет галиме В. Дмитриев бу өлкәдә беренче хезмәт итеп 1690 елда Парижда чыккан Адриен Байе китабын күрсәтә. Соңрак бу мәсьәлә белән кызыксынучы илләр арта. Наполеон I нең китапханәчесе А. Барбье 1806–1809 елларда дүрттомлык бер сүзлек бастыра. Бу сүзлеккә француз телендә псевдоним белән чыккан әсәрләрнең исемлеге тупланган. Казан галиме П. Васильев псевдонимнар буенча зур чыганак итеп 1867 елда Лейпцигта басылган Эмиль Веллер сүзлеген күрсәтә 8 8 Index pseudonymorum, von Emil Veller. – Leipzig, 1867. . Хәзерге заман инглиз псевдонимнары сүзлегенә – 60 мең, немецча псевдонимнар сүзлегенә – 83 мең, датчаннарныкына 10 мең уйлап чыгарылган фамилия тупланган 9 9 Дмитриев В. Г. Указ. соч. – С. 7. .

Рус псевдономастика фәненең традицияләре шулай ук бик бай. Псевдонимнар белән чыккан әсәрләрне барлау, аларның сүзлеген төзү өлкәсендә ХIХ гасыр галимнәре Г. Н. Геннади, Н. Н. Голицин, В. С. Карцов, М. Н. Мазаевлар актив эшлиләр. Бу эш Казан галимнәре арасында да башланган булган. 1868 елда Казанда «П. Библиограф» псевдонимы белән «Показатель псевдонимов» дигән бер китап басылып чыга. Автор псевдонимнар белешмәлегенең кирәклеген Көнбатыш Европа тәҗрибәсенә таянып дәлилли. Бу китапка, ди ул, мин бары тик инде ачылган, әдәбият өчен дә, җәмәгатьчелек өчен дә сер булмаган псевдонимнарны гына тупладым. «Шулай булмаганда, мондый исемлекне бастырып чыгарырга минем хакым да булмас иде, чөнки авторының рөхсәтеннән башка мәгълүм псевдонимны ачу бер дә мактаулы эш түгел һәм бер әдәбиятта да кабул ителмәгән күренеш». Авторның төзегән исемлеге зур түгел. Ләкин автор үзе кем соң? Псевдонимнар турындагы китап псевдоним астында чыга. Моны ачыкларга безгә китапның автографы ярдәм итә. Аның титул битендә мондый сүзләр бар: «Осип Фёдорович Готвальд җәнапларына ихлас күңелдән ихтирам билгесе итеп бу китапны төзүче П. Васильевтан». Китап шулай итеп, Готвальд фонды белән университет китапханәсенә килеп керә. Ахырдан бу фондның каталогын төзегән профессор Н. Ф. Катанов «Показатель псевдонимов» дигән китапның авторы П. Васильев дип күрсәткән. П. Васильевның бу китабы ахырдан берничә басма күргән. Ләкин псевдономастика фәненә чын гыйльми нигезгә корылган җирлекне – 80 меңнән артык псевдоним туплаган сүзлекне – совет библиографы И. Ф. Масанов хәзерли. Күренекле галим бу өлкәдә кырык ел чамасы эшли, аның сүзлекләре өч тапкыр басыла. Соңгы басмасы дүрттомлык булып 1956–1960 елларда дөнья күрә 10 10 Масанов И. Ф. Словарь псевдонимов русских писателей, учёных и общественных деятелей. – Т. 1–4. – М., 1956–1960. .

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10»

Обсуждение, отзывы о книге «Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x