Мөхәммәт Мәһдиев - Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10

Здесь есть возможность читать онлайн «Мөхәммәт Мәһдиев - Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: foreign_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиев «Әсәрләр»енең бу томына әдәбият белеме, халык авыз иҗаты буенча аналитик мәкаләләр, халык авыз иҗаты үрнәкләре, әдипнең шәхси архивыннан материаллар, М. Мәһдиев хезмәтләренең библиографиясе, язучы турында әдәбият урын алды.

Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Тарихчы галимнәрнең тикшеренүләре әдәбият теоретикларының эшенә уңай йогынты ясый: тарихи хезмәтләр һәрвакытта да яңа табылган архив чыганакларына нигезләнгән булалар. Татар әдәбиятының барышына кагылышлы документлар архив шүрлекләрендә үзләренең тикшеренүчеләрен көтеп яталар әле. Моның шулай икәнлеге Г. Ибраһимов иҗатын тикшерүче М. Хәсәнов хезмәтләрендә, Г. Мөхәммәдова мәкаләләрендә күренеп тора: алар әледән-әле Г. Ибраһимовның иҗатына, биографиясенә кагылышлы кыйммәтле документлар табып торалар.

Димәк, архив чыганаклары белән баетып, әдәбият тарихын тагы да тирәннәнрәк өйрәнү филология фәненең кичектергесез бурычы булып кала.

ХХ йөз башы татар әдәбиятын өйрәнгәндә моңарчы татар вакытлы матбугатындагы материаллар тиешенчә файдаланылмады. Хәлбуки татар вакытлы матбугатында әдәби процессның бөтен тармаклары буенча (әдәби әсәрләр, рецензияләр, әдәби полемика, информация, язучының биографиясенә кагылышлы хәлләр һ. б.) иксез-чиксез материал бирелгән. Шуның өстенә вакытлы матбугаттагы бу материаллар бик күп очракларда архив документлары белән туры киләләр – берсен берсе тутырышалар. Киресенчә дә була: матбугаттагы информацияне архив документы яки соңгысын матбугат информациясе юкка чыгара. Әдәбиятчы галимнең бурычы исә чыганакларга критик анализ ясауга, аларның асылын, мәгънәсен, дөреслеген, фактик кыйммәтен билгеләүгә кайтып кала. Әдәбиятка кагылышлы чыганаклар да, нәкъ тарихи чыганаклар кебек, билгеле бер иҗтимагый мохитнең продукты буларак каралырга тиеш. Бу документлар да – матбугаттамы ул яки архивтамы – бер-берсе белән бәйлелектә, үзара буйсындырылган хәлдә, бөтен бер комплекс буларак, синтетик өйрәнелергә тиеш. Югыйсә ХХ йөз башы татар әдәбиятын өйрәнү өлкәсендә безнең фәндә эшлисе эшләр әлегә күп кенә: бездә әле бу чор әдәбияты, нигездә, бары тик классиклар иҗаты буенча гына өйрәнелә. Әдәбият-публицистикада катнашкан башка йөзләрчә каләм әһелләренең әдәби процесска керткән хезмәтләре өйрәнелми, телгә алынмый. Рус совет галимнәре исә соңгы елларда XX йөз башы әдәбиятын тикшерүдә бу алымнан котылдылар. Алар Л. Н. Толстой, А. М. Горький, А. П. Чехов, А. И. Куприн, И. А. Бунин, А. А. Блок кебек әдипләр янына дистәләрчә башка язучыларның иҗатын куйдылар һәм, бердәм әдәби процесс буларак, комплекслы тикшерә башладылар (мәсәлән, «Судьбы русского реализма начала XX века». АН СССР. – Л., 1972; «Русская литература XX века: дооктябрьский период» / А. А. Волков. – М., 1970 һ. б. хезмәтләр). Әйтергә кирәк, моның матур үрнәкләре совет чорына караган татар әдәбияты фәнендә дә бар. Профессор Х. Госманның «Бөек Октябрь революциясе һәм Гражданнар сугышы чорында татар поэзиясе» дигән монографиясендә өйрәнелә торган чорның әдәби барышына аз гына файдалы өлеш керткән шагыйрьләрнең дә иҗаты комплекста тикшерелгән. Әлбәттә, әдәби ташкынны әдәби тормыштагы зур елгалар гына тудыра, ләкин бер генә зур елга да кушылдыксыз булмый, ул шулар белән көчле. Әдәби процесста әгәр Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Г. Камаллар алгы линиядә барганнар икән, димәк, алар артыннан баручы икенче, өченче сафлар да булган. Безнең фәндә әнә шул икенче, өченче сафлар тиешенчә барланмаган, өйрәнелмәгән. Классикларны бастырып чыгарганда да документлар белән эш итү тиешле дәрәҗәгә куелмаган: «академик басма» исемендәге хезмәтләр чын мәгънәсендә академик түгел, аларның фәнни аппаратлары – фактик хаталар белән, текстлар үзгәртүләр, гаделсез кыскартулар белән тулы. Кайбер язучыларга алар үзләре язмаган әсәрләр (бигрәк тә бу язучы эшләгән матбугат органының баш мәкаләсе, имзасыз басылган фельетоны һ. б.) «тагылган». Әдәби чыганаклар белән эш итү исә һәр документның килеп чыгу тарихын – авторын, язылу вакытын, язылу сәбәпләрен, текстның чынлыгын, текстның беренче вариантын, псевдонимны ачу кебек төгәллекләрне таләп итә. ХХ йөз башы татар әдәбиятында моңа кадәр без өйрәнмәгән, авторлары ачылмаган йөзләгән хикәя, повесть, романнар бар. Ул чорның дистәләгән газета-журналларында әдәби әсәрләр авторы буларак әлегә ачылмаган берничә йөз псевдоним бар. Аерым кулларда әлегә кадәр гыйльми оешмаларга тапшырылмаган искиткеч кыйммәтле документлар, язучыларның хатлары бар. Боларны ачмый, тупламый, тикшерми торып, әлбәттә, әдәбият тарихы тирәнтен өйрәнелгән дип әйтергә хакыбыз юк.

ХIХ гасырның немец публицисты, сатирик-тәнкыйтьче Г. Лихтенберг болай дигән: «Аерым күренешләр турында кыю рәвештә язар өчен аларны бераз гына булса да белү зарури». Әдәби фактлар белән эшләүдә таләп ителә торган төгәллек һәрвакыт көн тәртибендә тора. Филолог Я. Гордин әдәбият тарихындагы төгәлсезлекләрне ике төрлегә бүлеп карый: фактның ялгыш булуы һәм фикер ялгышлыгы. Шуның өстенә болар да характерлары буенча икегә бүленәләр: фәнгә авыр зарар салучы төгәлсезлекләр һәм «гөнаһсыз» ялгышулар. Әлбәттә, боларның барысы да җавапсызлык нәтиҗәсе. Әйтик, язучы М. Галәү үзенең истәлекләрендә Тукайның «Катиле нәфескә» шигыре журналист И. Бикчуринның үзен үзе үтерү уңае белән язылган дип раслый икән, бу – гөнаһсыз ялгышу. Аны хәтере адаштырган. Ләкин инде шушы истәлек журналда, әдәби җыентыкларда басылып еллар буе буталып йөри икән, бу – әдәбият галимнәренең фактлар белән эш итүдә җавапсызлыгын күрсәтә. Югыйсә И. Бикчуринның үлеме турында газеталарда унлаган мәкаләләр, некрологлар бар. Әйтик, Тукайның «Тәмсил» шигыренә аңлатма биргәндә «1912 елгы Италия-Төркия сугышы уңае белән язылган» дип, хронологик хата җибәргәннәр икән (сугыш 1911 елда була, 1904–1914 еллар эчендә вакыйгалар шулкадәр тыгыз ки, монда бер вакыйганы бер елга урыныннан күчерү зур хаталарга китереп чыгарыр иде), бу әле әдәбият галимнәренең тарихи фактка җавапсыз караулары; ләкин инде «Йолдыз», «Вакыт» кебек газеталар пантюркизмга хезмәт иттеләр дип тамга сугыла икән, монысы – авыр нәтиҗәле фальсификация. Моны әйтү өчен бу газеталардагы Г. Тукай, Г. Камал, Г. Ибраһимов, Ш. Камалларның демократик әсәрләрен, бу газеталарда бөек рус культурасына симпатия тәрбияләнгәнлекне сызып ташларга кирәк. Я. Гордин болай ди: фактлар белән эш итүдә төгәллек, бу, димәк, аерым шәхесләргә бирелә торган характеристикада төгәллек дигән сүз. Шулардан теоретик фикер төгәллеге туа. Боларга ирешү үз предметыңа ихтирам белән карау дигән сүз. Төгәллек исә күп нәрсәләрдән хәбәрдар булуның нәтиҗәсе 4 4 Гордин Я. О пользе точности // Вопросы литературы. – 1973. – № 3. – С. 237–251. .

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10»

Обсуждение, отзывы о книге «Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x