Мөхәммәт Мәһдиев - Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10

Здесь есть возможность читать онлайн «Мөхәммәт Мәһдиев - Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: foreign_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиев «Әсәрләр»енең бу томына әдәбият белеме, халык авыз иҗаты буенча аналитик мәкаләләр, халык авыз иҗаты үрнәкләре, әдипнең шәхси архивыннан материаллар, М. Мәһдиев хезмәтләренең библиографиясе, язучы турында әдәбият урын алды.

Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Әдәбият тарихын язганда белешмәлекләр белән эш итү сорала. Белешмә әдәбият белән эш итә белү – әдәби культураның дәрәҗәсен күрсәтә. Бу хезмәтне язган вакытта берничә төрле белешмә, мемуар әдәбият нигез итеп алынды. Кызганычка каршы, безнең филологиядә белешмә әдәбият бармак белән генә санарлык. Болар: И. Рәминең «Татар вакытлы матбугаты» дигән альбомы, аның ук «Татарча басма сүз» дигән китабы, З. Бәширинең «Замандашларым белән очрашулар» дигән мемуары, Г. Тукай, Г. Ибраһимов турында истәлекләр җыентыклары, «Татар поэзиясе антологиясе» һәм «Татар язучылары» дигән биобиблиографик белешмәлек. Боларның күбесе төгәлсезлекләрдән азат түгел.

Кыскасы, әдәбиятчыларга теориянең материаль базасын ныгыту буенча шактый эшлисе бар әле. Бу хезмәт татар либераль-буржуаз матбугатындагы, Татарстан Үзәк дәүләт архивындагы, ХХ йөз башы рус вакытлы матбугатындагы яңа чыганакларга таянып язылды. Аерым бүлекләрдә рус һәм татар әдипләре арасындагы әдәби-публицистик багланышлар, татар әдәбияты һәм публицистикасының гражданлык мотивлары белән баюы, татар әдәбияты һәм публицистикасында милләтләр дуслыгы идеясе мәсьәләләре каралды. Яңа революцион күтәрелеш һәм Беренче бөтендөнья сугышы елларындагы татар демократик әдәбияты һәм публицистикасы татар хезмәт ияләре өчен рухи хәзерлек мәктәбе булганлыгы исбат итәргә тырышылды. Шул мәсьәләләр барлыгы биш бүлекчәдә бирелде. Төп мәсьәләләрне тикшерүгә керешкәнче баштагы ике бүлектә әдәби чыганаклардагы псевдонимнар белән, һәм шул чорның либераль-буржуаз матбугаттагы әдәби чыганаклар белән эш итү методикасы бирелде. Либераль-буржуаз матбугаттан әдәби чыганаклар итеп, нигездә, түбәндәге матбугат органнары алынды: «Аң» журналы, Казанда, редакторы һәм нашире – Әхмәтгәрәй Хәсәни; «Шура» журналы, Оренбургта, наширләре – Рәмиевләр, редакторы – Р. Фәхретдинов; «Йолдыз» газетасы, Казанда, нашире һәм редакторы – Әхмәтһади Максуди; «Вакыт» газетасы, Оренбургта, наширләре – Рәмиевләр, редакторы – Ф. Кәрими; «Идел» газетасы, Әстерханда, редакторы һәм соңыннан нашире – Г. Гомәрев; «Кояш» газетасы, Казанда, редакторы һәм соңыннан нашире дә – З. Садретдинов.

Хезмәтнең нигезенә нәкъ менә шул газета-журналлардагы чыганакларны алуның берничә сәбәбе бар. Беренчедән, бу матбугат органнары – шул чордагы башка газета-журналлар арасында иң системалы, стабиль органнар; икенчедән, бу газета-журнал битләрен татар демократ әдипләренең иң танылганнары әдәби процессны үстерү, алга җибәрүдә актив файдаланганнар; өченчедән, бу органнарның редакция, редколлегия составларында шул заманның иң күренекле әдипләре эшләгән. Әдәби атмосфера, нигездә, шул югарыда саналган редакцияләрдә, шул органнарның битләрендә тудырылган. Башка матбугат органнары да әдәби процессны алга җибәрүгә өлеш керткәннәр, ләкин аларның әдәби процесста үзләренә генә хас юлларын аерып алу кыен 5 5 Бу хезмәттә «Ялт-йолт» журналы тикшерелми. Профессор Р. Нафиговның алда телгә алынган хезмәтендә, филология фәннәре кандидаты Р. Ганиеваның «Сатирическое творчество Тукая» дигән монографиясендә «Ялт-йолт» журналының эчтәлеге, әдәби процесста тоткан роле күпьяклап тикшерелгән. Боларга нәрсә дә булса өстәп әйтүе кыен. – М. М. .

Хезмәтнең хронологик рамкасы – 1910–1917 еллар. Ләкин кайбер очракларда тарихка таба эчкәрәк тә керелде. Бу чыгарма бигрәк тә либераль матбугат битләрендә демократ язучыларның самодержавиене тәнкыйть итү традицияләрен тикшергәндә («Бәянелхак» мисалында) һәм татар публицистикасының сәнгать мәсьәләләрен күтәрү тарихына кагылышлы материаллар да чагылыш тапты. Ләкин һәр ике очракта болар тарихи экскурс формасында гына бирелде.

Әдәби процесска кагылышлы һәрбер күренеш иҗтимагый-әдәби процесстагы прогрессив һәм реакцион лагерь вәкилләренең бу күренешкә мөнәсәбәтен чагыштырып тикшерелде. Чөнки чыганакларны бер генә яклап тикшерү, бер генә яклап бәяләү авторны фактлар әсирлегендә калдыру куркынычын тудыра…

Авторның бу хезмәтенең аерым фрагментлары кайбер матбугат органнарында 1964 елдан бирле басылып килде. Болар профессор М. Гайнуллинның «Татарская литература и публицистика начала XX века» дигән хезмәтенә рецензия (соавтор белән), аның «Дуслык көче» дигән гыйльми җыентыгына сүз башы, «Профессор М. Гайнуллин һәм татар филологиясе» дигән мәкалә, профессор И. Нуруллинның «XX йөз башы татар әдәбияты» һәм «Путь к зрелости» дигән хезмәтләренә рецензияләр; филология фәннәре докторы Х. Ярминең «Татар халкының поэтик иҗаты» дигән хезмәтенә, С. Кудашның «Яшьлек эзләре буйлап» дигән әдәби-тарихи мемуар хезмәтенә рецензия; «Солтан Рахманколыйның иҗат портреты», «Буби мәдрәсәсе», «Габдрахман Сәгъди», «Татар педагогикасында Рахманкуловлар», «Таип Яхин» исемендәге мәкаләләр; Г. Шәрәф, К. Тинчурин, Ш. Әхмәдиев, Г. Коләхметов турында рус һәм татар матбугатындагы мәкаләләр; урта мәктәпнең VII–VIII класслары өчен булган дәреслекләрдә Г. Тукай, Ш. Камал, Г. Камал, М. Гафури, К. Тинчурин турындагы бүлекләр; «Татар әдәбиятында псевдономастика мәсьәләләре» дигән мәкалә һ. б., һ. б.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10»

Обсуждение, отзывы о книге «Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x