Мөхәммәт Мәһдиев - Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10

Здесь есть возможность читать онлайн «Мөхәммәт Мәһдиев - Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: foreign_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиев «Әсәрләр»енең бу томына әдәбият белеме, халык авыз иҗаты буенча аналитик мәкаләләр, халык авыз иҗаты үрнәкләре, әдипнең шәхси архивыннан материаллар, М. Мәһдиев хезмәтләренең библиографиясе, язучы турында әдәбият урын алды.

Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Псевдонимнар сүзлеге әле псевдономастика фәненә җирлек кенә. Бер генә сүзлек тә псевдонимнарның килеп чыгу сәбәпләрен, аларның мәгънәви үзенчәлекләрен, ачу юлларын аңлатып бирми. Совет галиме В. Дмитриевның тикшеренүләрендә исә әнә нәкъ шул мәсьәлә – атрибуция (псевдонимнарны ачу, аноним әсәрләрнең авторларын билгеләү) мәсьәләсе карала. Псевдонимнарны язучының үзе исән вакытта аның рөхсәтеннән башка ачу әдәби этика кагыйдәләренә сыймаганлыктан, В. Дмитриев үзенең фәнни хезмәтенә нигез итеп элек ачылган псевдонимнарны ала һәм шулар мисалында атрибуция кагыйдәләренең кайберләренә өйрәтә.

Псевдономастика – татар филологиясендә әлегә тиешенчә өйрәнелмәгән фән. Шулай да алтмышынчы еллардан башлап псевдонимнарны өйрәнү өлкәсендә бераз җанлану сизелә башлады. Мәсәлән, Ш. Абилов әдәбият тарихында моңарчы Мәүла Колый исеме белән йөргән шагыйрьнең исеме «Мелләгол» булу ихтималын күрсәтте 11 11 Совет әдәбияты. – 1958. – № 1. . Г. Саттаров исә, шагыйрьнең исеме – Мәүла, ә «Колый» туган җиренә бәйләнешле исем дигән фикер әйтеп, Ш. Абилов белән бәхәскә керде 12 12 Казан утлары. – 1966. – № 1. .

М. Бурнашева татар әдәбиятында псевдономастика мәсьәләләрен гыйльми нигезгә куеп өйрәнергә кирәклеген әйтүче кешеләрнең беренчесе булды. «Совет әдәбияты» журналының 1960 елгы 8 нче санында басылган мәкаләсендә ул аерым язучыларның иҗатын өйрәнгәндә псевдонимнарны ачыклауның әһәмиятенә, псевдонимнарны ачуның кайбер ысулларына туктала. «Псевдонимнарны ачу, – ди автор, – тикшеренүчедән зур түземлелек, күп көч сорый. Фәлән кеше фәлән псевдонимнар кулланган дип санап чыгу белән генә котылып булмый монда. Чөнки бу юл белән бик зур буталчыклар, аңлашылмаулар туарга мөмкин». М. Бурнашева шул ук вакытта язучыларның үзләренә псевдоним алу тәртибендәге бер әһәмиятле закончалыкны ача. Язучылар, ди ул, псевдонимнарны язган әсәрләренең характерына карата кулланалар. Мәсәлән, Г. Ибраһимов бервакытта да хикәяләренә «Габди» дип имза куйма-ган. Ф. Әмирхан исә сатирик әсәрләренә – «Ташмөхәммәд», «Т-д», әдәби-тәнкыйди мәкаләләренә – «Дамелла», Октябрь революциясеннән соң язган политик мәкаләләренә «Марксист» дип имза куйган. Әлбәттә, мәкаләдә әле бәхәсләшерлек урыннар да бар. Автор, мәсәлән, безнең әдәбиятта псевдонимнар куллану 1905 елдан соң башланды дигән фикер уздыра. Хәлбуки, XVIII–XIX йөз әдипләрен һәм галимнәрен алып карасак, барысының да диярлек псевдоним кулланганын күрербез: Утыз Имәни, Курсави, Кандалый, Мәрҗани, Шәмсетдин Зәки, Акмулла, Гафил бине Габдулла… Г. Камал да гасыр башында ук инде псевдоним кулланган: аның беренче пьесалары «Г. Казаный» псевдонимы белән дөньяга чыкканнар.

Псевдонимнарны ачуның әдәбият һәм иҗтимагый фикер тарихын өйрәнүдә никадәр әһәмиятле урын алып торганлыгын профессор Р. Нафигов та әйтә. «Тукайның, – ди ул, – …шушы көнгә кадәр кайбер псевдонимнары бөтенләй ачыкланмаган, ачыкланган дигәннәрнең дә кайберләре бәхәсле 13 13 Казан утлары. – 1966. – № 8. . Чыннан да, Г. Тукайның дүрттомлык басмасына кертелгән берничә фельетон һәм мәкалә бернинди дәлилсез рәвештә шагыйрь тарафыннан язылган итеп күрсәтелә.

М. Мөхәррәмов һәм А. Әхмәдуллин, «Эш» газетасы битләрендә басылган әдәбият-сәнгать мәсьәләләрен тикшереп, шулай ук татар әдәбияты публицистикасын өйрәнүдә псевдономастиканың әһәмиятле урын алып торганын әйтәләр. Галимнәр бу газета битләрендә очраган күп кенә псевдонимнарның авторларын ачалар һәм авторлары мәгълүм булмаган псевдонимнарның исемлеген бирәләр 14 14 Казан утлары. – 1967. – № 5. .

М. Һади «Псевдонимнар хакында берничә сүз» исемле мәкаләсендә XX йөз башы һәм совет чоры татар әдәбиятына кагылышлы кайбер әдәби исемнәрне ачып бирә. Татар әдәбиятындагы псевдонимнарны ачу методикасына карата ул бик әһәмиятле бер фикер әйтә. «Псевдонимнарны ачканда, – ди ул, – кайсы язучының нинди стильдә язуын, уйлау һәм җөмлә төзү алымнарын, үзенең чыгышы ягыннан кайсы төбәкнеке икәнлеген, ул җирлектә нинди сүз-тәгъбирләр кулланылуын һәм башка бик күп моментларны» искә алырга кирәк. Аның язуынча, псевдономастикага Г. Ибраһимов, Г. Камал, Ф. Әмирхан, Ш. Камал зур әһәмият биргәннәр 15 15 Шунда ук. – 1969. – № 1. .

Татар әдәбиятында псевдонимнарны ачуның никадәр әһәмиятле икәнлеген исбатлау өчен мисаллар күп: әдәби-политик-фәлсәфи журнал булган «Шура»да әлегә ачылмаган сиксәнгә якын псевдоним бар. Болар аерым сүзләрдән (Гарип, Гасаби, Татар, Тугры һ. б.), инициаллардан (Г. М; М. М. һ. б.), аерым хәрефләрдән (Б., Н., Ә.), аерым атау җөмләләрдән («Дөньяга килүе өчен мәхзүн бер адәм») һ. б. бик күп төрле шартлы исемнәрдән гыйбарәт. Мондый имзалар белән басылган әсәрләр арасында, әлбәттә, әдәбият тарихы өчен әһәмиятле булмаган чүп-чарлар да, реакцион эчтәлеклеләре дә бар. Әмма гаҗәп матур лирик хикәя, нәсер, үткен телле прогрессив мәкалә авторлары да, кызганычка каршы, ниндидер сәбәпләр аркасында тыйнаклык күрсәткәннәр.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10»

Обсуждение, отзывы о книге «Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x