Мөхәммәт Мәһдиев - Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10

Здесь есть возможность читать онлайн «Мөхәммәт Мәһдиев - Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: foreign_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиев «Әсәрләр»енең бу томына әдәбият белеме, халык авыз иҗаты буенча аналитик мәкаләләр, халык авыз иҗаты үрнәкләре, әдипнең шәхси архивыннан материаллар, М. Мәһдиев хезмәтләренең библиографиясе, язучы турында әдәбият урын алды.

Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Псевдонимнарның зур күпчелеге юмористик-сатирик әдәбиятка хас. Г. Тукайның җитди әсәрләренә, нигездә, имза ачык куелган. Бу хәл инде жанр үзенчәлегеннән килеп чыга. Ни өчен халыкны «Шүрәле» булып кытыкламаска, ни өчен берәр кадимчегә «Гөмберт» итеп китереп сукмаска?

Әдәбият дөньясында язылмаган бер закон, ниндидер бер сәер күренеш бар: язучы, тәнкыйтьче, драматургларның күп өлеше башта әдәбиятта шигырь белән күренәләр, Ш. Камал, Җ. Вәлиди, Г. Сәгъди шигырь язганнар. Озак та үтми, болар үзләренең төп юлларын табалар һәм шигырь язудан баш тарталар. Ләкин барысы да түгел. Мәсәлән, Г. Сәгъди әдәбият теориясе буенча гыйльми хезмәтләр яза. Бер яктан, ул башка шагыйрьләрнең әсәрләренә анализ ясаган, тәнкыйтьләгән, икенче яктан, «Шура»да үзе бик еш кына урта кул шигырьләр бастырган. Әдәбият теориясе белән шөгыльләнгән (димәк, башкаларны өйрәткән) галим үзенең урта кул шигырьләренә «Г. Сәгъди» дип имза куярга җөрьәт итмәгән һәм «Рухи», «Зәүкый», «Фикри» кебек псевдонимнар алып, галим Габдрахман Сәгъдинең абруен саклаган.

Патша хөкүмәтен тәнкыйть иткән, ачыктан-ачык социаль мәсьәләләр күтәргән әсәрләрне реакция һәм яңа революцион күтәрелеш елларында либераль матбугатта псевдоним белән бастырганнар. Бу хәл цензураның, администрациянең эзәрлекләвеннән качарга омтылу белән аңлатыла.

XX йөз башы татар әдипләреннән яңа революцион күтәрелеш елларында Г. Ибраһимов, М. Гафури, Г. Коләхметов, Г. Камал, Г. Газиз, Г. Тукай, Ф. Әмирхан, С. Сүнчәләй, Ф. Кәрими һ. б. жандармерия күзәтүе астында булганнар. Псевдонимнарны актив кулланучылар да шулар. Псевдоним куллану газета-журнал полосасын цензор укыганда цензорны әсәртмәс өчен кирәк булган. Чөнки цензура эчтәлеккә караганчы башта авторның шәхесенә игътибар иткән. Ышанычсызлар исемлегендә түгелме? Ә патша чиновниклары өчен һәр язучының, журналистның матбугат битләрендә күтәрә торган тематикасы якынча мәгълүм. Шуңа күрә авторына карап цензураның игътибар дәрәҗәсе дә төрлечә булган.

Цензурадан узарга тырышу, аның игътибарын автордан читкә юнәлдерергә омтылуның рус публицистикасында бай тарихы бар. Рус телендә чыккан «Современник», «Отечественные записки», «Дело» журналлары һәм Герценның «Колоколы» псевдонимны матбугатның әһәмиятле элементына әверелдерәләр 27 27 Масанов И. Ф. Словарь псевдонимов русских писателей, учёных и общественных деятелей. – Т. 1. – 1956. – С. 6. . Маркс, Энгельс, Ленинның псевдонимнардан киң файдалануы революцияләр тарихына барып тоташа. В. И. Ленинның йөздән артык псевдонимы булган. Бары тик Октябрь революциясеннән соң гына ул үзенең чын фамилиясен куя башлаган, ләкин җәяләр эчендә төп псевдонимын саклаган: В. И. Ульянов (Ленин) 28 28 Дмитриев В. Г. Скрывшие своё имя. – М.: Наука, 1970. – С. 45. .

Псевдонимнар алуның татар әдәбиятында үзенчәлеге дә бар. Мондый үзенчәлек бигрәк тә мөлкәтле катлаудан чыккан авторларда күзгә ташлана. Аларның мохите өчен язучылык эше – дәрәҗәле эш түгел. Г. Камалның әтисе, мәсәлән, улының язучы булып китүенә риза булмаган. Ф. Әмирхан болай дип искә ала: «Фәтхулла хәзрәтнең үлгәч терелүе» дигән кыйсса яза башладым. Әти, Йосыф хәзрәтне тәхкыйрь итәсең дип, башыма кыямәтләр кубара». Г. Газизнең атасы – Казанның атаклы купецы Салих Гобәйдуллин. Аның белән шәһәр управасы да, губернатор да исәпләшә. Халык арасында да исеме зур. Ләкин аның улы, башка бай балалары кебек, кибет, контора, банк эше белән түгел, бәлки дәрәҗәсез булган «язу-сызу» эше белән шөгыльләнә. Казанның зур сәүдәгәре Мөхәммәтшакир Габдрәхимовның улы да, әтисе теләгенә каршы килеп, кибет-сәүдә эшенә кул селти һәм язучылык эшенә керешә. Әнә шулай итеп, мөлкәтле катлаудан чыккан каләм әһелләре псевдоним куллануга барганнар.

Татар демократ язучылары, журналистлары арасында, дин хезмәтчеләре семьясыннан чыгып, ислам динен, шәригатьне тәнкыйть итә башлаучылар бар. Ата-анасын рәнҗетмәү, туган-тумача арасында аларны кыен хәлгә калдырмау максаты белән алар, үз исемнәрен яшереп, кадими мәдрәсәләрдән, корсак колы булган муллалардан, халык җилкәсендәге ишаннардан, дини журналлардан ачы рәвештә көлгәннәр. Ф. Әмирханның «Дин вә мәгыйшәтчеләр», ишмиләрдән көлеп язган фельетоннары «Ташмөхәммәт», «Зәмзәметдинов» псевдонимнары белән басылганнар. Ләкин шул ук чорда педагогика, әдәбият мәсьәләләренә багышлап язган мәкаләләренә ул «Ф. Әмирхан» дип имза куеп барган. Моның да традициясе әдәбиятта бик тирәннән: католикларны фаш иткән памфлетларын Д. Дефо, Вольтер һ. б. аноним рәвештә бастырып килгәннәр. Шуннан Г. Газиз, Г. Сәлман (Газиз Гобәйдуллин), Ташмөхәммәт, Зәмзәметдинов, Дамелла (Фатих Әмирхан), Бикчәнтәй угылы (Гали Рәхим) кебек псевдонимнар туган…

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10»

Обсуждение, отзывы о книге «Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x