Мөхәммәт Мәһдиев - Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8

Здесь есть возможность читать онлайн «Мөхәммәт Мәһдиев - Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: foreign_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиев «Әсәрләр» енең бу томында әдипнең матбугат битләрендә төрле елларда дөнья күргән татар әдәбияты һәм мәдәнияте тарихына кагылышлы мәкаләләре, чыгышлары урын алды.

Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Мөхәммәт Мәһдиев

Әсәрләр. 8 том

Тынгысыз каләм Әдәби мирасыбыз турында Культура мирасын үзләштерү үткәннән - фото 1

Тынгысыз каләм

Әдәби мирасыбыз турында

Культура мирасын үзләштерү үткәннән калганның барысын да пассив рәвештә сеңдерү дигән сүз түгел. Киресенчә, бу процесс билгеле бер күләмдә сайлап алу, археологлар әйткәнчә, «культуралы катлауны чистарту» һәм, димәк, актив иҗади процесс булып тора. Менә шундый актив сайлау процессында сайлап алу нормасын, аның критериен билгеләү әһәмиятле роль уйный.

Әдәбият тарихы телескоп кебек, ул безнең күрү чикләрен киңәйтә һәм шул киңлектә бүгенге әдәбиятыбызның урынын ачыграк билгеләргә ярдәм итә.

Партиянең ХХ съездыннан соң әдәби мирасны үзләштерү, өйрәнү, дөньяга чыгару буенча шактый зур эш башкарылды. Бик кыска гына вакыт эчендә татар поэзиясе антологиясе чыгарылды, ХIХ йөз, ХХ йөз башы әдәбиятлары буенча югары уку йортлары өчен дәреслек-хрестоматияләр басылды. Озак еллар буена үз укучыларын көтеп яткан Ш. Мөхәммәдиев, З. Һади, Дәрдемәнд, Г. Кандалый, С. Рәмиев, С. Сүнчәләй, Г. Ибраһимов, Ф. Бурнаш, Ф. Сәйфи-Казанлы, Г. Нигъ- мәти, Г. Толымбай, Г. Газиз, К. Тинчурин, Ш. Усманов һ. б. язучыларның әсәрләре дөнья күрде. Бу өлкәдә М. Гайнуллин, Х. Госман, Җ. Вәзиева, Г. Халит, Б. Гыйззәт, Х. Хисмәтуллин, И. Нуруллин, М. Хәсәнов кебек әдәбият галимнәренең хезмәте зур булды.

Ниһаять, СССР Фәннәр академиясенең Казан Тел, әдәбият һәм тарих институты хезмәткәрләре тарафыннан «Борынгы татар әдәбияты» әзерләнеп басылып чыкты. Бу – әдәбият сөючеләр һәм әдәбият белгечләре өчен зур вакыйга булды. «Йосыф кыйссасы», «Бабахан дастаны», «Нәһҗел-фәрадис» кебек зур күләмле әсәрләр, киштәләрдән, тузанлы кәрнизләрдән китапка кереп, бөтен халык хәзинәсенә әверелделәр. Бу хезмәткә шулай ук моңарчы таркау хәлдә яткан халык риваятьләре дә кертелгән. Кыскасы, институт хезмәткәрләре бик кирәкле һәм файдалы эш башкардылар. Билгеле, авторлар бу хезмәтне дөньяга чыгарганда бөтен мөмкинлекләрдән дә файдаланганнар дип әйтеп булмый әле. Алар бу хезмәтне камилләштерү өстендә киләчәктә дә эшләүләрен дәвам иттерерләр дигән өмет белән мин биредә, әлеге китапның уңай якларын анализлап тормастан, кимчелекле якларына тукталмакчы булам.

Беренче сүз итеп шуны әйтергә кирәк: әдәбият тарихын ачыклауда зур әһәмияте булган М. Кашгари сүзлеге, «Кодекс куманикус» һ. б. документлар турында киңрәк язарга иде. Әлеге хезмәтнең кимчелеге итеп анда академизмның җитәрлек булмавын да күрсәтергә кирәк. Мәсәлән, зур күләмле әдәби әсәрләрнең бөтендөнья әдәбияты белән бәйләнеше мәсьәләсе җитәрлек яктыртылмаган, теге яки бу тарихи эпохалардагы әдәби процесска бәя бирү, шул чорның әдәби-эстетик принциплары, шул чор шагыйрьләренең әдәби идеалларын гомуми бер фәнни рамкага салу җитми. Моңа китапның монографик планда төзелүе комачау иткән булса кирәк. Текст белән саксыз эш итү, гарәп, фарсы һ. б. сүзләрнең мәгънәсен бозып биргән урыннар да очрый. Мәсәлән, Харәзминең «Мәхәббәтнамә» әсәрендә «сөнбел түрәтте» дигән сүзләрне автор «башак үстерде» дип тәрҗемә итә. Хәлбуки сөмбел һич тә башак түгел, ә чәчәк.

Китапка бирелгән сүз башында автор Х. Мөхәммәтов борынгы татар әдәбиятының төп баганаларын бирәсе, әдәби процессның характерлы моментлары турында сөйлисе урынга күбрәк Татарстан тарихын бәян итә.

Билгеле булганча, борынгы татар әдәбияты турындагы бу хезмәт совет власте елларында беренче хезмәт түгел. Әле егерменче еллар башында ук Газиз Гобәйдуллин һәм Гали Рәхимнәр тарафыннан иң борынгы ташъязмалардан алып Урта гасырларга кадәрге әдәби истәлекләрне туплаган тикшеренүләр дөньяга чыгарылган иде. Соңыннан Г. Ибраһимов бу тикшеренүләрнең методологиясен тәнкыйтьләп чыкты. Ләкин күренекле әдип авторларның кимчелекләрен күрсәтеп кенә калмады, аларның хезмәтләрендәге уңай сыйфатларны да күрде. «Бу хезмәтләрнең әһәмияте, – дип язды ул, – моңа кадәр таркау яткан әдәби истәлекләрне бергә туплап, алдагы марксист тарихчыларга хезмәтне җиңеләйтү- дәдер».

«Борынгы татар әдәбияты»на сүз башында исә, Г. Газиз, Г. Рәхимнәр бу хезмәтләре белән «гомумтөрекчелек» идеологиясенә су койдылар, дигән катгый хөкем чыгарыла. Ләкин Г. Ибраһимов, гомумтөрекчелек идеологиясен кискен рәвештә кире кагып, Г. Газиз, Г. Рәхим хезмәтләрендә нәкъ менә шул караштан ваз кичкәннәр, дип язды. Заманында «без төрекме, татармы дигән бәхәс бар иде, – диде Г. Ибраһимов. – «Без төрек» диючеләр әдәбият тарихын Орхон-Алтайдан башламакчылар иде. Язучыларның бер дөрес эше булган ки, болар, андый хыяллардан ваз кичеп, «тик татар әдәбияты» дигән мәһфүмнең реаль мөндәриҗәсен 1 1 Мөндәриҗә – эчтәлек.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8»

Обсуждение, отзывы о книге «Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x