«Туган тел»нең 3 нче класс укучыларына дип чыгарылган китабында «Ватаныбызның үткәннәре» дигән бер бүлек бар. Бу – дәреслекнең иң әһәмиятле өлеше. Ләкин дәреслекнең бу бүлегендә дә коры, академик мәгълүматларга урын күбрәк бирелә. Анда, мәсәлән, Пугачёв восстаниесе турында да, Антон Петров турында да тарих фәненнән өзекләр китерелә. Шәм ясаучылар элек чыра яктысы да күрмиләр иде дип исбат итәргә тырышыла. Ә мин, моны укыгач, тагын үзебезнең бала вакыттагы уку китабын хәтерлим (безнең уку китапларының тышында, гадәттә, Д. Сафин, М. Корбангалиев, Г. Җан-Сәгъди дигән фамилияләр була иде). Без 3 нче класста укыганда, уку китабында «Холоп балалары һәм боярның эт балалары» дигән хикәя бар иде. Эксплуататор сыйныфларга нәфрәт уятуда шуның кадәр тәэсирле, тирән хикәя барын белмим мин. Анда холоп хатыннарының бояр этләрен имезүләре һәм аңа каршы протест гәүдәләнә. Хикәя «Холоплар йөрәге кайнады…» дип тәмамлана иде, һәм ул кайнау безнең сабый йөрәкләребездә изүчеләргә туган ачу тойгысы белән тоташа иде. Ни өчендер М. Гафуриның «Безнең әйберләрне сатканда» дигән хикәясе дә соңгы елларда китапларга кертелми икән. Менә кайда тасвир, образ, сурәт! Монда инде укытучыга вәгазь сөйләүнең кирәге дә калмый.
Интернациональ тәрбиягә әһәмият җитәрлекме?
«Туган тел» бала йөрәген тукландыручы бик күп чишмәләрнең берсе, җанлы һәм бай бер хәзинә булырга тиеш. Бу китапта формализмга, коры фаразларга урын бирү – гафу ителмәслек хәл. «Туган тел» – балалар өчен зур дөньяга тәрәзә ул. Шуңа күрә бу дәреслекләрдә СССРда яши торган башка халыклар тормышыннан да матур хикәяләр бирелсен иде. Хәлбуки М. Корбангалиев һәм Г. Җан-Сәгъди китапларында «бу эссе якта булган хәл» яки «бу төньякта булган хәл» дип башланган хикәяләр күп була иде. Мәсәлән, «Якут кызы Мария», «Кояшны каршы алу» (ненец балалары тормышыннан) һ. б. хикәяләр Ватаныбызның төрле почмакларындагы балалар тормышын кызыклы итеп сөйләп бирәләр иде. Кызганычка каршы, соңгы дәреслекләрдә бу уңай традиция дә шактый тоныкланган. «Туган тел», әлбәттә, энциклопедия түгел. Ләкин педагогикада аның нигез ташларыннан булган бер таләп бар: ул – эзлеклелек. Хәзер шул турыда берничә сүз.
Патша Россиясе караңгылык патшалыгы иде. Эшчеләр һәм крестьяннарның тормышы гадәттән тыш авыр булган. Алар изүгә чыдый алмыйча көрәшкә күтәрелгәннәр, һәм, җиңеп, якты тормыш төзүгә керешкәннәр. «Туган тел» дәреслекләрендәге хикәя, шигырьләр әнә шул фикергә нигезләнгәннәр. Ләкин дәреслек авторлары революциядән соң тизрәк бүгенге көнгә – космос заманына күчәргә ашыгалар. Космик тизлек – Галәм киңлегенә хас нәрсә ул. Билгеле, үз урынында ул бик яхшы. Әмма безнең җир йөзе турында, бигрәк тә кешеләр арасындагы мөгамәләне, төрле әһәмиятле вакыйгаларны сөйләгәндә алай ук ашыгырга ярамастыр, бәлки?
Безнең балачак шау-шулы чорга туры килде. Без Хасан күле геройларына сокландык, челюскинчылар булырга хыялландык, Днепрның көчле агымнарын туктаткан могҗизага гаҗәпләндек, Төрксиб юлын төшләребездә күрдек, Чкаловлар безне ерак очышларга чакырдылар… Әйе, беренче трактор белән Гагарин очышы арасында әнә шул вакыйгалар бар әле. Хәзерге көннең вакыйгалары кызыграк, катлаулырак дип, боларны тарихтан сызып ташлау мөмкинме? Әлбәттә, юк. Элеккеге уку китапларын ачып карагыз! Лев Кассильнең «Бозлар йөзәләр» дигән хикәясе үзе генә дә ни тора! Бала күңеле һавадагы кош бит ул, син аңа вакыйга бир, кызыклы хәлләр, фән, техника могҗизалары турында сөйлә. Бала вакытында кем генә чик сакчыларының тормышы турындагы хикәяне йотылып тыңламаган. Мәшһүр Карацупа һәм аның эте Индус турында уку никадәр ләззәтле була иде. Кызганычка каршы, хәзерге дәреслекләрдә бала күңелен җәлеп итә торган бу темага материаллар юк диярлек. Бәлки, болар искергән диярләр. Алай булса, кит аулаучы флотилияләр, Антарктидадагы станцияләр һ. б. турында тагын да кызыклырак материаллар табып булмыймыни? Кызганыч, андыйлар да юк. Шулай итеп, хөрмәтле авторлар Ватаныбыз тарихының зур вакыйгаларга бик бай булган бөтен бер өлешен күрми үткәннәр.
Бу мәкалә рецензия түгел. Мондагы фикерләр киләчәктә «Туган тел»не төзүчеләргә бераз ярдәме тимәсме дигән өмет белән язылды. Әлбәттә, хәзерге дәреслекләрдә дә азмы-күпме барысы да бар: хайваннар турында кызыклы хикәяләр дә, интернациональ темага да, социализм төзү тарихына караган уңышлы гына материаллар бар. Алай гына да түгел, Бөек Ватан сугышына кагылышлы материаллар «Туган тел» дәреслекләренең барысында да әйбәт бирелгән. Шунысын да әйтик: Ватаныбыз тарихына елдан-ел өр-яңа, кызыклы, балалар белергә тиешле сәхифәләр язылып тора.
Читать дальше