Мөхәммәт Мәһдиев - Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8

Здесь есть возможность читать онлайн «Мөхәммәт Мәһдиев - Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: foreign_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиев «Әсәрләр» енең бу томында әдипнең матбугат битләрендә төрле елларда дөнья күргән татар әдәбияты һәм мәдәнияте тарихына кагылышлы мәкаләләре, чыгышлары урын алды.

Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Күргәнебезчә, «Туган тел» язучылар һәм шагыйрьләрнең әсәрләреннән төзелгән. Шулай булгач, дәреслек төзүчеләр алдында чит ил, рус һәм татар әдәбиятыннан иң яхшы әсәрләрне сайлап алу мөмкинлеге зур. Балада яхшы сыйфатлар тәрбияләүдә «Туган тел» китабы – зур хәзинә. Аны төзүчеләр бу китапның әнә шул хасиятен истән чыгармасыннар иде.

Социалистик Татарстан. – 1966. – 24 сентябрь

Зур хезмәт

Китап киштәләренә игътибарга лаеклы бер хезмәт өстәлде: университет нәшриятында әдәбият белгече Ибраһим Нуруллинның «ХХ йөз башы татар әдәбияты» дигән зур күләмле тикшеренүе дөньяга чыкты. Татар әдәбияты белгечләре һәм филология бүлеге студентлары өчен кирәге зур булачак бу китап СССР халыклары әдәбияты буенча эшләүче галимнәр өчен дә файдалы булыр.

Гомумән алганда, соңгы елларда ХХ йөз башы әдәбияты тарихына кагылышлы хезмәтләргә мохтаҗлыктан чыгып бара идек. Ләкин И. Нуруллинның бу тикшеренүе, безнең фикеребезчә, шуның белән отышлы ки, автор монда ХХ йөз башы татар әдәбиятын, бербөтен итеп алып, теоретик планда карый. Автор бездә моңарчы гадәт итеп алынган әдәбият тарихы рамкаларыннан баш тарта. Аның фикеренчә, ХХ йөз башы әдәбияты тарихын календарь срок булган ХХ гасырның беренче елыннан түгел, ә татар әдәбиятында критик реализм принциплары формалаша башлаудан алып өйрәнергә кирәк. Без бу фикергә тулысынча кушылабыз, чөнки 1905 елгы революция алды еллары әдәбияты өчен әле мәгърифәтчелек реализмы хас, һәм татар язучыларының барысы да диярлек ХIХ йөз әдәби-эстетик принциплары йогынтысында иде. И. Нуруллин, әдәбият галимнәреннән беренче буларак, әнә шул ХIХ йөз әдәби-эстетик принциплары эчендә критик реализм элементларының киңәюен, мәгърифәтчелек эстетикасын какшату тенденциясен күзәтә һәм ХIХ йөз әдәбияты белән ХХ йөз әдәбиятын бәйли торган бөтен бер чорны безнең күз алдыбызга китереп бастыра. Автор мәгърифәтчелек реализмының акрынлап детальләштерү, индивидуальләштерү кебек элементлар белән баеп, критик реализмга таба үсеш эволюциясен ача. ХIХ йөз ахырындагы татар әдәбиятында жанрлар үзенчәлеге, мәсәл жанрының бу чорда активлыгы мәсьәләсе дә безнең әдәбият белемендә беренче тапкыр тикшерелә. И. Нуруллинның бу китабы мәгърифәтчелек реализмын тикшергән кереш бүлеге белән бик тә отышлы. Ләкин автор монда, алдарак үзе тикшерәчәк критик реализм әдәбиятын тагын да калкурак итеп күрсәтергә теләүдәнме, үз заманында прогрессив роль уйнаган мәгърифәтчелек реализмының геройларына каты һәм берьяклырак хөкем чыгара: әдәбиятның бурычын әхлак төзәтүдә дип күргән язучының персонажлары, ди автор, «җаннан-каннан мәхрүм булып, күбрәк язучының фикерләрен укучыга җиткерә торган рупор хезмәтен генә үтиләр» 4 4 Нуруллин И. XX йөз башы татар әдәбияты. – Казан, 1966. – 11 б. . Безнең фикеребезчә, бу тамганы ХIХ йөз драматургиясенә карата кулланырга яраса да, шул чорның поэзиясенә һәм прозасына карата гомумән кулланырга ярамый. Һәрхәлдә, «җансызлык һәм кансызлык»ны З. Бигиев, З. Һади, Ш. Мөхәммәдев, Ә. Уразаев-Курмаши әсәрләрендәге персонажларга бәйләп, И. Нуруллин әйткәнчә үк карый алмыйбыз.

Ф. Энгельсның реализм турындагы фикерләрен ХХ йөз башы татар әдәбияты мисалында тикшерү – бу хезмәттә уңышлы урыннарның берсе. Автор монда З. Һади әсәрләре нигезендә татар әдәбиятында критик реализмның беренче адымнарына күзәтү ясый. Һәм укучыны алдарак тикшереләчәк Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Камал иҗатларына шул критерий белән килергә әзерли.

Нуруллинның Ф. Әмирхан әсәрләренә анализы аеруча уңышлы эшләнгән. Ф. Әмирханның ни өчендер моңа кадәр тикшерелүдән читтә калып килгән социаль яңгырашлы «Габделбасыйр гыйшкы» хикәясе монда безнең каршыга үзенең өр-яңа сыйфатлары белән килеп баса. И. Нуруллин билгеләвенчә, Габделбасыйр социаль тип кына түгел, ул – гомумкешелек тибы да. Татарның кадим мәдрәсәләре андый арка сөяксез, буш хыял белән гомер черетүчеләрне заманында дистәләп, йөзләп тормыш мәйданына ыргытты. Шәкертләрнең бу катлавы Г. Тукай, Ф. Әмирхан әсәрләрендә ачы сатира утына тотылды. Һәм бигрәк тә Ф. Әмирхан моның типиклыгын әнә шул хикәясендә күрсәтә алды. Мәгълүм булганча, бу традицияне К. Тинчурин үзенең «Мәрҗәннәр»ендә дәвам иттерде, татар шәкертләре арасындагы «габделбасыйрчылык»ның очраклы хәл түгеллеген тагын бер тапкыр күрсәтте. Вульгар социологизм елларында нигезсез рәвештә кире кагылган «Хәят» әсәре дә И. Нуруллин тарафыннан бөтен матурлыгы белән безнең күз алдыбызга бастырыла. Бу әсәрдә Ф. Әмирханның сәнгатьчә осталыгы ачыла, һәм Нуруллин бик хаклы рәвештә «Хәят» повестенда кеше һәм җәмгыять проблемасы чын реалистлардагыча хәл ителгән», сәнгатьчә искиткеч югарылыкта эшләнгән бу әсәр «хатын-кыз ирекле һәм бәхетле булсын өчен тормышны тамырыннан үзгәртергә кирәк» 5 5 Нуруллин И. Күрс. хезм. – 299 б. дигән фикергә китерә дип нәтиҗә ясый.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8»

Обсуждение, отзывы о книге «Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x