Мемуар әдәбият – иҗат эшенең үзенчәлекле тармагы. Ул автордан үзе яза торган чор вакыйгаларын фәнни аңлауны, чын мәгънәсендә намуслы булуын таләп итә. Шул ук вакытта мемуар әдәбият үз тормыш юлыңны гына язу дигән сүз түгел. Намуслы художник кулында мемуар әдәбиятның мөмкинлекләре бик зур: анда автор фәнни-тарихи дөреслек белән шул эпоханың бөтен картиналарын укучыларның күз алдына китереп бастыра ала. Бары тик шул шартларны үтәгәндә генә бу истәлекләр тарихи һәм әдәби яктан кыйммәткә ия булалар.
Авторның «җидегәнчелек» дигән уйдырма оешма турындагы язмалары әнә шул уңайдан бик әһәмиятле. Әйе, ялгышларны тәмләп сөйләр өчен, авыз чайкар өчен түгел, ә алардан гыйбрәтле сабак алыр өчен искә алырга кирәк… Әдәби тәнкыйтьтә аерата зур саклык таләп ителә, чөнки монда тәнкыйтьче иҗат кешесе, художник белән эш итә. Уйдырма «җидегәнчелек» заманында җиңел кулдан гына Ибраһимовлар, Кутуйлар, Кудашлар, Исәнбәтләр һ. б. яшьләргә ябыштырылып, әдәби тәнкыйть дөньясын шактый болгаткан иде. Шуңа күрә авторның бу турыдагы истәлекләре әдәбият тарихының безгә аз билгеле бер чорын яктырта.
«Яшьлек эзләре буйлап» дигән әсәрнең чыгуы татар, башкортлар өчен генә түгел, тугандаш казах халыклары өчен дә әһәмиятле вакыйга. Россия халыклары арасындагы, бигрәк тә татар-башкорт-казах халыклары арасындагы какшамас дуслык бу хезмәтнең буеннан-буена кызыл җеп булып сузыла. «Мин барлык казах язучыларын да кардәш итеп тоям», – ди автор һәм бу дуслык сәхифәсендә казах халкының талантлы улы, шәхес культы корбаны булган Баембәт Мамлиннан башлап, үзенең һәр чыгышында татар халкына ихтирамын белдереп килгән аксакал Мохтар Ауэзов, «жарықтық» Сабит Моканов һ. б. язучыларны олы йөрәкле итеп, чын мәгънәсендә халык уллары итеп тасвирлый. Болардан тыш, язучы тирән җылылык, ихтирам белән революционер Амангильде тормышына кагылган мәгълүматлар, казах халкының этнографиясе, фольклоры буенча әһәмиятле фикерләр яза.
Истәлекләр арасында кызыклы гына биографияләр, иске тормышның котчыккыч трагедияләре һ. б. материаллар да шактый гына. Авторның авылдашы Мәгалим Сабаевның язмышы турында тетрәнеп укыйсың. Уйчан егет Мәгалим ничектер драма әсәрләренең герое булып күз алдына килә. Февраль һәм Октябрь революцияләре арасындагы катлаулы чорда үз кыйбласын таба алмый газапланган башкорт шагыйре Җамалетдин Юмаевның биографиясе шулай ук кызыклы. Әйе, бу чорда мондый юлны үтүче татар-башкорт зыялыларының саны аз булмады…
Тугандаш казах халкы совет власте елларында тоташтан грамоталы, культуралы, промышленностьлы, фәнле милләткә әверелде. Бүгенге казах әдәбияты – совет әдәбиятының авангардында баручы алдынгы отряд ул. Казакъ милли әдәбиятының формалашуына заманында татар демократик әдәбияты уңай йогынты ясаган. Татар әдәбиятының бу күркәм сыйфатын казахның барлык өлкә буын әдипләре әйтеп киләләр. Сәйфи Кудаш үзенең истәлекләрендә академик Сабит Моканов белән әнә шул турыда булган әңгәмәсен китерә. «Бу йогынты, – ди Сабит Моканов, – бөтен галәмгә билгеле бер нәрсә». Казахның өлкән галиме, каләм остасы тарафыннан әйтелгән бу сүзләр татар һәм казах халкы арасындагы дуслыкны тагын да ныгытуга хезмәт итәләр.
«Яшьлек эзләре буйлап» – киләчәктә әдәбият тарихы, мәгърифәт тарихын өйрәнергә тиешле галимнәргә бик зур мәгълүмат бирә. Монда күп кенә псевдонимнар ачыла, кайбер әһәмиятле кулъязмаларның кайларда сакланганы әйтелә, безнең буынга билгеле булмаган бик күп язучы-журналистлар белән таныштырыла. Троицкида чыккан «Айкап» журналы турындагы мәгълүматлар гына да ни тора!
Әлбәттә, китапның әһәмияте әдәбият тарихы белгечләре өчен генә түгел. Моны мемуар әдәбият кына дип исәпләү дә, бәлки, дөрес үк булмас. Язучының истәлекләре җиңел телдә, әдәби яктан оста эшләнгән хикәяләр җыентыгына бик нык охшый. Әдәбият белгечләре генә түгел, киң катлау укучылар массасы да моны бик шатланып каршы алды һәм яратып укыды.
СССР Фәннәр академиясе соңгы вакытта илебез халыкларының әдәбият тарихын киң планда тикшерү, өйрәнү эшен башлап җибәрде. Әдәбият галимнәре өчен хәзер бер нәрсә ачыклана бара: рус һәм совет әдәбиятларының Россиядәге һәм СССРдагы милли әдәбиятларга уңай йогынтысы булган кебек, милли әдәбиятларның үсеше дә рус һәм совет әдәбиятын баетуга китергән. Әдәбиятларның әнә шундый гомум уртак йогынтыларын өйрәнү фонында әдәбият тарихына кагылышлы бу әсәрнең әһәмияте тагын да күтәрелә төшә.
Сәйфи Кудашның бу әсәре – өлкән әдипнең тормыш юлыннан бер сукмак кына. Безгә бу әсәрне әле кулъязма хәлендә үк укып чыгарга туры килгән иде һәм, әйтергә кирәк, кабат укыганда кулъязманың кыскартылган урыннарын сизү кыен булмады. Сәйфи аганың татар әдипләре турындагы яңа истәлекләре, әлбәттә, киләчәктә дөнья күрерләр дип ышанырга кирәк. Үзенә хас энциклопедистлык белән бервакыт ул, мәсәлән, шагыйрь Дәрдемәнд биографиясенә караган яңа материаллар, Фатих Кәриминең безгә билгесез хатлары һәм аларның язмышы, әдәбиятка кагылышлы башка бик күп нәрсәләр турында сөйләгән иде. Әдәбият тарихы белән шөгыльләнүче галимнәребез өчен андый мәгълүматлар, шиксез, архив материаллары дәрәҗәсендә кыйммәтле булыр иде. Киң катлау укучылар өлкән әдиптән тагын да яңа хезмәтләр көтәләр.
Читать дальше