Казакъ даласы… Без бу сүзнең мәгънәсен бөтен тирәнлеге белән аңламыйбыз икән ләбаса. Галимҗан Ибраһимовның «Казакъ кызы» әсәрен (әдәбият теоретиклары кашларын җыермаса, без моны мәхәббәт турында поэма дип атар идек!) әле илленче еллар ахырында
гына укып, без, яшьләр, тугандаш халкыбызның дала кебек киң күңеленә, шигърият белән тулы гореф-гадәтләренә, Карлыгач-Сылуларына гашыйк булган идек. Казакъ әдәбиятының аксакаллары Сабит Моканов, Мохтар Ауэзовларның әсәрләрендә без бу олы җанлы халыкның ничек итеп мәгърифәт яктылыгына, социаль азатлыкка омтылуларын күреп сокланган идек. Ә менә Сәйфи ага Кудаш казакъ даласының безнең өчен тагын бер әһәмиятле ягын ача: бу далада, бу шагыйрь җанлы халык арасында безнең татар, башкорт әдәбиятының баһадирлары әдәбият мәйданында киләчәк көрәшләр өчен кылыч кайраганнар икән. Акмулла, М. Гафури, Ш. Бабич, Д. Юлтыйлар үзләренең каләмнәрен беренче мәртәбә казакъ даласында тибрәтә башлаганнар, Г. Тукай, Г. Ибраһимов кебек талант ияләре казакъ фольклоры хәзинәләре эчендә алдагы иҗатлары өчен потенциаль энергия туплаганнар. Әйе, танылган журналист Шакир Мөхәммәдьяров әйткәнчә, казакъ сахрасы шул заманның күп кенә татар яшьләре өчен матди һәм рухи ризык чыганагы булган.
Шагыйрьнең яшьлек эзләре – үзенә күрә бер энциклопедия кебек. Без монда татар иҗтимагый фикер тарихында шактый зур роль уйнаган Курсавилар, Мәрҗаниләрне бөтенләй яңача күз алдына китереп бастырабыз. Мәгълүм сәбәпләр белән озак еллар буенча «дин реформаторы» исемендә генә йөргән Мәрҗани, Г. Ибраһимов тарафыннан «таңыбызның чулпаны» дип аталган Мәрҗани, күптән инде үзенә фәнни бәя биргәнне көтә. С. Кудаш истәлекләрендә бу галимнең эшчәнлеге турында безгә киң мәгълүмат бирелә, һәм моны киләчәктә Мәрҗани турындагы тикшеренүләрнең нигезендә ятар дип өмет итәргә мөмкин. Ш. Мәрҗани эшчәнлеге тирәсендә фикер йөртеп, автор хәзерге яшьләргә мәгълүм булмаган күп кенә тарихи эшлеклеләрне, белем ияләрен телгә ала, аларның теге яки бу хезмәтләрендәге игътибарга лаек урыннарны, уңае чыккан саен, әйләнешкә кертә. Үзенең фикерләрен тарихчы Хәсәнгата Габәши, Риза Фәхретдинов, әдәбият, тәнкыйть дөньясында кайнаган Габдулла Гыйсмәти, Габдрахман Сәгъди, Җамалетдин Вәлидиләрнең сүзләре белән дәлилләп, автор бик дөрес эшли: безгә Мәрҗани турында гына түгел, алар турында да белергә бик, бик кирәк.
Тарих бернәрсәне дә атлап үтүне, күмеп калдыруны гафу итми. Ничә еллар буенча онытылуга дучар ителгән талантлы шагыйрь Шәехзадә Бабич белән дә шулай булды. Г. Ибраһимов тарафыннан түбәсе болытларга тигән таулар арасындагы шашкын елгага охшатылган Бабич соңгы елларда әле бер, әле икенче ягы белән ялтырап ала. С. Кудаш истәлекләрендә без бу шагыйрьнең революциягә мөнәсәбәтен тагын да ачыграк күрәбез һәм аның революция алды елларында Тукайлар, Ибраһимовлар мәктәбенең – халыкчан реалистик әдәбиятның бер вәкиле булганлыгына тирәнрәк ышанабыз. Бабичның С. Кудашка язган хаты бу шагыйрь турында тикшеренүчеләргә, һичшиксез, кыйммәтле булыр. Дөресен әйтик, кырыс елларда әдәбият, культурабыз тирәсеннән читләшергә мәҗбүр булган кайбер кешеләрне без әле дә читенсенеп кенә телгә алабыз. С. Кудаш бу истәлекләрендә андый зарарлы «тыйнаклык» белән үзен богауламый. Шундый урыннарның берсе журналист, язучы Мәхмүт Бөдәйли турында. Автор бик хаклы рәвештә, юмористик, сатирик әдәбият турында сүз барганда, андый әдипләрне искә алмау мөмкин түгел, ди. «Акмулла», «Кармак» журналларында актив язышкан, татар совет журналы «Чаян»ның беренче оештыручыларыннан булган М. Бөдәйли эшчәнлеге әдәбият тарихында искә алынырга бик лаек.
Бездә, татар әдәбиятчыларында һәм тарихчыларында, элегрәк зарарлы бер мавыгу бар иде: янәсе, Бөек Октябрь революциясенә кадәр татарның сәнгате дә, мәгърифәте дә, уку йортлары да булмаган, барысы да унҗиденче елда гына барлыкка килгәннәр. Бу – догматикларча фикер йөртү иде. Хәзер мондый карашның ялгыш икәнлеген исбат итеп тору, ихтимал, кирәк тә булмас. Тик шуны гына истә тотыйк: әгәр революциягә кадәр бернәрсәбез дә булмаса, революция көннәрендә безнең Вахитовларыбыз, Якуповларыбыз, Ибраһимовларыбыз, Сәетгалиевләребез дә булмас иде; революциягә кадәрге демократик әдәбиятыбыз булмаса, Такташлар, Җәлилләребез дә тумаган булыр иде. «Греция һәм Рим тарафыннан салынган фундамент булмаса, – дип язды Ф. Энгельс үзенең мәшһүр «Анти-Дюринг» дигән хезмәтендә, – хәзерге Европа да булмас иде… Антик колбиләүчелек булмаган булса, хәзерге социализм да булмас иде».
Читать дальше