* * *
Партиябезнең ХХ съезды тормыш, тарихыбызны марксистларча объектив яктырту өчен киң мөмкинлекләр ачты. Соңгы биш-алты ел эчендә өлкән әдипләребезнең истәлекләр белән чыгулары бер дә очраклы хәл түгел: бүгенге культура һәм әдәбиятыбыз ул – озак еллар буенча эзлекле рәвештә салынып килгән бер бина. Мемуарчылар әнә шул бинаның нигез ташларын салган язучылар, шагыйрьләр, акыл ияләре турында безгә сөйләп бирәләр икән, моңа «афәрин» дияргә генә туры килә.
Казан утлары. – 1966. – № 3
Уңай традицияләрне онытмыйк!
В. И. Ленинның мондый фикере бар: «Әгәр сез балаларга сөйләгән әкияттә әтәч белән песи кешеләрчә сөйләшмәсә, балалар ул әкият белән кызыксынмаслар иде». Бу хакыйкатьне педагогика тарихы раслап килә. Ә менә шул бала белән аның партасы өстендә яткан китап ничек сөйләшә соң? Әйдәгез, бер минутка гына бала булыйк.
Наилгә укытучы абыйсы китабын ачып укырга кушты. Ул, кытыршы бармакларын төртеп, акка кара белән язган юлларны укып китте: «Эшчеләр завод-фабрикаларда авыл хуҗалыгы өчен кирәк булган төрле машиналар эшлиләр, күлмәкләр, пальтолар тегәр өчен тукымалар әзерлиләр, аяк киемнәре тегәләр, савыт-сабалар, йорт җиһазлары ясыйлар. Менә шул әйберләрнең бер өлешен авылга, колхозчыларга җибәрәләр». Кем сөйли соң моны? «Белем» җәмгыяте лекторымы? Юк, моны кечкенә кызчыкка әнисе сөйли икән.
…Наилнең бүген шатлыклы көне. Укытучы абыйсы кичә әйтеп куйды: «Туган тел» китабыннан, – диде, – космонавтлар турында укырбыз». Наил юри китапны өйдә ачмады. Абыйсы белән укыганчы тәме китмәсен әле… Бәхет дигәнең бер ачылса, харап бит ул. Дәреснең башлануы булды, укытучы Наилгә укырга кушты. Шатлыгы эченә сыймаган сабый тотлыга-тотлыга укып та китте: «Герман Степанович Титов «Восток-2» космик корабль-спутникта 25 сәгать буена космоста очты, шул вакыт эчендә ул 17 тапкыр Җир шарын әйләнеп чыкты…» Бу текстта һәр ике сүздән берсенең мәгънәсе Наилгә таныш түгел иде. Һәм моны укыгач, бер җәйге төн ихтыярсыздан Наилнең исенә төште. Ул әтисе урдырган җиргә барган иде. Бункердагы ашлыкны бушатырга машина көтеп караңгыга калдылар да, Наил шунда күк йөзеннән әкрен генә барган якты бер шарчык күрде. Әтисе Наилне штурвалга ук мендерде. Алар спутникның очканын күмелгәнче карап тордылар. Һәм әтисе аңа, ул спутникның эчендә Акбайдан кечерәк ике эт тә бар, мин аларның койрыкларын да күреп калдым, дип сөйләгән иде. Әй, күңелле булган иде ул кичне!
Гуманистик хисләр тәрбияләү мәсьәләсе
Мин комбайн бункерыннан ашлык төягән машинага утырдым да авылга кайтып киттем. Шофёр – узган ел гына мәктәп тәмамлаган үзебезнең күрше егете. Менә такыр, туры юлдан зур тизлек белән авылга таба очабыз. Ләкин… ындыр артында бер көтү казлар бар икән. Юлда чүпләнәләр. Эреләр, безнең авылда андый казларны «тәкә кадәр» дип сөйлиләр. Бичара кошлар! Күрше егетем машинасын читкә бору түгел, кычкыртып та карамады. Ап-ак көтү өстеннән бөтен хутына чабып чыгып китте. Юл читендәге ана каз сискәнеп борылганда, юл өстендә мамык белән каурый катыш тузан болыты күтәрелгән иде. Без амбарга кайтып җиттек. Мин шофёр егетне көтәм. Менә-менә кабинасыннан агарынып чыгар да күз яшьләре аша миңа карар, гафу үтенер… Ләкин күрше егетем елмаеп килеп чыкты да, кирза итеге белән баллонга бер тибеп карагач, көшел тирәсендәге кызлар арасына барып кереп шаяра башлады. Әйтерсең берни дә булмаган! Минем кәеф чигенә кадәр җитеп кырылды. Хыялым белән утыз елга артка чигендем һәм үземне мәктәп баласы яшендә күрдем.
…Укытучыбыз безгә ниндидер хикәя укыды. «Моны Ушинский язган» дигәне әле дә хәтеремдә. Анда бер малайның ничек итеп чебенне газаплаганы сөйләнә. Ул малай башта чебеннең канатларын өзә, аннан аякларын, аннан муенын бора. Әтисе аның янына килә дә: «Улым, чебенне газаплама. Аңа да читен, аның да тәне авырта», – ди. Бу хикәя миңа бик нык тәэсир итте. Хәер, ул гынамы соң! Шундый бер хикәя бар иде уку китабында. Аучы үзенең авыру малаена болан бозавы атып алып кайтырга вәгъдә бирә. Ләкин атыйм дигәндә генә, чакмадан бармагын ала: нәзек аяклы көяз бозавын саклап, әнисе аучы белән ике арага килеп керә. Аучының, әлбәттә, бу хәлне күреп күңеле йомшый, һәм ул буш кул белән кайта. Кечкенә генә хикәя ул, ләкин безнең күңелләрдә бик тә яхшы тойгылар уяткан иде. Ни гаҗәп, хәзерге «Туган тел»ләрдән ул хикәя төшеп калган. Кызганычка каршы, безнең хәзерге «Туган тел»ләрдә хайваннар дөньясы турында бала күңелендә тереклек ияләренә мәрхәмәт хисләре уятырлык хикәяләр аз икән. Кая ул безнең китапларда! Анда елан чакканнан дәваланып урманда яшеренеп яткан Дүрткүз турында, кыргый колынга чакал һөҗүме турында, буйвол белән юлбарыс сугышы турында, санитар этнең батырлыгы, явыз елан һәм акыллы тычкан турында искиткеч кызыклы хикәяләр бар иде. «Авыру фил», «Колынлы бия» һ. б. хикәяләрдәге атлар, филләр безнең телдә, сабыйлар телендә, безнең белән бер булып сөйләшәләр яки уйлыйлар иде. Мин Мамин-Сибирякның «Студёная буенда кышлау» дигән хикәясен укыганны хәтерлим. Музгарко исемле эт белән картның үзара сөйләшүенә без чын күңелдән ышана идек. Хәзер исә программадан бу әсәр дә төшереп калдырылган! Кешеләр арасындагы гуманистик мөнәсәбәтләр әнә шул бик гади күренешләрдән – балаларның эткә, мәчегә, әтәчкә, атка, сыерга һ. б. тереклек ияләренә мәхәббәтеннән башлана лабаса! Без әнә, акыллы, дәү абыйлар, шуны оныта башлаганбыз һәм, әйтергә кирәк, бик начар эшләгәнбез. Дөрес, «Туган тел» китапларында тереклек дөньясы турында мәгълүмат шактый күп. Ләкин алар мәгълүмат кына. Анда, мәсәлән, «тиеннең арт аяклары алгы аякларыннан озын» икәнлеге дә, тукранның «урман докторы булып бик күп файда китергәнлеге» турында да әйтелә, ә алар турында җанлы, образлы хикәяләр гадәттән тыш аз. Күрәсең, дәреслек авторлары башлангыч класс укучыларына «академик белем» бирүне беренче планга куялар. Сабыйларга исә җанлы, кызыклы хикәяләр, нәкъ менә этләр, мәчеләр кешеләрчә сөйләшкән хикәяләр кирәк. Әнә мәктәптә вакытта шундый хикәяләрне күбрәк укысалар, бәлки, күрше егете дә йөзен чытмыйча каз көтүе аркылы машина белән уза алмас иде.
Читать дальше