генә нигез итеп алганнар». Чыннан да, Г. Газиз һәм Г. Рәхим, нәкъ Г. Ибраһимов әйткәнчә, әллә никадәр таркау материалны туплаганнар. Шулай булгач, моның әһәмиятен күрми калу һич тә ярамый. Борынгы татар әдәбиятын өйрәнүчеләргә бу хезмәтләр һәрвакыт нигез материал булып килделәр. Бу чор әле әдәбиятчыларның марксизмны үзләштерү, өйрәнү чоры иде. Аларның методологик яктан буталулары да марксизмның сәнгать теориясен үзләштереп бетермәгәннән килә иде.
«Борынгы татар әдәбияты»ның авторларына тагын бер мәсьәләдә үпкә белдермичә мөмкин түгел. Гадәт булып киткән ки, академик хезмәтләрдә авторлар үзләре тикшерә торган мәсьәләнең моңа кадәр кемнәр тарафыннан өйрәнелгәне турында мәгълүмат бирәләр. Моның уңай мисалын без шул ук китапка кертелгән «Исмәгыйль ага сәяхәте» дигән бүлектә күрәбез (Х. Хисмәтуллин монографиясе). Кызганычка каршы, әлеге хезмәткә кергән монографик тикшеренүләрдә без авторларның кайбер очракларда үз элгәрләрен бөтенләй искә алмауларын күрәбез. Менә бер-ике мисал.
«Нәһҗел-фәрадис» заманында Бәкер Яфаров тарафыннан тикшерелеп, шул темага кандидатлык диссертациясе якланган иде. «Борынгы татар әдәбияты»ның «Нәһҗел-фәрадис»ка багышланган бүлегендә исә без Б. Яфаровның бу тикшеренүе турында бер сүз дә очратмыйбыз. Нәкъ шундый ук хәл «Кыйссаи Йосыф» әсәрендә дә сизелә. Бу поэма моннан берничә еллар элек Җ. Алмазов тарафыннан тикшерелгән, һәм бу турыда матбугатта да материал чыккан иде. Ләкин ни өчендер авторлар Җ. Алмазовның исемен бит астында гына күрсәтеп үтәләр. Монда, һичшиксез, төпле, хронологик историография кирәк иде. Академик хезмәт шуны сорый.
Югарыда әйтелгән җитешсезлекләр зур хезмәтнең дәрәҗәсен бераз киметәләр. Ләкин аның дөньяга чыгуы әдәби мирасны өйрәнүдә, һичшиксез, әһәмиятле адым булды. Бу китап филологлар өчен кыйммәтле кулланма булып тора.
Без зур юбилейлар алдында торабыз. Тиздән совет властеның илле еллыгы бәйрәм ителәчәк. Аның артыннан Татарстан АССР төзелүгә илле ел тула. Шул уңай белән хәзер нәшриятларда, фән үзәкләрендә, редакцияләрдә җанлы эш башланды. Ләкин әдәби мирасыбызны барлау, исәпкә алу, сайлау буенча башкарасы эшләребез шактый әле. Без татар әдәбиятының нигез ташларын яхшы беләбез. Ләкин, теге яки бу чордагы гомуми әдәби процессны тулы күз алдына китерер өчен, безгә әдәбият тарихын ныклабрак өйрәнергә кирәктер. Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Ф. Әмирханнарны белгән яшьләребез шул заманның әдәбият казанында кайнаган, халыкның аңын үстерүдә теге яки бу күләмдә хезмәт күрсәткән әдәбиятчыларны белмиләр. Октябрь революциясенә кадәрге татар демократик әдәбияты ялгызаклар әдәбияты түгел, бәлки зур бер ташкын иде. Тукайлар, Камаллар, Ибраһимовлар, Әмирханнар янында С. Рахманколый, Г. Рәхим, Ш. Әхмәдиев, М. Галәү, Җ. Вәлиди кебек алдынгы карашлы язучылар, тәрҗемәчеләр, тәнкыйтьчеләр бар иде. Безгә С. Рахманколый, М. Галәү, Г. Рәхим һ. б. язучыларның хикәяләрен, Җ. Вәлиди, Г. Сәгъди кебек тәнкыйтьчеләрнең әдәбият, эстетикага караган кайбер хезмәтләрен сайлап бастырырга кирәктер. ХХ йөз башында эшләгән Ф. Кәрими, Р. Фәхретдинов кебек тарихчылар, журналистлар турында фән сүзе әйтелгәне юк.
Чыккан китапларда теге яки бу язучының иҗатына җиңел генә тамга салу тенденциясе дә үзен сиздерә әле. Мәсәлән, С. Җәләлнең узган ел гына чыккан китабының сүз башында «Дим буенда» әсәре зарарлы әсәр иде дигән гаделсез хөкем кабатлана. Аңа ияреп, «Казан утлары» журналы да шул ук фикерне үткәргән рецензия бирде. Ләкин бу авторларның берсе дә «Дим буенда» әсәренең зарары нәрсәдә икәнен исбат итмәде.
Октябрь революциясенең бу ягындагы әдәбиятыбыз, эстетика-тәнкыйть дөньясы белән бүгенге укучыны таныштыру шулай ук җитәрлек түгел. Татар язучылары турындагы биобиблиографик белешмәнең ярым-йорты гына икәнлеге хәзер һәркемгә ачык. Моны тулыландырырга кирәк. Безнең әдәби тәнкыйть процессында актив катнашкан С. Атнагулов, Б. Мансуров, Г. Касыймов, Г. Ходаяров, С. Борһан, Х. Ишбулатов кебек партия-совет хезмәткәрләре бар иде. Боларның татар совет әдәбиятын үстерүдә күзгә ташланырлык хезмәтләре булды. Ләкин бу кешеләрнең эшчәнлеге, хезмәтләре, тормыш юллары турында бер генә китапта да тулы мәгълүмат ала алмыйсың.
Болар барысы да безнең әдәби мирасыбызны өйрәнү өлкәсендә алдыбызда зур бурычлар торганын күрсәтә.
Социалистик Татарстан. – 1965. – 17 октябрь
Өлкән әдипнең тормыш сукмаклары
«Хәтердә калган минутлар»ы белән әдәбият тарихына кыйммәтле материаллар биргән өлкән әдипнең «Яшьлек эзләре буйлап» 2 2 Кудаш С. Яшьлек эзләре буйлап. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1964.
исемле бу яңа китабын кулга алганда аннан тагын да тирәнрәк мәгълүматлар өмет итү – бик табигый нәрсә, билгеле. Автор әсәренең беренче битләреннән үк үзенең тормыш фәлсәфәсе – тормышының Казангыл сыртлары һәм Чагыл түбәләре белән укучының күңелен җәлеп итә, дөресен әйтик, язучы безнең күңелне бөтенләй көтелмәгән яктан яулап ала.
Читать дальше