Безнең аерым тукталырга теләгән мәсьәләбез – татар мәдрәсәләре турында. Мәдрәсәләрне без күп сүктек, озак сүктек. Схоластик мәдрәсәне дә сүктек, җәдит мәдрәсәне дә сүктек. Әйтергә кирәк, белеп тә, белмичә дә. Тик шул мәдрәсәләр эчендә өлгерә башлаган демократик фикер, хөррияткә омтылыш, демократик әдәбият тудыруга омтылышның беренче адымнарын гына искә алмадык. Татар җәдит мәдрәсәләрендә белем алган Г. Ибраһимов, Г. Нигъмәти, С. Сәетгалиев, Ф. Сәйфи-Казанлы һәм башка бик күпләрнең коммунистлар партиясенә кереп азатлык өчен көрәшеп йөргәннәрен, совет-партия аппаратларында эшләгәннәрен искә алмадык. Ниһаять, татар мәдрәсәләре турында фән сүзе әйтер вакыт җитте. Сәйфи ага Кудаш үзенең мемуарларында әнә шул турыда әһәмиятле сөйләшү башлый, һәм китапның бу урыны аеруча игътибарга лаек. Уфаның «Галия», Әгерҗенең «Буби» мәдрәсәләре һ. б. бик күп уку йортларының тарихы, татар яшьләре арасында ислах хәрәкәте белән башланып, турыдан-туры азатлык хәрәкәтенә килеп тоташты. Моның шулай икәнлеген Галимҗан Ибраһимов һәрвакыт әйтеп килә иде. Бөек әдипнең «Аң» журналында «Галия» җитәкчесе Зыя Камали турындагы мәкаләсен генә хәтерлик. Моннан аңлашылганча, Зыя Камали (дини уку йорты җитәкчесе!) шәкертләренә шундый итеп белем биргән ки, аның дәресләрен яхшы үзләштергән шәкертләр, «Галия»не тәмамлаганда, диннең ялган икәнлеген аңлап китә торган булганнар! Татарская учительская школаның да мөгаллимнәре Ш. Мәрҗани һәм Таип Яхиннарны алыйк. Ш. Мәрҗани һәр адымында диндарлыкны түгел, ә кешенең акылын беренче планга куйган. Ул шәкертләрдән «Шәригать ничек куша?» дип түгел, «Ә син үзең ничек уйлыйсың?» дип сорарга яраткан. Учительская школа Таип Яхиннан да уңмаган: дин мөгаллиме имтихан вакытында шәкертләренә «нәрсә белсәләр, шуны мыгырдарга» кушкан, һәм тәбарәк укырга тиешле шәкерт инспектор каршында ясин укып җибәргәндә, Таип карт «Һай, бәрәкалла, менә рәхмәт төшкере, әйбәт җавап бирәсең» дип, мыек астыннан көлеп утырган. Теге патша чиновнигы шәкертнең нәрсә сөйләгәнен барыбер аңламый бит! С. Кудашның мемуарында кызыклы гына саннар китерелә: «Галия» мәдрәсәсен тәмамлаган 1500 кешенең нибары 37 се мулла булып киткән. Ә авторның шул мәдрәсәдә укыган 100 сабакташы арасыннан 59 кеше коммунистлар партиясенә кергәннәр. Аларның зур күпчелеге социалистик төзелеш фронтларында намуслы хезмәт күрсәткәннәр. «Галия»дә укып чыгып, соңыннан галим, язучы, журналист булып киткән Урта Азия шәкертләренең дә саны 242 икән. Кыскасы, өлкән әдип яшь тарихчыларга йомгакның очын биргән, шул җеп буенча эчкә таба тарихка керү инде фән эшлеклеләренең алдагы, кичектергесез бурычы. Җае килгәндә шуны әйтеп үтик, Җамал Вәлиди 1923 елда болай дип язган иде: «Бездә хәзер һәркем әдәбият тарихы чыкканны көтә… Әмма… гыйлем тарихын һичбер искә төшергән кеше юк, аны язарга әзерләнгән, хәтта кирәксенгән кеше дә күренми. Безнең өчен үзебездәге гыйлем тарихының әһәмияте әдәбият тарихыныкыннан артык булмаса да, бер дә ким түгел… Хәтерләр саф чакта, ул иске дәверне яза башларга вакыт 3 3 Безнең байрак. – 1923. – №16.
. С. Кудашның истәлекләре – әнә шул зур эшнең башлангычы.
Әдипнең истәлекләре татар демократик әдәбияты һәм сәнгате вәкилләренә, төрки халыкларның мәгърифәтче акыл ияләренә тирән ихтирам белән сугарылган. Шагыйрь Акмулла, мәгърифәтче-язучы Ибрай Алтынсарин, Абай турындагы язмалар XIX йөз әдәбияты тарихы өчен искиткеч кыйммәтле материал булачак. Алдарак әйткәнебезчә, автор моңа кадәр әдәби язмаларда, тикшеренүләрдә тиешенчә урын тапмаган әдипләрне, аларның хезмәтләрен әйләнешкә кертә. Истәлекләрдә, мәсәлән, 1912 елдан Җ. Вәлиди тарафыннан чыгарылган «Татар әдәбиятының барышы» дигән әһәмиятле хезмәт телгә алына (ни өчендер унынчы еллар әдәбияты турында сөйләгәндә без бу хезмәтне файдаланмыйбыз), заманында татар матбугатында матур гына шигырьләр белән күренеп, ахырдан совет эшлеклесе, журналист булган Галә Ходаяровның шигыре дә монда үзенә урын тапкан.
Әлеге дә баягы теге үткән заман мирасын инкяр итү тенденциясе белән мавыгып, без моңа кадәр татар сәнгатенең беренче эшлеклеләре турында да җылы сүз әйтүдән бизә язган идек. Шундый тенденция революциягә кадәрге татар сәхнәсенең җырчыларына, музыкантларына карата мөнәсәбәттә дә сизелде. Хәлбуки бишенче ел революциясе белән илһамланган татар халкы үз җирлегендә демократик яшьләр арасыннан халык талантларын да мәйданга чыгарган иде. Унынчы елларда безнең сәхнәләребездә инде Фәттах Латыйпов, Мирфайза Бабаҗанов, Камил Мотыйгый-Төхфәтуллин, Солтан Рахманколый кебек җырчыларыбыз, Козлов кебек скрипачларыбыз бар иде. Ә Фатима Мохтарова дигән кыз, Эрмитаж бакчасында татар көйләрен җырлап бөтен Казан җәмәгатьчелеген таң калдыргач, мәшһүр Шаляпин белән бергә дебют ясаган иде! Сәйфи Кудаш бик урынлы рәвештә әнә шундый җырчыларның берсенә – Мирфайза Бабаҗановка туктала һәм бик дөрес эшли. Автор сүзләре белән әйткәндә, андый җырчылар, чыннан да, реакцион динчеләр җырның хәрәмлеге турында кычкырып торганда, демократик җыр һәм музыканың беренче пропагандистлары булганнар. Болар турында язарга, аларны искә алырга кирәк.
Читать дальше