Ф. Әмирхан тәнкыйтьче буларак та татар әдәбиятында һәрвакытта да реализм принципларын яклап килгән. Бу яктан караганда, ул үз заманында башка тәнкыйтьчеләр белән чагыштырганда шактый өстен торган һәм әсәрләрнең «социальный характерда язылырга» 6 6 Шунда ук. – 56 б.
тиешлеген таләп иткән.
Авторның шагыйрь Дәрдемәнд иҗатына кагылышлы фикерләре дә игътибарга лаек. Әдәбият тарихында Дәрдемәнднең «Кораб» шигыре турында күп язылды, бер-берсенә капма-каршы күп нәрсә әйтелде. И. Нуруллин бу шигырьгә карата профессор Г. Нигъмәти карашын нигез итеп ала.
И. Нуруллин – бөек шагыйрь Г. Тукай иҗатын тикшерүгә күп көч куйган галимнәрнең берсе. Ул – Тукай турындагы күп мәкаләләр, монография һәм хикәяләр авторы. Аның бу хезмәтендә бер бүлек шагыйрь иҗатындагы төп эволюцияне – хезмәт халкының интересларын ялкынлы рәвештә яклаучы реалист шагыйрь булып җитешүе эволюциясен күрсәтүгә багышланган. И. Нуруллинның исбат итүенчә, Г. Тукай беренче адымында ук без күреп ияләнгән Тукай булмаган: шагыйрь буларак, аның язмышы 1905 елгы революциягә бәйле рәвештә алга барган һәм, бөтен хаталарын, кимчелекләрен кыю рәвештә таптап үтеп, Тукай халык шагыйре, трибун шагыйрьгә әйләнгән. Тарих, әдәбият галимнәренең соңгы еллардагы тикшеренүләре шагыйрь тормышына, иҗатына кагылышлы күпсанлы яңа мәгълүматлар белән баетылды, һәм бу мәгълүматлар Тукайны безнең күз алдында тагын да күтәрә баралар. Нәкъ шуңа күрә дә, И. Нуруллинның үз сүзләре белән әйткәндә, Тукай матурлауга мохтаҗ түгел. Ләкин ни өчендер И. Нуруллин соңгы хезмәтендә үзе үк шагыйрьне «матурлау» белән мавыккан. Мәсәлән, ул Г. Тукайның беренче әсәрләреннән булган «Яз галәмәтләре» дигән шигырен ала да һич тә көтелмәгән нәтиҗә ясый:
«Дәрьяларда бозлар ага тау-тау булып,
Һаваларда кошлар оча болыт-болыт, –
ди шагыйрь. Бу юлларда, һичшиксез, гади язны гына түгел, бәлки җәмгыятькә Беренче рус революциясе китергән язны да чамаларга мөмкин» 7 7 Нуруллин И. Күрс. хезм. – 141 б.
. Нигәдер авторның бу фикере ышандырып бетерми. Әгәр инде Тукайның политик сизгерлеген исбат итәргә телисең икән, моннан башка сәнгатьчә югарырак эшләнгән шигырьләреннән чыгып исбат итү автор өчен җиңелрәк һәм отышлырак булыр иде бит!
Китапның алдагы басмаларында автор кайбер кабатлауларны (бигрәк тә мәгърифәтчелек чоры әдәби-эстетик принципларына һаман саен әйләнеп кайту), әдәбият тарихында нинди дә булса кыйммәте булмаган кайбер фикерләр белән кирәксез бәхәскә ташлануларны кыскартса, яхшырак булыр иде.
Гомумән алганда, И. Нуруллинның әлеге тикшеренүе – ХХ йөз башы әдәбияты буенча теоретик пландагы зур һәм әһәмиятле хезмәт. Бу тикшеренү соңгы елларда әдәбият фәнебезнең чын-чыннан киң колач алып тирәнәя, үсә баруын тагын бер тапкыр раслый.
Социалистик Татарстан. – 1967. – 12 гыйнвар
Тинчуриныбыз бар иде…
Кадерен белеп искә алу, мирасын хөрмәт итү, таланты алдында баш ию гадәт булып китсен иде. Тинчуриныбыз – мәдрәсәдән революциягә, аннан сәхнәгә аяк басып кулына каләм алган культура эшлеклебез, эрудицияле артистыбыз, драматургыбыз бар иде…
Тинчуринның мирасы һәм намуслы исеме безгә партиянең ХХ съездыннан соң кабат әйләнеп кайтты. Аның барлыгын, Татар академия театрында бөтен бер Тинчурин чоры, Тинчурин мәктәбе булганлыгын без, яшьләр, интуиция буенча сизә идек. Безнең буын авыл сәхнәләрендә «Зәңгәр шәл» һәм «Кандыр буе»н куйган кешеләр арасында тәрбияләнеп үсте. «Кандыр буе»ның көен:
Без кабызган утлар сүнмәс алар,
Сүнмәс алар хәтәр җилләрдә… –
дип җырлыйлар иде. Әле кырыгынчы елларда гына мәктәп коридорында шыңшып узган укытучылардан ишеткән бар иде:
Дусларым, сагынып кайттым…
Дусларым, ерак илләрдән…
Моның нәрсә икәнен белми идек, ләкин ниндидер сихри-лирик интонация безне әсәртә иде.
– Ни өчен «Зәңгәр шәл»не куймыйбыз?
Скрипкада уйнаучы ак чәчле укытучы, елмаеп:
– Килер вакыт, куярлар, – диде. Аннан, көрсенеп: – Их, Булатны уйнаган заманнар бар иде, – дип, скрипкасын сызып җибәрде.
Шулай Кәрим Тинчурин дәшми генә безнең күңелләрдә яшәп килде. Безнең хыялларда Тинчурин күләгәсе яшәп килде. Шагыйрьнең күңеле күбәләк кебек (мин бу урында Тинчуринны шагыйрь дип атыйм – пьесаларындагы барлык җырларны аерым туплап китап итеп чыгарсаң, «шагыйрь Тинчурин» дигән исемне алырга ул һичшиксез лаек булыр иде). Әйе, шагыйрьнең күңеле күбәләк кебек, дорфа тәнкыйтьчеләр «Зәңгәр шәл» өчен утызынчы елларда аңа нәрсә генә әйтмәделәр! Имеш, Тинчурин иске авылның гармониясен мактап җырлый… Имеш, драматург авылдагы сыйнфый көрәшне күрсәтмәгән. Аның күңелен имгәтергә маташкан вульгар социологлар булып уздылар, ул нечкә хисле сизгер шагыйрьне тупас сүзләр белән мәсхәрә итәргә тырышулар булды… Ләкин ул бер-бер артлы әсәрләрен сәхнәгә бирә килде.
Читать дальше