Мөхәммәт Мәһдиев - Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4

Здесь есть возможность читать онлайн «Мөхәммәт Мәһдиев - Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: foreign_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиев «Әсәрләр»енең бу томында әдипнең «Исәнме, Кәшфи абый!» повесте, «Бәхилләшү» романы һәм «Җир йөзендә алты кыйтга…» исеме астына тупланган юлъязмалары урын алды.

Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Мөхәммәт Мәһдиев

Әсәрләр. 4 том

Исәнме Кәшфи абый Повесть I Габделбарый агай нэп чорында Казанда сәүдә - фото 1

Исәнме, Кәшфи абый!

(Повесть)

I

Габделбарый агай нэп чорында Казанда сәүдә эшендә әвәрә килеп алды. Җорлыгы, үткенлеге байтак иде, элек тә шәһәр белән авылны бер итеп яшәде: аз-маз иген дә чәчте, кышын, ат белән килеп, кибетләргә товар да ташыды. Ни хикмәте булгандыр – биткә-башка чибәрлегеме, әллә рус телен яхшы ук белүе сәбәп булганмы – Габделбарый Казанның Проломный урамындагы 1 1 Проломный – Казандагы Бауман урамының элеккеге исеме. «Бристоль» номерлары астында хәрчәүник ачты та җибәрде. Җитмәсә, хәрчәүникнең дә исеме алай гади, ямщикларча түгел, ә «Бар» дип атала икән. Анда, имеш, сыра, тозлы борчак, балык, сохари, «Тахил шәрабы», «Алабашлы», «Французское шампанское» дигән ашау-эчү әйберләре бар икән. Нэп чоры беткәнче авылда бер генә хәбәр йөрде:

– Барый шәһәрдә «Бар» ачкан…

Сөйләүләренә караганда (авыл халкы, шәһәргә баргач, Барый «Бар»ына кереп чыкмый калмый иде), әлеге «Бар»да эчемлектән тыш башка әйберләр дә сатылган. Гәр Хутордан шәһәргә ядрә, ситсы, дары кебек әйберләр алырга барган аучы Җәгъфәр абзый, Барый «Бар»ына кереп, читтән генә карап торган. Биек үкчәле ботинкалар киеп, бит урталарын кызартып бизәнгән, азатлыкка чыккан бистә кызлары, имеш, шыртламалы сумкалар тотып, шул «Бар»га кереп-чыгып йөриләр, ди. Аучы Җәгъфәр үз күзе белән күреп, үз колагы белән ишеткән: бер чибәр кыз килеп кергән дә Барый абзыйны читкәрәк чакырып сораган ди:

– Абый, сездә кара борыч юкмы?

Шул мизгелдә Габделбарый абыең, имеш, көләч елмаеп, бөтен эшен ташлап, прилавканың икенче башына киткән һәм болай дигән:

– Сеңлем, миндә кызыл ефәк шәл бар.

Кызый каушап калган, әмма ефәк шәлне сатып алган, ди. Аучы Җәгъфәр бер почмакта утырганда, Габделбарый абзый әнә шулай, әштер-өштер китереп, әллә ничә кызга һич тә соралмаган товар сатып җибәргән, ди.

Нэп бетүгә, Габделбарый абзый авылга кайтып төште – таза, кызыл муенлы, кысык күзле иде – крестьян эшенә тотынды. Күпмедер вакыттан соң шәһәрдән авылга бер җыр кайтты.

Казанда «Бар» бар иде –
Барый абый бар иде,
Барый абый «Бар»ларына
Барган чаклар бар иде.

Кайтты – гаиләне кайгырта башлады. Колхоз оешуга, беренче булып язылды, үсеп килә торган малае Кәшфине ШКМга 2 2 ШКМ – школа колхозной молодёжи. Җидееллык мәктәпләрнең авылдагы беренче исеме шулай иде. Бу мәктәпләргә колхозчы балаларын гына алалар иде. бирде. Кәшфи ШКМ тәмамлаган көннәрдә генә колхозга район вәкиле килеп төште. Ташлытаудагы трактористлар курсына авылдан бер егет кирәк иде. Бирим дигән колына – чыгарып куяр юлына, ди китап. Бөтен авылга зур хәбәр таралды: Габделбарый малае трактористлар курсына китә икән. Авыл дерт итте: дөньяда моннан да зур уку, зур вакыйга булу мөмкин дә түгел иде.

…Тракторның мифик куәте турындагы легенда утызынчы елларда, ул машина әле авылга үзе кергәнче үк килеп җитте. Башта җыр булып: утызынчы елларда сәхнәдә концерт куелса, трактор турындагы җырны җырламый калмыйлар иде. Бигрәк тә мәктәп балалары, кулларын алга сузып, берсе артыннан икенчесен куыштырып, әйләндереп җырларга яраталар иде.

Тракторның тәгәрмәче, тәгәрмәче
Алга таба, алга таба, алга таба әйләнә.
Колхозниклар, сак булыгыз, сак булыгыз,
Сезгә кулак, сезгә кулак бәйләнә.

Сәхнәдә генә түгел, трактор халык теленә дә шулай куәт иясе булып килеп керде. Крестьян агай, телен шартлатып, «Трактор – сука бабай, ерак тор» дип әйткәләп куюны гадәт итте. Кайсыдыр бер язны – утыз дүртенче елнымы икән, басу түренә, җир селкетеп, трактор килеп туктады. Авыл халкы эш ташлап шунда чапты. Трактор тирәсендә кара комбинезон кигән, куллары-битләре кара майга буялган таза өч егет кайнаша иде. Язгы дымга бүртенеп яткан җир өстенә янган керосин исе таралган, трактор эшләгәнгә, йомшак җир өсте дерелдәп утыра иде. Колхоз җитәкчеләре әлеге кара егетләр белән байтак сөйләштеләр, тагылма сукаларны көйләшкәндә, үзләре дә майланып беттеләр, әмма, тимер тарткычларын чыкырдатып, җиргә дүрт сөрән батырып кузгалып киткән бу гыйфрит артыннан бөтен кеше сокланып карап калды. Халык кичкә кадәр таралмады: җир һаман актарыла, күперә, сөргән җир ишәя бара иде. Тракторны туктатмадылар, колхоз идарәсен караучы Маһибәдәр түти чиләк-көянтә, төенчекләр белән кайнар аш, ипи, сөт күтәреп килде, өч кара егет чиратлап, кара җир өстенә утырып, майлы куллары белән кайнар ит сыпырттылар, сөяк кимерделәр, калын күмәч телемен умырып, сөт ашадылар. Болар серле, сүзсез егетләр иде, аларны МТСлы күрше авылдан, диделәр, аларга кичкә бик яхшы фатир табарга, фатирларына ит, бал, күмәч кебек ризыклар җибәртергә, мунча яктырырга кирәк иде. Халык, үзенә хас беркатлылык белән, тракторист көн саен мунча керергә тиеш дип уйлый иде. Кешеләр басудан караңгы төшкәндә генә таралдылар.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4»

Обсуждение, отзывы о книге «Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x