Мөхәммәт Мәһдиев - Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4

Здесь есть возможность читать онлайн «Мөхәммәт Мәһдиев - Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: foreign_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиев «Әсәрләр»енең бу томында әдипнең «Исәнме, Кәшфи абый!» повесте, «Бәхилләшү» романы һәм «Җир йөзендә алты кыйтга…» исеме астына тупланган юлъязмалары урын алды.

Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Сөрелгән басу уртасыннан яланаяк атлап, иң соңыннан кайтып китүче малай – Кәшфи иде.

– Ике кулың белән рәхәтләнеп ит ашыйсың, бал-май эчендә йөзәсең килсә, әнә шундый ак эшкә өйрәнергә кирәк, – диде Габделбарый агай Кәшфигә. – Кара эшне аны мәнди анасы да булдыра…

Малай инде болай да тормыш юлын хәл иткән иде.

Кәшфи ата-анасына бер генә һәм үтә кадерле бала иде, аны Ташлытауга тракторчылар курсына бик зурлап озаттылар. Колхоз идарәсенең карары буенча, әгәр Кәшфи әйбәт укып барса, аның өчен әнисенә ун хезмәт көне, Кәшфинең үзенә аена өч тәңкә акча түләнәчәк иде. Бер-ике ай буе Ташлытаудан хат-хәбәр генә килеп торды:

«Зәнәтиеләр бик авыр, инде кәлинвалларны өйрәнеп беттек, хәзер карбюратор белән магнето өйрәнә башлыйбыз…»

«Фатирда торабыз, бәрәңге пешерә торган чуенның эче кечерәеп бетте, әти, килгәндә, икенче чуен алып килсен…»

Өч айдан, ял көнгә дип, Кәшфи үзе дә кайтты. Күрше-тирә, аларның чиста зур өйләренә җыелып, идәнгә утырды. Көзнең яңгырлы, караңгы киче иде, җылы чиста өйдә әңгәмә корылды. Хәер, Кәшфи генә сөйләде:

– Цилиндрның берсенең поршене аска төшкән вакытта, газ ачылып китә дә, шуңа баетылган ягулык килеп керә. Ул инде бөркелеп газ булып килеп керә. Шуңа эсвичәдән очкын эләгүгә, теге газ гөлт итеп кабына да, киңәеп, поршенны этә башлый. Теге поршен кәлинвалга тоташкан. Кәлинвалны әйләндереп куюы була – икенче цилиндрның газы ачыла. Аннан карбюратор аркылы тагын газга әйләнгән май бөркелә. Аңа тагын ут кабына…

Крестьян агайлар, аңларга тырышып, авыз ачып утыралар.

Кәшфи кыза:

– Ә узган ел имтихан вакытында беләсезме ничек булган? Кәмиссия председателе сорый икән Мәтәскә егетеннән – безнең күрше Сәрвәр тәтәнең туганы ул, сез аны беләсез, – шуннан сорый икән: – Әгәренки, – ди икән бу председатель, – әгәренки, – дип әйтә икән, – трактор пулный хут барганда аның магнетосы өзелеп төшсә, – дип әйтә ди, – аны тракторның кайсы тәгәрмәче таптар?

Кәшфи бәхетле чырай белән күршеләренә карый. Әмма берәү дә җавап бирә алмый. Кәшфи һаман шатлана. Мич буенда утырган әти-әнисенең дә шатлыгы-бәхете эчләренә сыймый. Агай-эне өстендә Кәшфи тилгәннәр булып оча:

– Белмисезме? Белмисезме? Менә Мәтәскәнең Гаптери шуның белән харап булган да инде. Ул әйткән: арт тәгәрмәче таптый, дигән.

Кәшфи тирән мәгънәле, мыскыллы елмаю белән агайларга өстән карый. Берәү дә каршы килми, Кәшфи үзе һөҗүмгә күчә:

– Арт тәгәрмәчеме? Артмы?

Берәү дә дәшми, Кәшфи аның саен бәхетле.

Һәм ул, мең сумлык отышлы билетны тартып чыгарып салгандай, тантана белән әйтә:

– Магнето төшеп калгач, трактор бара аламыни, наданнар! Лып туктый бит ул!

…Кәшфи, авылны дер селкетеп, бер тәүлектән соң китеп барды. Егетләр, малайлар арасында кәлинвал, карбюратор, эсвичә, магнето, радиатор дигән нәкъ биш сүз Кәшфи истәлеге буларак отылып калынды.

II

Май аеның кояшлы бер көнендә, Ташлытау МТСыннан Гәр Хуторга билгеләнгән «НАТИ» тракторына утырып, авылга Кәшфи кайтып төште. Трактор дөнья селкетеп урамнан узды да, Габделбарый агайның тавык үләне баскан капка төбенә килеп, кинәт туктап калды. Әтәчләр куркыныч команда бирделәр, тавык халкы, кыраклап, бәрәңге бакчасына тайды, этләр капка астыннан гына торып гайрәт чәчеп алдылар. Кәшфинең әти-әнисе ишегалдында йөгерештеләр, Габделбарый агай хәтта, түр тәрәзәне ачып, тәрәзә төбенә патефон китереп куйды. Андыйның рәтен белә торган кеше шул! Трактор двигателенең лепелдәгәненә пластинкадан җыр кушылды:

Әрләнсен лә дошман,
Шатлансыннар дуслар
Өзелеп чыккан безнең җырлардан.

Кәшфи, «НАТИ»ның рулен тоткан килеш, горур кыяфәттә утырды. Төшмәде. Әле трактор тирәсендә бала-чага гына иде. Бераздан олылар җыелды. Кеше шактый җыелгач кына, Кәшфи тракторын сүндерде һәм өстә утырган килеш сөйләп китте:

– Юк, крәчин мае гына җитми. Аңа әле аптул (автол) да кирәк. Крәчин маен аптул белән бутыйсың (бөтен халык әсәренеп, куркынып, күрше Чулак Абдулга карап алды, ул да трактор каршында тора иде). Шул аптул кушкач кына, ягулык була ул. Ни өчен дисәң, аның өчен чөнки, крәчин үзе генә булганда, цилиндрның поршеннары бер-берсенә ышкылып, ашалып бетәрләр иде, и һәм дә, зазор ясалып, трактор бөтенләй эштән чыгар иде. Ни өчен дисәң, аның өчен чөнки, аптулны кушып яндырганда (халык яңадан дерт итеп Чулак Абдулга карап ала) экономия дә була, и һәм дә трактор поршеннарына да йомшакка килә. Ни өчен дисәң, аның өчен чөнки…

…Трактор көн-төн эшләде. Басу түрендә берөзлексез гөрелте торды. Март-апрель айларында колхозда бик күп атлар кырылган ел иде ул. Язга бик ябык чыктылар да ташу вакытында күтәрәмгә калдылар. «Ат күтәрү» дигән яңа мәшәкать барлыкка килде. Яткан атны торгызып, корсак астына ызма 3 3 Ызма (русчасы подбрюшник) – брезенттан ясалган җиде-сигез сантиметр киңлегендәге тасма. тыгып, күтәреп асып куялар. Әмма ачлыктан йөгенгән атны ызма гына коткармый. Ат бер йөгенсә, алга бара алмый, үлә. Шулай атлар кырылды. Ташлытау юлындагы бер коры елгага ат үләксәсе ташыдылар. Үләт зираты дип аталган ул урында апрель аеның күген козгын, карга басты. Тегендә дә, монда да, тау булып күпереп, ат гәүдәсе ята иде. Авыл халкы шомга төште. Узган-барганда карап торалар иде: козгын атның яңагына куна да артка чүгә һәм, кинәт алга түнеп, күзен чукый. Иң беренче эш итеп күзен ала. Шуны тәмләп ашагач, мактанган сыман, «Коңкъ! Коңкъ!» итеп аваз сала, бу тавыш, җилсез көнне авылга ишетелеп, җанны өшетә иде.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4»

Обсуждение, отзывы о книге «Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x