• Пожаловаться

Мөхәммәт Мәһдиев: Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7

Здесь есть возможность читать онлайн «Мөхәммәт Мәһдиев: Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях присутствует краткое содержание. ISBN: 978-5-298-03761-7, категория: foreign_contemporary / tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале. Библиотека «Либ Кат» — LibCat.ru создана для любителей полистать хорошую книжку и предлагает широкий выбор жанров:

любовные романы фантастика и фэнтези приключения детективы и триллеры эротика документальные научные юмористические анекдоты о бизнесе проза детские сказки о религиии новинки православные старинные про компьютеры программирование на английском домоводство поэзия

Выбрав категорию по душе Вы сможете найти действительно стоящие книги и насладиться погружением в мир воображения, прочувствовать переживания героев или узнать для себя что-то новое, совершить внутреннее открытие. Подробная информация для ознакомления по текущему запросу представлена ниже:

Мөхәммәт Мәһдиев Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7

Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиев «Әсәрләр» енең бу томында әдипнең төрле елларда иҗат ителгән хикәяләре, пьесалары, публицистик язмалары урын алды.

Мөхәммәт Мәһдиев: другие книги автора


Кто написал Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7? Узнайте фамилию, как зовут автора книги и список всех его произведений по сериям.

Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема

Шрифт:

Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Мөхәммәт Мәһдиев

Әсәрләр. 7 том

Хикәяләр Сабантуй көнендә Аның исеме Кәрим икән Мәҗлескә ул һич тә - фото 1

Хикәяләр

Сабантуй көнендә

Аның исеме Кәрим икән. Мәҗлескә ул һич тә көтмәгәндә, кинәт кенә килеп керде. Безне – шәһәр кунакларын күргәч, бераз уңайсызланды, аралыкка кереп, мич алдында ризык белән чыш-пыш кайнашкан хуҗа хатынга нәрсәдер пышылдады. Күлмәк итәкләрен бераз күтәреп кыстырып куйган, мич эссесеннән йөзе кып-кызыл пешкән хуҗа хатын бик гаярь генә Кәримне өстәл янына китереп утыртты.

– Мин болай гына, Сабантуйдан кайтышлый хәлегезне белергә генә кердем, – дип, Кәрим тартынып маташты.

– Әйдә бар, түргә үк кереп утыр, – диде катгый тавыш белән хуҗа хатын. – Чакырып килгәннең аты зур, сөеп килгәннең хакы зур. Бу – минем бертуган энем, Урта Бирәзәдән. Сабантуй саен бер әйләнеп китә ул.

Калын гәүдәле, киң күкрәкле олы бер ир кереп утыргач, өстәл тирәсе тараеп китте. Без, ике егет, авыл Сабан туе турында газетага очерк язарга дип кайткан ике аксөяк, Кәрим янында ничектер үзебезне уңайсыз хис итеп, бер-беребезгә караштык. Мәҗлес әле башланып кына килә, һәм бу йортта квартирада торучы ике укытучы кыз да компаниядән гаять канәгать кыяфәттә безне чымырдап торган әче бал белән чын-чынлап сыйлый башлаганнар иде. Без инде берәр стаканны Аллага тапшырып, бүгенге кичне күңелле генә уздырырга дип исәпләп тора идек. Барыбер Сабантуй турында юньле очерк чыкмаячак. Авыл бик кечкенә, Сабан туе да нибары өч сәгать дәвам итте. Батыр калган егетне дә очеркның үзәгенә салып булмаячак. Ул каяндыр шахтадан кайткан шушы авыл кияве булып чыкты. Булсын иде ул шушы колхозның көтүчесе яки механизаторы. Кыскасы, без редакциягә материалсыз кайтып керәчәкбез. Анысына инде без риза идек… Иптәш егетем белән безнең сүзсез калуны сизеп, самовар янындагы хуҗа агай бу бушлыкны тутырмакчы булды, ахрысы.

– Йә, егетләр, нәрсә борыннарыгызны салындырдыгыз? Алтмыш яшьлек Каюм абыегызның җырлап биргәнен көтәсезме? – дип, кулына стакан алды. Аннан, тамагын кырып, карлыккан тавыш белән җырлап җибәрде:

Ленинград бигрәк ерак,
Башындай чүкеч-урак шул,
Башындай чүкеч-урак.
Кемне күрсәм дә аерылалмыйм,
Сезнең хәлләрне сорап.

– Инде моңа да эчмәсәгез, хәзер каенегә тапшырам эшне, – диде Каюм агай. – Әнисе, кая әле, каененең струментын алып кер әле.

Хуҗа хатын чоландагы бүлмәдән тузан сарган мандолина күтәреп кергәч, без гаҗәпләнешеп бер-беребезгә карадык: Кәрим һәм мандолина… Бу нигәдер башка сыеп бетми иде. Нигәдер бу нечкә инструмент Кәримнең уч төп-ләре бирчәеп беткән каты, зур кулына килеп керү белән шартлап сытылыр сыман тоелды. Аннан, аның бармаклары! Алар шундый юаннар, тәмәке төтененә саргайган тыр-наклары – нәкъ инде өлгереп коелган урман чикләвеге кабыгы. Баш бармагы кайчандыр балта тиюдән урталай ярылган булганмы, анысының төтенгә көйгән зур тырнагы май коңгызының сыртыдай җөйләнеп тора… Әнә шул кеше мандолинаның тузанын сөртеп, аны зың-зың чиртеп көйли башлады.

Безнең кызларыбыз, ахрысы, Кәримнең уйный алачагына шикләнмиләр иде, инде кайсы көйне уйнату турында бәхәс башладылар:

– Кәрим абый, зинһар, «Ике аккош»ны уйна!

– Юк-юк, башта «Зәңгәр төймә»не!

– Куйчы, шул көйнең нәрсәсен таптың, аны уйнаганчы, «Ромашкалар»ны!

Кәрим аларны тыңладымы-юкмы, мандолинаны көйләп бетергәч, өстәл кырыннан бераз гына читкә китеп утырды да аягын аяк өстенә куйды. Аннары бераз гына башын артка ташлады. Кинәт кенә, бөтен кылларын бәреп, аккорд бирде, йөзенә елмаю чыкты. Ләкин мин шул вакытта аның күзләренә игътибар иттем: күзләр елмаймыйлар иде. Иптәшем мәҗлеснең бу юлга кереп китүеннән бик тә канәгатьсезләнгән кыяфәттә, ачык тәрәзә янында тәмәке тартып, дәшмичә утыра бирде.

Тирбәлгән кыллар зыңгылдавына Кәримнең йомшак, ягымлы тавышы кушылды:

Һаваларда очкан аккошларның
Каурыйлары коела күлләргә шул.
Үзе дә юк, җылы сүзе дә юк,
Калды сагынып кына сөйләргә…

…Бу көйгә мин тетрәнеп киттем. Хыялым мине еракка-еракка – бала чакның бер язына чигерде. Без, малай-шалай, әти-әниләребездән мең төрле хәйлә белән качып, кичләрен тау башына – егетләр-кызлар җыелган җиргә бара идек. Ул елны яз бик матур килде. Язның караңгы төнендә аста чурлый-чурлый аккан ташу тавышын тау өстеннән тыңлап торуы бик рәхәт була иде. Борынга парлы җир исе, тирес исе бәрелеп тора, язгы су чылтыр-чылтыр каядыр ашыга.

Читать дальше
Тёмная тема

Шрифт:

Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё не прочитанные произведения.


Отзывы о книге «Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7»

Обсуждение, отзывы о книге «Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.