Мөхәммәт Мәһдиев - Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7

Здесь есть возможность читать онлайн «Мөхәммәт Мәһдиев - Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: foreign_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиев «Әсәрләр» енең бу томында әдипнең төрле елларда иҗат ителгән хикәяләре, пьесалары, публицистик язмалары урын алды.

Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Җыелыш озакка сузылды. Ак мыеклы галим борчылды – сорау бирүче күренми. Бөтен өмет бригадир Зиннәттә иде. Инде мөселман алласы, христиан алласы, Будда һәм башка аллалар турында ике сәгать буе сөйләнгән, Вольтер, Ницше, Аристотельләрдән өзекләр китерелеп беткән иде.

– Йә, колхозчы иптәш, сезнең нинди дә булса соравыгыз булырга тиеш? – диде ак мыеклы галим.

Зиннәт аркасын ишек яңагына ышкып алды, аның битләре чөгендер кебек кызарган иде, ул нәрсәдер әйтергә теләп авыз ачты. Ике сәгатьлек лекцияне ул башыннан ук тыңлаган иде.

– Менә миндә бер сорау бар, – диде Зиннәт, бераз алга узып. – Ничек дип кенә әйтергә инде. – Ул, фуражкасын салып, башын кашып алды.

Галимнәр җанландылар. Карт галим, чибәр кызга борылып:

– Надя, яз! – дип әмер бирде.

– Менә сез сөйләдегез инде, – диде Зиннәт, – ә шулай да әйтегез әле: дингә ышанырга ярыймы, юкмы?

Шуны гына көткәндәй, өстәл артындагы яшь галим сикереп торды.

– Академик Бартольд, – дип башлады ул үзенең сүзен, – болай дип яза…

– Нәрсәме? – дип җыерылды Муллагали агай.

– Әйе, академик Бартольдның бу фикере Бэкон фикерен юкка чыгара. Бэкон – Урта гасырлар филосо-фы – болай ди…

– Нәрсәме? – дип, Муллагали агай алга таба бөгелде.

Яшь галим кызып-кызып Герценга килеп җиткәндә, Мәрьямбикә түти белән Муллагали агай торып ишеккә таба юл тоттылар.

– Әй, әй, сез кая болай? – дип, карт галим сикереп торды.

Муллагали агай, аңа борылып, «нәрсәме?» дигән арада, Мәрьямбикә түти сүз алды:

– Без карт белән, – диде ул, – Алла турында сөйлиләр дигәч кенә килгән идек. Үзегез беләсез, утызынчы елда мәчетне япканнан бирле, Алла турында бер сүз ишеткәнебез юк. Ә сез монда әллә ниткән кәмидикләр сүзен генә сөйлисез икән. Белгән булсак, карт белән телевизор янында гына утырасы икәнбез. Бүген анда «Кигәвен» дигән кина күрсәтәселәр иде. Әйдә, карт, карабрак атла…

Алар ишектән чыгып киттеләр, клубта олыраклардан бер Зиннәт басып калды. Ул, кыюланып китеп:

– Рөхсәт итсәгез, миндә тагын бер сорау туды. Шулай да, Алла бармы, юкмы? – диде…

1967

Ахири

Сез Яңа бистәнең Баһауны беләсезме? Белмәсәгез, күп нәрсә югалттым дип уйлагыз. Нәрсә, әллә сезнең кибетләрдән берәр әйбер эзләп тә таба алмый йөргәнегез юкмы? Булса – Күл урамда яшәүче Баһауны күрегез. Баһау белән танышу – теге, сез эзләгән әйберне табу дигән сүз. Танышкан вакытта Баһауның менә кай якларына игътибар итегез.

Аңа исеме белән дәшәсе түгел. Аның иң яраткан сү-зе – ахири. Үзеңнең дусларың турында әйткәндә – әшнә. Директор, управляющий, мөдир, начальник урынына – хуҗа. Акча дип әйттеңме – бетте диген. Аның гомуми исеме – корт. Унлык – бер акча, йөз сум – бер багана. Ике йөз дә егерме сум дип әйтәсе түгел, ике багана, ике казык. Әйберне саттым түгел, ә биеттем, йөз граммны да эчтем түгел, дөпәдем. Тәмәке – дохан. «Син мөселман, мин мөселман, әйдә ярар инде, чорт с ним» дип тә җибәрсәң, Баһау – синең мәңгелек дустың. Баһау элегрәк иске пристаньда ларёкта эшли иде. Пароход юк вакытта Баһау – күңелсез генә бер кеше. Ларёгындагы иске гәзитләрне укып, доханлап тик утыра. Гәзитне ул рәттән укый. Анда Англия королевасының туган көне дә, Гвинеядәге бер егетнең буар еланны үтереп тиресен салдыруы да, Франциядәге почта хезмәткәрләренең забастовкасы да Баһау тарафыннан бертигез кызыксыну белән укыла. Ләкин… ах! Пароход килеп җитте бит! Менә инде шунда Баһау бөтенләй үзгәрә. Ул салам эшләпәсен киеп куя, битенә ярты уч одеколон сибә, ларёк алдына куйган күн бүрекләрне, эш бияләйләрен щёткалый башлый. Кәрзин күтәреп җиләк сатарга килүче Ослан марҗаларын, Тәмте татарларын, чия сатарга килүче чуашларны Баһау ерактан чакырып ала:

– Агайне, нәкъ сиңа дип кенә калдырган бер бүрек бар!

– Сеңлем, әтиеңә менә бу эшләпәне алып җибәр, актыгы!

– Абзый кеше, артыш агачыннан ясалган бик һәйбәт трубка бар! Гомереңә рәхмәт әйтерсең!

Һәм, ни хикмәт, пароход халкы Баһауга чиратка тезелә. Тузанланып беткән, бәясе төшерелгән күн бүрек әле җиләгеннән бер тиен табыш тапмаган абзыйның башына инде менеп утыра, кырык җиденче елгы реформага кадәр үк промкомбинат эшләп чыгарган трубка инде чия сатарга килгән Бәчә агайның сары мыегы астында тирбәлә. Ә Баһауның күзләре елтырый, йөрәге дөп-дөп тибә, шатлыктан куллары калтырый. Ул ара да булмый, бер читтә кыюсызланып торган яшүсмер егетне чакырып ала да күз ачып йомганчы тегенең чәченә одеколон бөркә.

– Әйдә, син мөселман, мин мөселман, игелеген күр, менә бу синеке, – дип, аның башына салам эшләпәне киертеп тә куя.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7»

Обсуждение, отзывы о книге «Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x