– Ну, Галимҗан кирәген бирде кичә!
– Колотовның бер ялгышы булды: тегеләр шуннан файдаландылар…
Иртәгесен ашханә янында Зиннур ханымнар белән әнә шулай сөйләшә.
Ә бию мәйданчыгында Зиннур – беренче. Яшьләрнең күбесе булдыра алмаганны эшли ала: ул твист биергә оста.
Гомумән, кай җиреннән генә килсәң дә, Зиннурга бәйләнеп булмый. Бүлмәгә кайтуга, ул юл-юл зәңгәрле пижамасын киеп ала. Йоклаганда чәчен чылатып, сөлге белән бәйләп йоклый. Хатын-кыз белән сөйләшкәндә, уен-көлке, мәзәк сөйләргә ярата. Зиннур булган җир-дә – пляждамы ул, бакчадамы – мәзәк. Ихи-хи да михи-хи. Ул бигрәк тә курортка, командировкага киткән ирләргә бәйләнешле мәзәкләрне күп белә. Имеш, берәү хатынына курорттан «казбек» дип телеграмма биргән икән… Хатыны, имеш, «пиво» дип җавап җибәргән… Һәм башкалар. Экскурсиядә Зиннур алдан йөри. Берәр җирдә кыя, сукмакта мәрмәр эскәмия-фәлән очраса, Зиннур йөгереп шунда китә.
– Менә күрдегезме, монда минем исем бар, – дип иелә дә бөгелә, үрмәли, һәм, чыннан да, дөрес. Мәрмәр эскәмияне чокып язып ук куелган. Берничә тапкыр.
«Зиннур. 1950.»
«Зиннур. 1960. IX.»
«1967. Зиннур. VIII.»
Ул шундый язуларны берничә кыяда да табып укып күрсәтте. Бу вакытта аның күзләре елтырый, үзе сабый баладай шатлана иде.
Зиннур – телгә дә оста кеше. Җөмлә саен бер мәкаль. Мәкальнең ул русчасын гына әйтә. Берәрсе аны суга керергә чакырса, «за компанию и монах женился» дип, суга кереп китә. Әгәр берәр урынга соңга калса, Зиннур «лучше поздно, чем никогда» дип, ханымнарга карап елмая. Билгеле, тегеләр дә елмаялар.
Зиннур һәрвакыт әңгәмә үзәгендә. Ашханәдәге официанткалар, бүлмә җыештыручылар, пляждагы санитаркалар Зиннурны исеме белән дәшеп йөртәләр. Ял итә башлаган көнне үк ул официанткаларга яхшы хезмәт күрсәткәннәре өчен рәхмәт язды. Икенче көнне шундый ук рәхмәт бүлмә җыештыручылар исеменә язылды. Пляждагы санитаркаларның да ял итүчеләргә яхшы мөгамәләсе шул ук көнне санаторийның врачына ишетелде. Аны җиткерүче дә Зиннур иде. Кыскасы, Зиннур – идеаль кеше.
Ләкин… ах, бу фани дөнья тигез түгел! Бик зур бәхетсезлеге бар Зиннурның! Менә монысына бернинди чара юк. Зиннур кырыкның теге ягына чыккан. Иллегә дә күп калмаган. Кеше төсле яши башлыйм дип торганда гына менә шушы бәхетсезлек вакыт-вакыт үтерә дә ташлый Зиннурны.
– Миңа күпме бирә алырсыз? – дип сорарга ярата ул хатын-кызлардан. Зиннурның ул көнге кәефе әнә шул сорауга бирелгән җавапка бәйле. Әгәр берәрсе өстенә бастырып «кырык алты» дисә, Зиннур көне буе кәефсез йөри. Бу вакытта ул кызганыч булып күренә. Диңгезнең күк белән тоташкан ягына ниндидер буш, өметсез караш ташлый да, чуерташларга баккан килеш, озак-озак тора… Инде берәрсе ялгышыпмы, шаяртыпмы «сезгә әле нибары утыз өч-утыз биш булыр» дисә – Зиннур ул көнне көне буе җырлап йөри. Җырлаганда, ул әдәп белән генә, борын эченнән генә шыңшырга ярата. Иртән бер җырны шыңшый башласа, шуны көне буе суза. Аңа иртән берәр хатын-кыз комплимент әйткән булса, көт тә тор, Зиннур бүген шыңшыячак… Менә ул яр буенда шахмат уйный. Фигураны кыймылдатканчы, ул борын эченнән генә көйли. Бу вакытта ул уйлый. Инде фигураны кулына алып шап итеп утыртканда, кешегә ишетелерлек үк итеп җырлап җибәрә:
Мне бесконечно жаль
Твоих несбывшихся мечтаний…
Бу шулай көне буе дәвам итә. Һәр фигураны урыннан күчерүгә, Зиннур тавышын көчәйтә:
Аның тавышы ярыйсы гына, һәм бер ханым аннан: «Сез опереттада җырладыгызмы әллә элек?» – дип сорагач, Зиннур көне буе сәерләнеп, җиңеләеп йөрде. Ләкин шул көнне кич ул мендәренә капланып озак кына уфылдап, ыңгырашып ятты. Аны теге ханымның «элек» дигән сүзе харап иткән иде, ахрысы.
Ул исә оперетта артисты түгел, ә Казанда туып-үсеп, моннан егерме еллар элек Париж Коммунасы, Тукай, Татарстан урамнары тирәсендәге бөтен яшь кызларның башын әйләндергән кара чәчле чибәр Зиннур иде. Хатын-кыз пальтолары тегү буенча ул шәһәрдәге иң яшь мастер булып исәпләнә иде. Пальто үлчәткәндә, бик күп кызлар аңа үзләренең телефон номерларын калдыралар иде. Зиннур килмичә туган көн мәҗлесләре башланмый тора иде. Ә Зиннур булган туган көн мәҗлесләренең саны! Әйтерсең бу дөньяда кызлар гына туып торган! Мәҗлеснең түрендә игътибар үзәгендә рәхәтлектән эреп утырган көннәр бар иде… Бар иде шундый заманнар, шайтан алгыры… Бар иде, бар иде…
1966–1967
Фани дөнья үзенекен итте: егерме биш ел ирсез гомер кичергән солдат хатыны Факиһә җиңги, моннан соң беркайчан да тормаска дип, түшәккә егылды. Алдап юатып торуның кирәге юк иде, моны һәркем аңлады. Магнитогорскидагы кызы, яшь баласын алып, әнисен соңгы юлга озатканчы торырга дип, авылга кайтты. Аның артыннан ук Нижнекамскидагы кызы да ял алып кайтып төште. Күршедәге кызы колхоз эшеннән бушаган арада, балаларын каенанасына тапшырып, көн-төн төп йортта кайнашты. Үлем турында беркем дә ачык сөйләшми, тик аңа хәзерләнәләр иде. Берәүләр хәл белергә килгән җирдән шыпырт кына «кәфенлеге бармы?» дип борчылалар, картлар өйгә кермәстән генә «килен васыятен әйттеме?» дип сорашалар, тавышларын калтыратып, бугаз төеннәрен кылкылдатып, киңәш бирәләр, йомарланган, таушалган яулык белән күзләрен сөртеп алалар. Түбән оч тол хатын Факиһәне шулай аргы яктагы каенлыкка озатырга җыена…
Читать дальше