Мөхәммәт Мәһдиев - Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7

Здесь есть возможность читать онлайн «Мөхәммәт Мәһдиев - Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: foreign_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиев «Әсәрләр» енең бу томында әдипнең төрле елларда иҗат ителгән хикәяләре, пьесалары, публицистик язмалары урын алды.

Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Укытучы Мәлик өчен исә малайның бөтен җәфасы шунда булды: Бибисара түти һәр көнне таба ризыгы пешергәнлектән, Арыслангали һәр тәнәфестә өйләренә йөгереп кайтып килә һәм һәр дәрескә соңга кала иде. Аннан дәрес буе майлы кабартма, пәрәмәч ашап утыра. Аның кадәр аппетит каян килә диярсең!

Мәлик бу тәртипсезлеккә каршы дүрт ел көрәште. Ләкин файдасы тимәде. Бик нык ачуы чыккан чаклары була иде. Әйтик, Мәлик дәрестә, башын артка ташлап, күзләрен йомып, паллль-то дип, нечкәлек билгесен аңлата… Шулвакыт күзен ачып караса – Арыслангали һич кайгысыз кыяфәттә авызына бәрәңге күзикмәге тутырып маташа.

Уку дәресендә бик көчле интонация белән:

И-их, анабыз Идел кирегә аксачы,
И-их, узган гомер кире кайтсачы, –

дип кызарып, тамакларын карлыктырып укып ятканда, класс ишегеннән Арыслангали килеп керә. Кулында пәрәмәч, яңак итләре бүлтәйгән, үзе мыш-мыш килә.

Арыслангалинең бик яраткан бер фәне бар иде. Ул –җыр дәресе. Менә инде монысына ул һич тә соңга калмый. Ашап та утырмый. Аның өчен җыр дәресе кергән көн, гомумән, бәйрәм көн. Чөнки малай кечкенәдән җырлап үсте. Пулат абзыйның йорты тау башында, чишмә өстендә, урамнан читтә тора. Монда таллык, текә яр, аста инеш, чишмә, балыклар, коңгызлар, – кыскасы, су буеның үз дөньясы. Арыслангали әнә шул дөньяда үсте. Һәрвакыт җырлап йөрде. Тавышы да бик моңлы иде. Мәлик моны беренче җыр дәресендә үк сизеп алды. Яңа җыр өйрәнәсе булганда, Арыслангали Мәликнең бердәнбер ярдәмчесе иде. Беркөнне кинәт кенә Мәликнең башына өр-яңа бер фикер килде. Ул көнне Арыслангали рәттән ике дәрескә соңга калып керде, һаман шул ашау мәшәкате белән. Дүртенче дәрес уку иде. Өченче тәнәфестә Мәлик балаларга әйтеп куйды:

– Уку дәресе урынына бүген җыр уздырабыз. Иртәгә җыр урынына уку итәрбез, – диде.

Ләкин, ләкин… Арыслангали инде өенә элдерткән иде, моны ишетми калды.

Җыр дәресе башланды. Балалар узган дәрестә өйрәнгән җырны башлап җибәрделәр:

Син дә җырла, батыр егет,
Син дә җырла, матур кыз.
Ма-тур булсын, ма-тур булсын,
Ма-тур булсын бу тормыш…

Нәкъ шул вакытта ишектә Арыслангали күренде. Мәлик дүрт ел буена беренче мәртәбә малайның каушаганын сизде. Мәликкә шул гына кирәк тә иде. Арыслангалинең күзләре әсәренеп түгәрәкләнгән, ачык авыз эчендә чәйнәлеп бетмәгән кабартма кисәге күренеп тора иде.

Җыр тукталды. Арыслангали нык каушаган төстә:

– Абый, рөхсәтме? – дип әйтә алды.

– Юк, – диде Мәлик шәһәр алган полководец горурлыгы белән. – Соңга калган укучыларны без дәрескә кертмибез.

Арыслангали башын аска иде.

– Безгә җыр дәресен алып барырга комачаулама, Пулатов, – диде Мәлик, исе китмәгәнгә салышып. Ул «җыр дәресе»н һәм «Пулатов» дигәнне аеруча басым белән әйтте.

Арыслангали кинәт кенә үзенең Пулатовка әйләнгәнлегенең бөтен мәгънәсен сизде, күзләре дымланып китте, һәм ул, бүлмә тактасына ышкылып, акрын гына коридорга таба шуышты.

Җырның беренче строфасын яңадан башладылар. Ләкин төрлесе төрле тавыш белән төрле вакытта башладылар да уртада тукталып калдылар.

Икенче строфаны да шулай уңышсыз гына әвәләп чык-тылар. Дәрес күңелсез барды. Арыслангали юк. Барлык балаларның тавышын оештыручы ышанычлы бер тавыш юк. Моңарчы артыннан ияреп җырлап өйрәнгән кешенең тавышы юк. Шуңа күрә балалар ихтыярсыздан ишеккә карап-карап алалар иде.

– Ягез, хәзер өченчесен башлыйк, – диде укытучы, барып чыгачагына алдан шикләнеп. – Яле, Фәрит!

Сыек кына тавыш ишетелде:

Илебезнең халыклары
Матур тормыш коралар…

Сыек тавышка берсе дә иярә алмады.

– Ягез, ягез, – диде Мәлик тәмам өметен җуйган хәлдә. – Аннары ничек, нигә кушылмыйсыз?

Класста авыр тынлык урнашты.

Нәкъ шул вакытта әллә каян гына таныш, моңлы тавыш ишетелде. Менә, менә, нәкъ шушы тавыш булганда, бөтен класс кызы, малае бергә җырлый ала иде… Балаларның күзләре елтырап китте, авызлар ерылды.

Илебезнең халыклары
Матур тормыш коралар.

Мәлик, бу тавышның каян килгәнен белмичә аптырап, югары күтәрелеп карады. Югарыда, бүлмә тактасы белән түшәм арасында, Арыслангалинең кечкенә карбыз кебек йоп-йомры башы күренде. Мәлик югалып калды. Класс җырның икенче яртысын шау итеп күтәреп алды:

Тыныч булсын, тыныч булсын,
Тыныч булсын дөньялар…

– Төш аннан, Арыслангали, – диде Мәлик, аңа карамыйча гына. – Кер, утыр үз урыныңа…

Өченче строфаны җырлаганда, утызлаган баланың дәртле тавышына тәрәзә пыялалары зыңгылдады. Мәлик тә рәхәтләнеп җырлады:

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7»

Обсуждение, отзывы о книге «Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x