Мөхәммәт Мәһдиев - Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7

Здесь есть возможность читать онлайн «Мөхәммәт Мәһдиев - Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: foreign_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиев «Әсәрләр» енең бу томында әдипнең төрле елларда иҗат ителгән хикәяләре, пьесалары, публицистик язмалары урын алды.

Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать
Безнең капка төбеннән төшкән гөрләвек тә аңа кушыла. Безнең елганы – Казанкага, ә Казанканы Иделгә коя диләр. Димәк, безнең абзар кырыеннан узган сулар Каспийга ук китәләр… Шуны уйлавы бик рәхәт тә, моңсу да була иде. Әнә шул елны тау башында безнең авыл егетләре шушы көйне өйрәнделәр. Аны кунак булып барган җиреннән, күрше авылдан кемдер өйрәнеп кайткан, имеш. Ул егетләр барысы да ат җигеп колхозда эшлиләр иде. Барысы да эреләр, барысы да шушы Кәрим кебек киң җилкәлеләр. Һәр кичне шунда тау башына җыелалар да, гармунчы килгәнне көтеп, ара-тирә сөйләшкәләп, тәмәке тарталар. Кайсыдыр югары очтан ук ташу суына ут җибәргәли, боз өстендәге бер кочак утлы салам елтырый-елтырый бормалы су буйлап агып китә… Тальян моңы язгы кара төндә бөтен авыл урамнарыннан аккан гөрләвек тавышына кушыла, һәм ат җигүче егетләр тирбәлә-тирбәлә салмак кына җырлыйлар:

Һаваларда очкан кошлар кебек
Ярсый-ярсый канат кагынып лай,
Туган илем, кайттым мин талпынып,
Дус-ишләрем, сезне сагынып…

Җыр төн урталарына кадәр дәвам итә. Бу көй, без малайларны моңландырган кебек, ул егетләргә дә моңлы тоелгандыр, ахрысы. Бер кичне шулай безнең күрше егете Гаффан, гармунчының җилкәсенә кулын куеп:

– Их, ичмаса, өзмә үзәкне шушы көйне уйнап, – дип, егетләрдән аерылып кайтып китте.

Язгы сулардан ясалган яраларын җир әле төзәтеп кенә килә иде. Көтмәгәндә сугыш… Атна эчендә авылда ул егетләрнең берсе генә дә калмады. Сугыш башланганга ике ай дигәндә, авылга беренче кара хәбәр килде: Гаффан бомбёжкага эләгеп һәлак булган. Эре сөякле, юан беләкле егетләрнең сугыштан нибары берсе култык таяклары белән әйләнеп кайтты…

Бу көйне минем шуннан бирле бер генә тапкыр да ишеткәнем булмады. «Үзе дә юк, җылы сүзе дә юк…» Никадәр моң, никадәр фаҗига! Тукта, бу Кәрим каян белә әле моны? Һәм, гомумән, тупас куллы, ситсы күлмәкле, кирза итекле, кырыктан узган бу кеше нечкә кылларны ничек алай моң белән елата ала?

Мин инде ихтыярсыз Кәримнән күземне алмый карап утыра идем. Ә ул, берни дә сизмәгәндәй, төпсез күзләрен тәрәзә өстенә табарак терәгән дә, мандолина кылларын чирткән уңайга башын калтыратып, аякларын көйгә селкетеп, йортка моң сибә:

Сезне уйлап иртән, һай, кичләрен,
Тыныч көннәр бер дә күрмәдем…

Ясап куйган чәйдән бер йотым авыз иткәч, Кәрим, урыныннан торып, барыбыздан да гафу үтенде. Каюм агайга, мич алдында әле дә мәш килгән апасына кат-кат рәхмәт әйткәч, аларны кунакка чакырды.

– Соңга калмагыз, иртәгә нәкъ сәгать уникегә, – диде. Аннан, безгә карап: – Сезне дә чакырам, безнең авыл Сабан туен карарсыз, өебез дә, күңелебез дә иркен, – диде.

Без нәрсә әйтергә дә белмәдек. Апасы аны озата чыгып киткәч, Каюм агай шыпырт кына бер стаканны әйләндерде дә бер пәрәмәчне тәмләп кенә юк иткәч сөйләп китте:

– Каене бик задор егет минем. Шәп егет, һай-һай, алтын кеше. Пачум зрә харап иттеләр бит үзен теге вакытта. Укытучы иде… Менә сезнең кебек япь-яшь көе кырык бердә үзе теләп военкоматка китте. Унтугыз да тулмаганые әле ул чакта. Госпитальдә ятканда пленга эләкте малай. Шуннан үзегез беләсез. Кайткач укыта гына башлаганые – чакыртып алалар районга. Вәт, шулай-шулай, диләр, мондый эшкә ярамыйсың син, диләр. Ә бу бик шәп укытучы иде. Прәме бөтен авыл ярата иде үзен. Менә унсигез ел инде леспромхозда агач кисүче булып эшли. Алдынгы гел. Анда да яраталар. Почёт тактасыннан төшкәне юк. Хатыны белән дә бик шәп торалар, молодец ул минем каене. Хәзер яңа закун дип әйтәләр дә, ызначит, үзе теләсә, стажын кайтарып, мәктәпкә керсә була, дип. Юк, ди, бер ияләнгән эштән китмим инде, ди. Иптәшләрдән уңайсызланам, эшемне дә яратам, ди…

Төнгә каршы ике кызны өйдә калдырып, без иптәшем белән һава суларга дип чыгып киттек. Ындыр артына чыгып, бик озак йөрдек. Ул да, мин дә дәшмәдек. Ахрысы, без икебез дә бер нәрсә турында уйлый идек. Урманчы Кәримнең моңлы тавышы, мандолина кылларының өзгәләнеп тибрәнүләре белән тулган күңелне беребезнең дә ташытасы килми иде, һәм без ындыр артында таң атканчы йөрдек тә йөрдек.

1967

Кеше күңеле

Мәгъфүрә апа бик яшьли тол калды. Балалары да юк иде, гомере ялгызлыкта үтте. Ул мәктәптә каравылчы булып эшли иде. Йорт-җире, мал-туары да булмаганлыктан, үзенең бөтен рухи һәм матди дөньясын мәктәпкә бәйләде. Мәктәп янындагы кечкенә өйдә үзенә бер почмак ясады, чаршау корды, стенасына конфет кәгазьләре ябыштырды. Стена сәгатенең герен такта чәй укасына төреп асты. Аны вакытында «су җылытмагансың» дип тә, «мәктәп бакчасына тавыклар кергән» дип тә ачуландылар. Ә директор һәр Алла бирмеш көнне иртән бер, кичен бер мәртәбә орышып килде, һәр орышуының ахырында ул: «Эшлисең килсә эшлә, эшлисең килми икән, дүрт ягың кыйбла, как хоти», – дип тәмамлый иде.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7»

Обсуждение, отзывы о книге «Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x