Ләкин Мәгъфүрә апа үз гомерендә бер тапкыр да күз яшен күрсәтмәде. Аны ачуланучы күп иде, әмма дәшмичә генә мәктәп хуҗалыгын алып баручы ул үзе генә булды. Аның турында «Мәгъфүрә елый белми ул, аның ялгызлыктан күз яшьләре кипкән» дигән сүз дә йөри иде.
Гомерләр узды, көз айларының берендә мәктәп коллективы тантаналы рәвештә Мәгъфүрә апаны пенсиягә озатырга җыена башлады. Бер кичне мәктәпнең коридоры өлкән класс укучылары, укытучылары, мәктәп хезмәткәрләре белән шыгрым тулды. Местком председателе, кечкенә өйгә кереп, Мәгъфүрә апаны халык җыелган коридорга култыклап алып чыкты. Җыелган халык Мәгъфүрә апаны басып каршы алды. Баянда марш уйнап җибәрделәр. Барабан кагып, быргы кычкыртып тордылар. Мәгъфүрә апаны кызыл җәйгән өстәл артына утырттылар.
Мәктәп директоры сүз алды. Ул көр тавыш белән укып җибәрде:
– «Мәктәп буенча приказ. 135 нче номерлы. Параграф беренче. Мәктәптә утыз ел буенча каравылчы хезмәтен намус белән башкарганы өчен Мәгъфүрә Зиятдиновага рәхмәт белдерәм.
Параграф икенче. Ялгызлыгына карамастан, утыз ел буе тырыш хезмәт итүен искә алып, каравылчы Зиятдинованы бер күлмәклек штапель белән бүләклим».
Директор сүзне местком председателе Сибгатуллинга бирде.
– Иптәшләр, – диде Сибгатуллин, түшәмгә карап, –безнең кичәге утырышның карарын укыйм. «Протокол номер ундүрт, 19 сентябрь. Тыңланды: пенсионерка Зиятдинованы яңа квартирага күчерү турында. Карар кылынды: Зиятдинованың утыз ел буе намуслы хезмәтен искә алып, аны, 21 сентябрьдән дә соңга калдырмыйча, укытучылар өчен салынган квартираның Нәҗмиевләр белән тоташ ягына күчерергә. Карар бертавыштан кабул ителде».
Приказлар укыганда һәм бүләкләр тапшырганда, берөзлексез баян уйнап, быргы кычкыртып, кул чабып тордылар.
Ниһаять, Мәгъфүрә апаның үзенә сүз бирделәр. Ул басты, ипләп кенә тамагын кырды, халыкка озак итеп карап торды да… кычкырып елап җибәрде.
Бу – тәбрикләүләргә каршы аның җавап сүзе иде.
1967
Дөнья безне таратты… Хәер, моның шулай булачагы безгә көтелмәгән хәл түгел иде. Институтның беренче курсында вакытта ук әле, бумази чалбар, зәңгәр вельветка белән йөргәндә үк, бер-беребезнең истәлек дәфтәрләренә мондый сүзләрне язып куйган идек: «Тормыш дулкыннары безне бервакыт таратыр, шул чагында син дә бу альбомны алып…» Менә альбомның беренче битендә үк Ишбулат истәлеге. Ишбулат группада бердәнбер шагыйрь иде. Булачак агроном һәм шагыйрь… Бу инде бик оригиналь хәл иде. Безнең караватлар рәттән иде, һәм Ишбулат белән серләшеп таң аттырган төннәр аз булмады. Шул чагында аның белән гомергә дус, сердәш булырга, киләчәктә дә кайгыбызны, шатлыгыбызны уртак бүләргә йөзләрчә тапкыр антлар бирештек. Аерым яшәүне күз алдына да китерә алмый идек ул вакытта…
Альбом минем күңелемне йомшартты һәм шәһәргә килгәч тә Ишбулатны күрми кайтмам дип сүз бирдем.
Ишек какканда ук, йөрәгем типкәнне ишетеп тордым. Биш ел вакыт – уен түгел. Үзгәрде микән? Чандыр гәүдәле дустым ни хәлдә икән?
…Җылытылган ишек шуып кына ачылды, һәм ишек тутырып пижамалы бер гәүдә күренде. Ишбулат! Без кочаклаштык. Мин үземне баобаб кочаклаган эфиоп кебек хис иттем. Ишбулат та, моны сизеп:
– Нәкъ йөз дә биш кило, – диде. – Пальто илле алтынчы. Миндә давление бит, давление.
Кухня ягыннан чуар халатлы, кыйгач кашлы, яшь шөпшәдәй нәзек билле, сөякчел ханым килеп чыкты. Минем кытыршы кулыма бер уч сөяк килеп керде. Чибәр ханым:
– Йә, син, түргә чакыр кунакны, сквозняк бәрмә-сен, – дип, Ишбулатны бүлмәгә таба этте.
Мин бик шатланып диванга чумдым. Биш ел бит. Кайсы почмагыннан тотып сүз башларга? Үземнең ерак бер авылда ел буе уҗымнар, камыллар, кар, тузан, пычрак арасында йөрүемнеме, колхозның бу елда ничек алдынгылар рәтенә чыгуы турындамы сөйләргә?
– Син минем шигырьләр җыентыгын алдыңмы әле? –Сүзне, шулай итеп, Ишбулат башлады. – Менә өченче җыентыгым чыкты. Хәзер кибетләрдә юк. Авыл хуҗалыгы темасын белеп язучы бик кадерле хәзер. Менә Мәскәү өчен берне әзерләп утырам. Көн саен хат килә, ашыктыралар. Уфада да чыгып ята берсе. Хәзер менә «Молодая гвардия» белән договор төзедем. Авыл темасы бик кадерле бит хәзер әдәбиятта…
Мин нәкъ шул турыда үзем дә сөйләмәкче идем. Әйе, хезмәт кешесен җырларга кирәк. Менә, мәсәлән, безнең колхозда…
– Ә авылга кайтырга һич вакыт юк, – дип бүлдерде Ишбулат. – Һаман шул китаплар белән. Берсен бетерәсең, «уф» дигәнче икенчесен көтеп торалар. Аннан соң минем давление бит, чыгып йөреп булмый.
Читать дальше