Әхмәт Фәйзуллин - Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)

Здесь есть возможность читать онлайн «Әхмәт Фәйзуллин - Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: Советская классическая проза, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке): краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Бу китапта Әхмәт Фәйзинең өч өлештән торган (I – «Яңа бистә», II – «Кырлай», III – «Җаек») «Тукай» романының кыскартылган варианты һәм «Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте» урын алды.
PDF А4 форматында китапның нәшрият макеты сакланган. (В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.)

Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке) — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Габдулла аңардан:

– Син ник тау шуарга чыкмыйсың? – дип сорады.

– Мин шуам, – диде Әптелбәр, тагын аяк-кулларын алга сузып һәм күзләрен йомып, – кит, таптыйм үзеңне!

– Бу чана түгел, – диде Габдулла.

– Ә ул сезнең чанагыздан шәбрәк шуа, – диде Әптелбәр, – ул таудан «выжт» итеп кенә кала… вәт!

– Ә нигә шумыйсың?

– Ә минем бишмәт белән ката юк…

– Кайда?

– Бишмәтне әни Нәсимәгә кигезде… Алар икәүләп казна ашы алып кайтырга киттеләр…

– Нигә?

– Нигә булсын, казна ул бай бит, тиле! Ач кешеләр шунда табак күтәреп киләләр дә тары өйрәсе салдырып алып китәләр. Кайсы көнне җитми кала… Шуңа күрә әни белән Нәсимә бүген иртүк торып киттеләр. Мине алып бармакчылар иде, аягыма булмады. Әти кайткач, без анда дүртәүләп барабыз да бер казан өйрә алып кайтабыз. Аннан соң аны бик озак утырып ашыйбыз. Аннан мин туям. Юк, иң элек мин үзем туям, күзем туймый. Аннан соң күзем дә туя, үзем дә туям…

«Кара, нинди кызык сөйли», – дип уйлады Габдулла һәм иптәшен гаҗәпләнеп, авызын ача төшеп тыңлады.

– Аннан соң минем токмач ашыйсы килүем дә бетә… Әни миңа: «Токмач пешереп бирәм, ашыймсың?» – ди. Мин әйтәм: «Юк, минем ашыйсым килми», – дим… Һи! Токмачны бит! Аны мин берүзем бер казан ашап бетерә алам… Беләсеңме син, патша гел токмач кына ашап тора бит. Аңа иртән торса да токмач, көндез дә токмач, кич тә токмач, теләсә, ул төнлә, йокысыннан уянып, үзенә токмач сорап ала…

Сүзенең шул җирендә тукталып, ул өрлеккә үрелде һәм нәрсәнедер, куптарып алып, авызына капты:

– Нәрсә ул? – дип сорады Габдулла.

– Сагыз. Ашыйсым килсә, мин сагыз чәйним дә түзеп торам…

Әптелбәр моны мактаныбрак әйтте. Габдулла хәтта моны Әптелбәрнең бик күп егетлекләреннән берсе итеп тапты…

7

Икенче көнне Габдулла өйдә берүзе генә калды. Әтисе базарга чыгып киткән, әнисе Габдуллага өйдә утырырга кушып, үзе каядыр күршеләргә йомыш белән чыккан иде.

Аулак өйдән файдаланып, Габдулланың ни булса да эшлисе килде. Әмма нишләргә?

Ул әтисенең эш өстәле янына килде. Югары шүрлектә әтисе аның өчен калыпка тартып куйган читек башы тора. Әтисе инде аны теге вакыттан ук, Григорий белән Сәхип солдат кергәннең икенче көнендә үк тартып куйган иде. Тагы онытты, күрәсең, әлеге «кире беткере» кеше эше!.. Менә хәзер шуны алып, әти белән әни кайтканчы эшләп бетереп куйсаң! Исләре дә китәр иде! Ә аны эшләп бетерү нәрсә? Без белән тишәсе дә, җеп очын тыгып, выжт-выжт тартып чыгарасы!..

Габдулла верстак өстенә менеп басты һәм шүрлеккә үрелде. Юк, болай гына буй җитәрлек түгел икән.

Габдулла верстактан төште һәм уйланып торды. Ни эшләргә соң? Аның күзе сәхтияннарга текәлде… Тукта… Ул, әтисе шикелле, хәзер ияге белән «дөньяны әйләндерә» ала бит!..

Ул шунда ук әлеге үткер пычакны алып килде дә берничә бөтен сәхтиянны аслы-өсле салып, өстенә пычакны кадады һәм кулына, нәкъ әтисе шикелле, ияге белән ятты.

Ләкин эш нигәдер әтисенеке шикелле шома бармады, йә күн җыерылды, йә пычак төртелде. Габдулла аптырап бетте, аның маңгаена тир бөрчекләре чыкты.

Әнисе кайтып керде. Ул, өстәл өстендә тәртипсез кискәләнеп беткән күнне күреп, башта:

– Ай! – дип, аз гына чигенеп куйды, аннан, Габдуллага карап: – Улым, син эшләдеңме моны? – дип сорады.

Габдулла үзенең ярамаган эш эшләвен яңа гына сизеп алды һәм, гаепле генә кызарып: «Әйе», – диде, әйтмәде, тыны белән кысып чыгарды. Менә, менә хәзер әнисе, Әсма җиңги кебек: «Үзәгемә үттең син минем», – дип килер дә аны дөмбәсләп алып китәр төсле тоелды аңа. Ләкин андый хәл булмады. Әнисе:

– Әй Ходаем! Әтиеңә мин нәрсә генә әйтермен инде? – дип, күнгә карап торды. Аның кыяфәте шундый мескен, әйтерсең күнне Габдулла түгел, ул үзе кискәләгән. Ул мич алдындагы эскәмиягә барып утырды да, яулыгының почмагын кабып, күнгә читтән карап торды. Аннан тиз генә торып, күнне төреп куйды, үзе кинәт әллә каян килгән кызулык белән шакмак ярырга, самавыр куярга тотынды.

Вәли абзый кайтты. Ул да, хәлне белеп алгач, берничә тапкыр кызык кына «тса!» дип тел шартлату белән чикләнде һәм мескен генә Габдуллага борылып карады. Әйтерсең Габдулла алар алдында түгел, бәлки, алар Габдулла алдында гаеплеләр… Габдулла авыр вөҗдан газабы кичерә башлады. Әгәр шунда Вәли абзый белән Газизә җиңги аның өстенә ташланып, «үзәгемә үттең!» дип дөмбәсләп ташласалар, бәлкем, җиңелрәк булыр иде… Хәзер ул үзен гадәттән тыш ялгыз һәм кызганыч тойды… Аңа бөтенесе чит… Кемгәдер барып иркәләнәсе, сыенасы килде аның. Тик кемгә?

Бишенче бүлек

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)»

Обсуждение, отзывы о книге «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x