Менә шундый, өннәре авыр төшкә, төшләре зарыктыргыч өнгә охшаган тәүлекләр әкрен генә шыгырдап узалар. Кешеләр язны сагынылган матур төш шикелле итеп каршы алалар. Габдулла капкадан чыга да, башын бер якка салып, яз ихтыярына тапшырылып тора. Каршы капкадан чыгып, шулай ук карап торучы берәү сәбәпсез-нисез Габдуллага елмая.
– Бу көнне дә күрдек, – ди инде аның бу елмаюы.
Извозчик Шәяхмәт бүген башка көндәге кебек атына сукмый, тиргәнми, атының ялкау адымына риза булган хәлдә, кузласында изрәп бара. Ябык кына әнчек капка астыннан йөгереп чыга да атка бер тапкыр һаулап ала, аннан соң: «Әй, уза бирсен лә, миңа нәрсә?» – дигән төсле, кинәт лып итеп арт санына утыра һәм аягы белән колак артын кашый башлый. Ат үзенең сагышлы күзләрен эткә таба әйләндереп, «юләр син!» дигән сыман, аңа дусларча карап куя. Чыпчык капка башында «чиер-чиер!» килеп әйләнгәли дә, гадәтенә буйсынып, бер-ике рәт чукып куя, аннан томшыгын ике яклап тактага кайрап ала һәм кинәт «фыррр!» итеп өй башына очып куна. Койма өстеннән акрын гына сагалап килгән соры мәче кошчык артыннан: «Юләр, мин синең белән шаярып алырга гына уйлаган идем бит», – дигән сыман карап кала. Шулвакыт кайдадыр йорт эчендә әтәч кычкырып җибәрә. Еракта һәм якында яңгыраган әтәч тавышлары аңа ялганып китә.
Кояш нурлары өй түбәләреннән җиргә түгелә, ерганакларга кереп, терекөмеш булып йөгерә, кешеләрнең йөзләрендә, күзләрендә чагыла. Бөтен нәрсә йокыдан уянып сузыла, киерелә. «Үлем, бетү, сүнү» дигән мәгънәләр кинәт юкка чыга. Бөтен нәрсә үсү, үрчү, тоташу, ишәю омтылышының көчле өермәсе белән кайный…
Аннан соң ташу башлана. Ике бистә арасына Идел бәреп керә…
– Идел кунакка килде, – диләр бистәдә.
Кичләрен, картлар мәчеттән чыгып өйләренә таралгач, су өстенә көймәләр чыга. Бер көймәгә кызлар төялгән, икенче көймәдә егетләр… Скрипкачы Хәсән «Баламишкин» ны сыза, егетләр кызлар көймәсенә карап җырлый башлыйлар:
Әнисенең күлмәген
Кызлар кими булырмы?
Яшьләре унбишкә җиткәч,
Егет сөйми булырмы?
Егетләр җырлап бетерүгә, кызлар көймәсендә кемдер гармун тартып җибәрә.
Габдулланы су буеннан әнисе чакырып ала:
– Туңып беткәнсең бит, балакай… Суык тидерә күрмә, әйдә, кайт! Яз ялганчы бит ул…
Габдулла урын өстенә ятканнан соң да, әле су өстендәге җыр һәм тавышлар ишетелеп тора. Алар тына, әмма Габдулланың колагында аларның серле һәм дәртле чыңлавы кала… Нинди кызык икән бу Яңа бистәдәге ташу!
– Ни, элекке елларны болай гына була идемени? – ди Газизә апа, Вәли абзый белән сөйләшкәндә. Үзенең кыз чакларын сагынып, шул ук вакыт бераз әлеге яшьләрне көнләбрәк әйтә бугай ул моны…
– Ач корсакка ядәчеңне бик киерә алмассың шул! – ди Вәли абзый, аңа җавап итеп.
Ләкин Габдуллага бусы да бик җиткән. Шушылай кызык булып башланган яз аңа күп нәрсә вәгъдә итә. Быел Бакалтайга, зиратка, Кабан күленә барулар тагын да кызыграк булыр төсле тоела… Аның тизрәк Нигъмәт абзыйны, зиратчы бабайны, тагын әллә кемнәрне, әллә кемнәрне күрәсе килә… Әптелбәр белән алар бүген ул турыда сөйләшеп тә куйдылар инде. Шуның өстенә әнисе, ике бистә арасы ачыла төшкәч, Ташаякка алып бармакчы булды. Анысы нәрсә икән тагын?..
Шуннан соң Габдулла өчен бер дә көтелмәгән хәлләр бер-бер артлы тезелеп киттеләр.
Иң элек зиратчы бабайның үлгән хәбәре чыкты. Кайсылары, вабадан, кайсылары, ачлыктан, шешенеп үлгән икән, дип сөйләделәр. Аннан соң Нигъмәтҗан абзый больницадан телсез һәм чукрак булып кайтты. Ул хәзер беркайда да эшләми, йортка чыгып көнозын бүрәнә өстендә кояшка кызынып утыра… Сирәк-сирәк Сәхип солдат кайтып, аның янына тәмәке тартырга барып утыра да Нигъмәтнең колагына кычкырып сөйли:
– Юләр син. Хуҗаң Садыйкка бар, урыныңны сорап ал, якасына тотын! Ярдәм итәргә тиеш ул сиңа. Иртәгә кер әле минем янга. Без Гөргери белән сиңа прошение язып бирербез. Әт-дөнья куласа… Кем белә, бәлкем, барып та чыгар…
Ишетепме, ишетмиме, Нигъмәтҗан зәңгәр күккә караган да елмаеп утыра. Ул берни дәшми… Иртәгә нәрсә булыр, анда аның эше юк, дөресрәге, аның уйлыйсы килми. Бүгенгесе рәхәт: менә яз, менә кояш! Җылынып, рәхәтләнеп калырга кирәк!..
Степан бабай да йончыган, бөкрәйгән һәм йөргән чакта һәрвакыт, урыныннан чыгып китмәгәе дигән төсле, кулы белән билен һәм ян сөякләрен тотып йөри. Ул инде күптән юл эшләре подрядчигы түгел, элекке һөнәренә – иконалар буяп көн итүгә кайткан…
Брахмистр Шиап та, Папах Хисами да элеккегә караганда картрак, җитдирәк булып киткәннәр…
Читать дальше